Фикерләрем.

 

 

   Шәһәрдә яшәгән кешегә туган авылына кайтып, 1-2 атнамы, яисә ай буе авылда ян тарту – бәхет инде. Өйдә эни-әтиләр көтеп алсалар- ул бигрәк зур бәхет диеп санарга була.

 

  Пожар авылын чыккач ук зур таблода “Поворот на ГАГИНО ,ШУБИНО” дигән язмаларны күргәч,  күңеллергэ ниндидер бер шатлык  хисе  керә, ә авылга якынайгач, үзебезнең Шубино стеласын күргәч- бөтенләй җанланып китәсен кебек. Бәлкем, кемгә - ничектер.

  Отпуска диеп тә тормыйбыз, күп хезмәтләр куябыз йортларыбызда. Тик безнең тормыш өйдә һәм азбарда булган хезмәттән генә тормый бит шул. Бар башка төрле бурычларыбыз. Тик алар турында  кайберләребез тирән уйлап тормый. Шундыйларны күреп, минем бераз ис-акылым китә.

-------------

   Шул матур җәйнең июль аенда мәчетебездән яңгырап килгән азан тавышын да ишетә алабыз, таравик намазында укыйлар авылдашлар бер-берсен алмаштырып. Бәлкем, кемдер внимания да бирми, но минем яшьтәге авылдашлар бу турыда барыбер тирәнрәк уйлыйлар диеп уйлыйм.

--------------

   Берәр авылдашны югалткач, аны җирләгәч, әгәр мәет яшь кеше  булса, минем уйларым тагын да тирәнгәрәк китәләр.

Нәрсә соң бу безнең тормыш, безнең гомер” дигән сораулар алныма килеп баса. Нәрсә соң без шул кадәр тырышабыз дөньяны рәтләргә?. 

  Билгеле инде, кеше тормышта нинди зур дәрәҗәләргә ирешсә дә,  минем уйлавым буенча, барыбер  һәр адәмнең бар  зур бурычлары. Шуларның берсе:  эби-бабаларыңның, якыннарыңның каберләрен чисталыкта тоту бурычы.

   Мин шулай да әйтер идем: эби-бабаңның каберләренең сыйфаты – синең йөзеңнең сыйфаты диеп. Тик бу турыда  уйланмыйбыз, сөйләнми мәчетләрдә һәм мәҗлесләрдә. Ә зря, бик кирәк иде һәр адәмгә җиткерергә бу эшләрне.

----------------

 Июль аенда берничә тапкыр мендем каберлекларга.

Тагын зур сүз күтәреп әйтим инде, рәхмәт Зифа апага ( Феракша кызы) : нинди матур булып чыкты каберлекларыбызның  тирә-ягы. Бик бит инде матур!!!

 

   Соңгы 1-2 елны авылдашлар да еш йөриләр:  чардуаннар сырлыйлар,  кабер ташлары куялар, матур туя агачлары утырталар.....Сокланырдый әшләр.....Шөкер, күбесе авылддашлар килде хәрәкәткә.

 

   Икенче яктан, кайбер авылдашларны таки аңлап җитәлмим. Даже шуларын, кайсылары аталарын или эниләрен дөньялыкта кул өстендә йөреттеләр, ә үлгәч- вакыт тапмыйлар аларның каберләрен чистартырга. Шул җитешмәгән якны күреп, түзеп булмый: тагын бер кат әйтеп узыйм шул темага.

    Бүгенгесе, мин бик яхшы беләм: кемнең кабере нинди сыйфатта. Кем нәселеннән ул мәет. Кемнәре бар хәзерге вакытта авылда. Вопрос туа: ник соң алар шул каберләргә менеп, яхшы гына чистартмыйлар икән. Кайсылары бит бөтенләй башларыннан бәргәннәр. Тик үзләренең йортларында евроремонтлар гына эшләп торалар. 

 

   Бүгенгесе миндә бар список, кая язылган  гаиләләр, кайсыларының мәетләренең каберлары начар сыйфатта. 

 

  Кайсы-кайсы чиста каберләргә карап сокланырга туры килә. Бер кабер генә түгел, ә бөтен гаиләләренеке ухоженныйлар.

Шулай ук, бер гаилә  кешеләренең  кайбер кабере  чиста, кайсылары- ут-чыбык эчендә.

    Минем уйлавым буенча, каберның эче дә һәм тирә-ягы да тиеш  булырга чуть ли не кара туфрак.Кабер өстендә зур агач булса- лучше кисәргә. Киләчәктә, ул барыбер авар яисә сынар. Андый фотоларны күп куйган идем инде сайтка. Аста да, фотода карарсыз.

-------------

  Бу вопрос тарафлый мин үзем шулай эшләдем. Алдым гирбицид, исеме “Торнадо”. Сиптем 12 кабер өстенә. Хәзер алар чисталар, ул яктан проблемалар юк. Үткән елны сайтта язган идем инде как просьба: сез дә шулай сибегез диеп. Игътибар бирүчеләр аз булды. А зря!

---------------

   Быелгысы елны уземнең йортымда эш күп булганлыктан, каберлеклардагы  коллективный  эшләребез эшләнмичә калды.

Шулай ук уйлаган идем ак дом янындагы жыелган зиянлы чардуаннарны төзәтеп, кайбер тамгасыз, билгесез каберләр өстенә куярга. Киләчәктә аларны да башкарыга язсын.Амин. Ул да сяваплы хезмәт. Тик ул турыда уйлаучылар юк конечно шундый зур Шубино авылында.

 

-----------

     Шулай каберлар карап йөрегәндә, берәр конкретно каберга карап : бу мәет бит  авылыбызга нигез салган татарларның бер потомогы диеп тә уйлап алам.

--------------

    Шуннан чыгып, тагын бер тапкыры әйләнеп каттым Сергач ЗАГСсын. Бик теләгем бар иде архивтан язып алырга барлык булган мәетләрне 1927 нче елдан алып  хотя бы 1940 елларга кадәр. К сожалению, отказали. Бу вопросны всеравно попробую доработать.

 

 Родословныйлар турында ачыклап әйткәндә, мин уйлаган идем, что шулай кызыксынган авылдашлар табылып, бераз акча белән ярдәм итәрләр һәм  тагын архивлардан документларны алырбыз диеп. Тик андыйлар тик берничә кеше булды. Аларның исемнәре язылган сайтта. Ә калганнары? Аларның   инде кайсылары акчаларын юкка-барга туздырдылар  һәм туздыралар.

 

  Бүгенгесе көнне, кулымда кайбер авылдашларның родословныйлары язган инде, но кирәксенмәгәннәргә нәрсә язып торыйм инде дальше. Дөрес, бәлкем кайсыларыныкы чыкмаска может.

 ----------------

   Бу җәй айлары  кайгылы да булып үтте. Яшь авылдашлар да үлде. Шубино авылдашларымның зур итеп бер мактардый ягын әйтер идем. Ул да булса: мәетне  бик инде урнына җиткереп, бердәмле булып мәңгелек йортына озатуларын. Вот шул әшләре өчен зур рәхмәт.

Зифа апага(шобан) тагын да зур рехмәтләребез. Ярдәмле адәмнәрдән булган.

 

---------------

 

Конечно же, Невретдинов Руслан Курамша улы белән Зарипов Ринат Осман улына да зур рехмәтләребез. "Биксасы суы" источнигын яңадан рәтләп куйдылар. Аларга да зур рәхмәтләр һәм теләкләр авылдашлар әйтәләр.

Үткән елны Биксасын төзәткәннән соң 3,5 сум акча минем кулымда  калган иде.Ул акча да бу елны тузды шул "Биксасы суы" эшләренә.

-------------

  Аннары, үткән елны каберләр тирәсе эшләп беткәннән соң, кулланылмаган 11 тимер баганасы һәм 1 тимер секциясы  мәчеткә обратно тапшырылды.

---------------

Миңа халялдан килмәгән бер тиен акча да кирәкми. Минем возрастагы кешегә башка берәү  кешене алдарга да килешми.

 

 

Аста карагыз фотолар с комментариями.

к

  Садлар арасында бар берничә кабер. Исемнәре миңа билгеле. Оныклары дөньядалар, тик нәктер бу каберләрне ухаживать итмилэр. " Деловой халык алар...".

Минем каберем шундый сыйфатта була күрсә- мин берәр якын кешемнең төшенә иңеп, җиткерер идем әйтәчәк сүзләремне.

Мондый картиналарны безнең каберлекларда мин күп күргән кеше инде. Электә куелган иде сайтка.

Дөрес, бу очракта бу "кабер ияләре" гаепле түгел, ә күреш кабереннан сынып шулай зиян иткән. Кемнең кабереннән ауган бу агач-  миңа билгеле. Фамилиясын язмый торам.

Менә мондый зур агачлар белән тулы каберлекларның өске ягы. Коллективно алар киселмәсәләр, вакыт үткәч алар үзләрен напомнять. Тик безнең арадан уйлаучылар юк бу турыда.

В крайнем случае, кабер эчендәге зур агачны кисәргә авыр булса, башта кирәк аның кайрысын юынырга 1-1,5 м биеклектә. Обычно агач корый 1-2 ел эчендә, аннары мөмкин җиңел кисәргә, т.к. агач җиңеләя.

 

 

Менә примерно кабер һәм аның тирәсе  нинди булырга тиеш. Бу урында берничә кабер шундый сыйфатта, чөнки кул белән чистартылган һәм гирбицид сибелгән.

Ничек эйтэлэр: вакыт җитте бу эшлэрне жиннэрне сыганып, чын кунелдэн тотынырга эшлэргэ. Килэсе елга июль аенда тагын бер тапкыры караштырырбыз : кем вафат булган  эби-бабаларын чын кунелдэн хөрмэтли, кемгэ " всё до лампочки".

 

                                         М.Максут.

                                           02.08.13г

Постфактум. 23.05.16г.

1.Каберлеклардагы проблемалар тагын ачыклап күрсәтелде.

2.Кабер өсләрен чистартө өчен гирбицидны  куллану, пожалуй,  бигрәк кирәк.

 3.Авылдашлар арасыннан, Биксасы  источнигына, пожалуй, Мясумова(Исхакова) Наилә Әниям кызы күбрәк внимание бирә.

 

                               М.Максут. 23.05.16 ел.

Новый сайт http://mmm20021961.jimdo.com/

 Старый сайт  Mmmm20021961.narod.ru

 

 

 

Автор сайта:

Песни на стихи М.Максута.
Музыка Ф.Динара.

  В исполнении Ф.Динара.

№1. 15 ел бергэ
01 Дорожка 1.wma
Windows Media Music File 3.5 MB
№2. Кайда яшьлек елларым
08 Дорожка 8.wma
Windows Media Music File 3.3 MB
№4. Сөйгэнемэ барам
14 Дорожка 14.wma
Windows Media Music File 3.0 MB
№5. Мэрхэмэтле безнен энилэр.
11 Дорожка 11.wma
Windows Media Music File 3.8 MB
№6. Жырлыйк,дуслар
01 Дорожка 1.wma
Windows Media Music File 3.8 MB
№7. Сагышлар
06 Дорожка 6.wma
Windows Media Music File 5.0 MB
№8. Еллар утсэ-утсен инде
11 Дорожка 11.wma
Windows Media Music File 5.0 MB
№9. Ак кошларым
15 Дорожка 15.wma
Windows Media Music File 2.9 MB
№10. Дустыма
Дустыма.mp3
MP3 Audio File 3.1 MB
Энкэйлэр.mp3
MP3 Audio File 2.9 MB

"Минем табибым"

https://ok.ru/video/866745913749

Нажав на ссылку Другие песни..можно просушать еще 4 песни:
- Газиз анам
- Минем табибым
- Туган авылым
- Энкэйлэр.

 

М.Максут.