КУНАКТА ҺӘМ КУНАКТАН СОҢ.

Кереш сүз.

     Бу язма 2011 нче елны язылган иде авыл сайтында. Бәлкем кайберәүләрегез яисә күпләрегез укыгандыр инде. Бу язманы да  сайтта табу  җиңел түгел.
Дөресен әйткәндә, күбесе проблемалар, кайсылары күрсәтелде бу статьяда(язмада)- Шубино авылдашларым исеменнән  чишелде инде.
Ә 11 ел  моннан элек- алай түгел иде. Бүгенгесе көннедә, күбесе авылдашларыма   канәгатьле булып, рәхмәтләр әйтер идем.
Медпунк, мәчет, клуб, авыл юллары, зиратларның чисталыгы, Памятник вопрослары  бүгенгесе барсы да чишелде. Кем күбрәк ярдәм итте, бик аз авылдашлар гына  равнодушный булып калдылар.
Бу 2011 нче язмамда, чакырыпмын икән авылдашларны Шубино тарихына кагылган архивтан документлар алуны да. Бүгенгесе ул вопрос та чишелеп беткән инде дисәм дә ярый. Шуннан чыгып, ул чакыру минем өчен актуаль түгел инде. Ә
шәҗәрә ( родословная) буенча инде мин бәйләнчекле булгым келәми 2 елдан бирле.  Ул эшләр  күп көч-саулык ала торган эшлзр.
----------------
Нигә кабат итеп, бүгегесе  куям бу язмамны бу биткә?
Уйлавым буенча, аның бар әле файдасы, сявабы бүгенгесе дә. 
Игътибар белән укыган кешеләр  күп нәрсәләр  аңлар бу язмадан һәм  гөнаһтан сакланыр диеп уйлыйм.
      Статистика  буенча, бу язманы бик күп кеше караган. Дөрестән дә-күп. Укыганнармы, әллә караганнар гынамы - аны берни әйтәлмим.  
    Өстәге язылган вакыйгаләр ( историялар)   һәм әйтелешләр (поговорки) күбесе  әтием М.Мясум тарафыннан миңа сөйләнгән иде 2000 елларда. Алар дөрес булган хәлләр.  Күбесе безнең гаилә дә булган. Бу язмада  кайбер авылдашларның исемнәре үзгәртелеп күрсәтелә.   Мин үч алырдый кеше түгел, аның өчен тумаган. Шуңа карата исем-фамилияларны да, сценарияны да аз гына үзгәрттем. Нигә  шуларны кайтарып алып сөйләп, ул аылдашларны  карт көннәрендә рәнҗетим. 2011 нче елны кайберләре алар әлдә дөньяда иделәр, ә  бүгенгесе  барысы да инде мәрхомнар.   Киресенчә, мин сайтымда " Авылдашлар язмышы" разделында  аларны хөрмәтләп, рәхмәтләр эйтеп отдельный статьялар яздым. Булган хәлләр инде. Ходай кичерсен барсында. Амин.
Ә муллалар турында сүз барганда: аларның да булган элек и хәзер – төрлесе. Мин язмыйм аларны каралтып, ә яздым тормыш көнендәге вакыйгалардан чыгып.

  Бүгенге  яшәү көнендә:  пычрак киемне чиста су белән юып читартырга була, ә кешеләрне (бигрәк яшьләрне) үзгәртеп булмый инде. Какчак, берәр файдалы, дөрес әйтелгән киңәшне дә тыңламыйлар. Аның сәбәбе шул:  заманалар үзгәрдә,
тормыш кыйммәтләре ( ценности в жизни) башка булдылар. Бүгенге шартларда яшәгәндә, хәтта актив булган кешеләрнең дә активлыгы сүенә бара. Барыбыз да мошать эчендә. Шуның өстенә коронавирус та бар көчне алды, тынычлы итеп мулла мәжлесләре үткәреп булмый, очрашып булмый. Кала очрашырга менә шул интернет битләрендә генә.
Ярый, теләгәннәр укысыннар иде бу язманы. Анда үземнедә карашларым языла ( язылган иде моннан 11 ел элек).

-----------------------

 

 

    Мишәр халкы, кая гына  яшәсә дә, үзләренең   мәетләрен һәрчак истә тоталар. Аларның вафат булган көннәрен искә алып, “молла кунагы мәҗлесе” үткәрү традициясын озактан бирле инде саклап  киләләр. Дөрестәндә, бу эшләр авылда гына түгел, шәһәрдә  яшәүчеләр тарафыннан да уздырыла. Авылда җәй  айларында һәр гаилә дә диярлек туганнарны, кардәшләрне, якыннарны, күрешләрне чакрып, күп гаиләләр  барлык фават булган мәетләр рухына  катемнар укыталар. Бер көндә күреш-күләгәйдә берничә кунак мәҗлесе була.Мәҗлесне башкарырга муллалар җитешми.

Дөрестәндә, бу традициядагы кебек булган  эшләр бик кирәклеләр.

Соңгы елларда ислам динебез көчәйде. Муллалар арасында яшьләр дә күп очрый. Бик шатландыра торган сыйфатлар. Мәскәүдә кунакта утырганда,тик моллаларның да төрлесе була. Күпләре Корьәнне  матур итеп  укыйлар.Бу тарафлый күрсәтмәләр(замечание) юк. Тик барыбыз өчен дә, тормышыбыз, яшәвебез, көнкүрешебез дөрес булсын диеп, кирәкле  сүзләр муллалар тарафыннан кунак мәҗлесендә бик аз сөйләнә. Шуннан чыгып языла: нинди итеп, бүгенгесе күрәсе килә муллаларны мәҗлестә.

 

--------------------------------------------

       Көннәрнең бер көнендә бер мишәр татар авылында,бер гаилә үзләренең вафат булган  әтиләрен  искә алып,  мулла кунагы мәҗлесе уздырырга җыеналар.

Хуҗаның хатыны Айсылу  берничә көн алдан, мулланың өенә барып, аны кунакка чакырырга теләмәкче була. Үкенечкә, мулла берничә көнгә киткән булган шәһәргә оныгының нихак мәҗлесен уздырырга. Айсылу бераз  аптыранган булып, өйгә кайтып килә дә, иренә:

-   Салимҗан! Ибраһим муллабыз шәһәргә киткән, димәк,мәҗлестә  була алмый.

-  Шулаймыни. Бик үкенеч, Ибраһим абзый бик яхшы башкара иде мәҗлесне. .....Барча булган мәетләребезнең исем-фамилияларын берничә тамырга кадәр белә иде....Хәзер, кемне чакрыйк мулла итеп кунакка?- бераз алдагы булган проблемаларны күз алдына китереп, Салимҗан тынычсызаланып куйды.-Алайса кирәк чакырырга күреш Нуриман абзыйны, бәлки ул башкарыр мәҗлесне.

- Белмим,- диде Айсылу,- ул бит бик олы яшьтәге кеше дә  инде, кунакларга да йөреми....Алайса барам азанчы Исмаилга.Чу! Әлдә аның үзе белән киңәшергә кирәк, -диде Айсылу,- бәлкем башка кунагы бардыр шул көнне. Йә әлдә  риза булмас. Без генә кунак уздырмыйбыз бит җомга көнне.

 Тиздән Айсылу азанчы Исмаил абзыйдан әйләнеп кайтты да өенә, Салимжанга :

-  Дөрестәндә, Исмаил абзый да килә алмый, ул башка мәҗлескә барачак. Тик әйтте: “әнә, авылыбыздан берничә еллар элек Уфа якларына киткән Абдулла исемле,  дини укымышлы егет авылга кайткан икән......барып карагыз аңа диде, бәлкем ул башкарыр диде.

 Салимҗан уйлана-уйлана, Абдулла исемле, түбән очта гаиләсе булган авылдашын исенә төшерде.

-  Бар алайса йөгереп кайт,- диде Салимжан хатынына.

 Айсылу матур гына киенеп, китте  Абдулла яши торган авыл очына. Озак эзләргә туры килмәде, чөнки Абдуллаларның йорты бу очта агач бурасыннан эшләнгән, зур булмаган, бердән-бер өй генә калган иде инде. Тирә-яктагы өйләр барда кызыллы-аклы кирпечтән эшләнгән иделәр. Шәһәрдәге биналардан бердә ким түгел шикелле булып, күзгә күренеп торалар.

 Айсылу Абдулланың йортына килеп кергәч исәннәште дә, хәлләр белеште, Абдулланы  һәм аның әнисен  җомга көнгә кунакка чакыруын белгертте.  Абдулла да шат булган кебек булды, чөнки ул яшьли,  15 яшендә авылыннан чыгып киткән иде, 7 ел буе дини уку эшләрен алып барганлыктан,  туган авылына озак еллар  кайталмый торды.

-Айсылу! Түрдән узыгыз әле. Мин  зиратлардан кайтып кына кердем өйгә, әни белән  чәй эчәргә җыендык, утырыгыз Сездә,- диде.

- Юк, минем хәзерләнергә эшләрем күп. Кайтасы бар.Рәхмәт, -диде дә, ишеккә таба юнәлде. Абдулла аны озата чыкты.

 Чәй эчкәндә Абдулла әнисеннән:

-  Әни! Бу безгә килеп киткән хатын Салимҗан абыйның хатыны була бит инде. Мин аларны бераз беләм. Салимҗан абыйның әтисен Якуб абыйны да беләм.Бик яхшы кеше иде......Анын ел кичәсен уздыралар күрәсен....Ярый, барып кайтырбыз Алла кушса.

 Айсылу да кайтып ирен тынычландырган кебек булды. Тик Салимҗан бераз шикләнеп:

-Белмим, бу яшь мулла булдырып чыгаралырмы икән,-диде  уйланып. - Йә, ярар,карарбыз,-диеп шул ук вакыт  тынычландырды үз-үзен.

 ------------------------

   Кунак көне килеп җитте. Абдулла әнисе белән мәчеттән , җомга намазы укыганнан соң, килделәр Салимҗаннар йортына. Салимҗан аларны каршы алды. Абдулла әнисен Салимҗанның өенә озатып, абдырамый гына хуҗаның йорттагы булган порядокны күзәтеп чыкты. Күзе төште яңа ике этажлы зур таш бинасына, зур сарайларга, таш мунчасына, асфальт җәелгән абзарга, тимер кабакларга, җыештырылган бакчага. Барда матур сыйфатта иде.

- Да,- диде Абдулла Салимҗан ягына карап. Барда бик матур эшләнгән. Хезмәтне күп куйгансындыр,Салимҗан абый.

- Туктаганым да юк. Көне-төне шул хезмәттә. Яхшы итәсе килә. Балалар да үсеп җиттеләр. Аларга да әзер булсын иде барда..... Бакчабыз матур дисеңме? Анысын мәрхом итием  рәтләп калдырды. Әлдәдә ул утырткан чияләр, алмалар, карагатлар, крыжовниклар саклана.

Йә, ярый, эшләгәнне биләргә язсын, амин,- диде Абдулла.- Саулыккыз ничек, Салимҗан абый?

-  Саулыклар юк шул. Йөрәгем бераз килеп –килеп тынычсызландыра.

-  Да, саулык бит бүген бар, иртәгә-билгесез. Дөньяны бераз куа төшепсезме  әллә?

-  Ни әйтергә. Күрше эшләткәнне- эшләтәсе килә, калышкым келәми..... Йә, ярый, узыгыз өйгә,-диде Салимҗан.

 Кунаклар, күбесе үз вакытында, кайбер Мәскәүдән килгән күреш егетләре, соңлап кына килделәр дә, утырыштылар.

Килгән кунакларны хөрмәтләп, аларның үзләре белән кунакка алып килгән аманатлары өчен Абдулла дога кылгач:

 - Салимҗан абый,  ничегерәк мәҗлесне уңайлы итеп уздырабыз? Элек мәетләребезгә Корьән укыйбызмы, әллә чәй эчерәсезме?

-Билгеле инде, чәй эчәбез.

- Салимҗан абый! Мәҗлесне башлар алныннан берәр соравым бар кунакларга һәм  Сезгә,-диде Абдулла.
-Да,да, тыйлым сине, Абдулла.

- Хатыныгыз Айсылу апа әйтүе буенча бүген әтиегезнең ел кичәсе була икән. Мин әтиегезне бераз беләм. Мин Уфага киткәндә, мине Сергач станциясенә кадәр машинасында озаткан иде..... Бераз яшьли үлгән шул бичара. Әнием әйтүе буенча, ул бер авылдашны күмгән көнне, чыназаны  күтәреп барганда, зиратларга керим дигәндә җан биргән. Мин зур укымышлы кеше булмасамда, шундый юлда булган үлемне бик сяваплы итеп саныйм.Ходай җәннәтен бирсен.Амин......Аның авылдашлар өчендә күп ярдәме булды бит.

 Салимҗанның кунаклар арасында Абдулланың бу әйтелгән сүзләреннән  соң йөрәгенә майлар ягылды. Ул горурланып китте.

- Салимҗан абый! Уйлавым буенча, әтиеңнең кабер өсте килешле итеп матур сыйфатта тора  торгандыр инде. Кабер ташында исем-фамилиясе тиешле ачык күрсәтелгәндер дип уйлыйм?Шулаймы?

 Бу сораудан соң, Салимҗан ни әйтергә дә белми торды, маңгайларыннан берәр рәт тир чыкты. Әйтерсен барлык кунаклар да тик аңа гына карап торалар иде ул ни әйтер диеп.

-Шулай, төзәтелгән, -диде Салимҗан, кабер чисталыгының дөреслеген белмичә.

 Арадан, Мәскәүдән килгән  Рафаэль исемле бер яшь  кунак бу сорауларны ишетеп, түзмичә:

-  Причём  бүгенге  мәҗлестә мәетнең кабер өсте вопрослары,-диеп куйды, Абдулла ягына шул сүзләрне ташлап.

 Бу сүзгә Абдулла ни әйтер диеп, кунаклар арасында  берничә секунд тынлык булып торды.

Шул ук вакыт Айсылу самоварларны өйгә кертте, өстәл өстендә аларга урын хәзерләргә кирәк иде, бер-ике минут кунаклар шул эш белән мошакатьләнделәр. Шул вакытта, сорау биргән кунакның янында утырган дусты тын гына пышылдап,  аңа ишетелерди генә :

- Абдулла дөрес әйтә. Кирәк кабер йортларын яхшы сыйфатта тотарга. Син беләсенме.....ул авылга кайтканлы бирле  көн саен зиратларга йөри. Төнә дә анда иде. Бераз үзе белән сөйләшеп тордым. Бик дини белемле, ягымлы кеше. Дөнья хәлләрен сөйләп узды. 

- Ну нигә бүген ул темаларга сөйләп торырга инде,- диде тагын тын гына кабатлап Рафаэль янындагы дустына.

- Ә кая ул тагын сөйләсен. Специально собраниямы җыйсын.

- Әнә.... сөйләсен мәчеттә.

- Мәчетләргә соң  хәзер бикме кеше күп йөри! Җомга көнне дә шул зур авылдан җыелалар нибары бер дистә кеше.

- Тогда нигә мондый зур расходларга төшеп, хәзергә вакытта авылларда шундый зур мәчетләр эшләтәләр. Ник ярамый, җыйнаклы гына булган мәчет, ә акчаны туздырырга берәр файдалы эшкә.

-Ярар, чыккач сөйләшербез,-диде авылда яшәүче Ильяс.

 Шул сүздә ике янәшә утырган яшь кунак тукталып калдылар, ә кунакларның башкасы  Абдуллага эндәшеп:

-          Сөйләгез, сөйлә, Абдулла. Сез укып кайткан шәкерт, аз гына белмисездер дөнья хәлләрен.

-  Рөхсәт итсәгез- сөйлим, пожалуйста. Тик самовар өстәл өстенә куелды инде, керешик чәйләргә,- диде Абдулла.

 Чәй ясарга тотына башлагач, арадан бер хатын :

-Абдулла, яхшым. Зиратлар турында дөрес сүзләр әйтәсез. Безнең ирләр юкны-барны йөреп торалар, шулай ук шәһәрдән килгән яшьләр дә, ярдәмсезләр күбесе. Бернигә бакмыйлар. Сезгә соравым бар,- диде хатын.

- Бирегез, бир, апа.

- Дин буенча хатын-кызларга зиратларга йөрергә ярамый диеп сөйлиләр.  Ни сөйлиләр анда дин әһелләре бу тарафлый.

 

- Исемегез Альфия апа була күрәм бит. Альфия апа! Дөрес, хатын кызларга зиратларга систематически йөрергә тыела дибез. Икенче яктан мин уйлыйм: әгәр берәүнең анда барып, әтисе-әнисе, яисә башка бер якын кешесенең каберен күрәсе, чистартасы теләге бар  икән, ник соң аңа андый рөхсәт бирмәскә. Аннары  әйтәм  шуны да. Әйтәләр: вакыт үткәч тә кабер туфрагын көрәк белән кузгарга ярамый диеп. Безнең як мишәрләрдә кабер өстенә агач утырту традициясы бар. Үземнең уйлавым буенча: агач утырту да ярый торгандыр. Кайчак әйтәләр: берничә вакыт үткәч тә, кабергә көрәк тидермәгез диеп. Ул сүзләрне мин аңлыйм шулай: каберне беркайчанда туздырырга ярамый дигәнне. Мәетне кабат казып алып ниндидер эксперементлар уздырырга ярамый. Электә бит, безнең борынгы бабаларыбыз зиратларын дошманнардан бик саклый булганнар. Зиратлар яшерен урында булган. Зиратларны туздыру, таркату-  зур гонаһларның  берсе була инде. Шуның өстенә бабаларыбыз шул яшерен зиратларга барып, алар белән  “киңәшә” булганнар. Шулай итеп, мөмкин хатын-кызга да елга бер-ике тапкыры, аннары  кабер өстенә агачын да утыртырга ярый диеп әйтергә мөмкин. Тик кабер өстенә чамасыз  зур булган кабер ташы куярга ярамый торгандыр. Кирәк якын кешеңә дөньялыкта булган вакытта булырга игътибарлы, рәхмәтле, ярдәмле. Кеше үлгәч инде мавзолейга куйсаң да –аннан берни юк..... Да, хөрмәтле кунаклар!..Без күбрәк сөйлибез инде ахырысы. Тагын зиратлар турында әйтәсе  сүзләр бар сезгә авылдашларымы.

 Бар кунаклар да бу сүзләрдән соң тынычлана төштеләр.

 -Да..да тыңлыйбыз Абдулла, сөйләгез. Сез чыннан да кирәкле сүзләр сөйлисез. Төрле авылларда  кунакта мин утырдым, һаман да бер үк нәрсәләр сөйлиләр. Ник алар менә шундый тормыш проблемаларын бераз күтәрмиләр?

- Йә, Шариф абый, Сез алай әйтеп гонаһ алмагыз. Муллалар нәрсә укырга һәм нәрсә сөйләргә кирәкне үзләре беләләр.Мин тагын нинди фикер әйтер идем.... Безнең як мишәр татары авыллары 1550-1600 елларда барлыкка килгән күрсәтмәләр бар.Шулай ук күбесе авылларда бар иске һәм яңа дигән зиратлар. Бездә дә шулай. Безнең иске зиратларыбыз   “мазарлар өсте” диеп йөретелә. Мин Уфа якларында дини китаплардан башка, тарих китаплары да актардым. Бик беләсе иде: “кайдан килеп урнашкан безнең бабайлар бу җирләргә”, “Кем ул Бикбулат Шоба булган?”, “Нәрсә ул аңлаштыра “мазарлар өсте” дигән урын”. Шул фикерләрне уйлап, күп вакытлар уздырдым. Мин җиде ел авылда булмасам да, интернет дигән нәрсә аша авылдагы яңалыкларны белә тордым.Кайсы авылдашлар белә торгандыр инде, Максут абый исеменнән авылыбызның тарихы языла килә. Анда языла шулай ук кыска гына булсада-яңалыклар. Рехмәт үзенә. Төп әйтәчәк сүзем шул: безнең “мазарлар өсте” дигән урындагы каберләр гади каберләр генә түгелдер. ”Мазар”дигән сүз-араб телендәге сүз.Ул аңыштыра ниндидер бер изге мәет каберен, мавзолей сыман бер нәрсәне. Бәлкем анда бер генә изге мәет ятмый, чөнки “мазарлар” дибез.........Дөрес, икенче версиясы да бар: күп китаплар актарганнан соң, “мазар” сүзе мишәр кешесе дигәнне дә аңлаштыра. Кайсы тарихчылар мазар дигән халыкны хазарлар диеп тә йөртәләр..... Ярый, ничек кенә булса да, төп фикерем нәрсә: кирәк кайгыртырга яңа каберләрнең чисталыгын да, шулай ук иске каберлекләрне дә, мазарлар өстен. Мин бүген ул якларны әйләнеп кайттым. Бигрәк матур итеп тирә-ягын тимер рәшәткәсе белән әйләндереп алганнар. Мин бит озак вакыт булмадым авылда. Фаил Харис улы зур ярдәм күрсәткән диеп сөйли авылдашлар. Рәхмәт үзенә. Авылдашлар өчен башка файдалы эшләрен дә ишеттем. Тик ярый, хәзерге авыр, чыбалышлы вакытта югары чиновниклар үзенә йогынты ясап, шул туры юлыннан  аны  чыгармасалар. Хәленнән килгәнче һәр авылдаш югарыдагы фикерләр белән яшәргә тиеш. Башкалыйча- киләчәкне бик авыр күз алдына китерергә.

 Абдулла шул сүзләрдән соң тынга калды.

 - Да, җитешмәгән якларыбыз күп Абдулла,-диде икенче олы яшьтәге  кунак.- Тик күпме кунакларда утырдым, шулай ук күреше татар авылларында да кунакта булдым,  “мәетнең кабер өсте матур сыйфаттамы” дигән  сорау белән мәҗлес башланганны очратканым юк иде, -диде.

 -Минем тарафлый әйтелгән сүзләргә ренҗемәгез,- диде Абдулла. Шулай ук Салимҗан абыйга да карап әйтәм. Минем соравыма Сездә ачуланмагыз. Тагын кайтыйк шунарга: әгәр шулай зурлап, расходланып уздырасыз икән мәетнең исеменә мәҗлес, тик аның мәңгелек кабер йорты пычрак икән, җыештырылмаган бүгенгесе- ул бик гонаһлы булудыр...... Ярый, бу эшләр төзәтүле, иртәгәсе, яисә башка бер көнне барып әтиегезнең каберен һәм аның тирәсен матур сыйфатка китерегез иде,- диде Абдулла хуҗага карап, һәм барысы кунакларга да шул сүзләрне  басым ясап җиткерде.

Кунаклар сөйли-сөйли чәй эчә тордылар. Аптырау, ашыгу булмады. Арадан тагын бер кунак кызыксынып:

-Абдулла! Тагын безнең өчен нинди берәр файдалы сүз әйтер идегез, -диде.

- Мин авылдаш Максут белән бер фикердә. Ул сайтында язылган үтенечләр- барыбыз өчен дә файдалылар. Әйтик чисталык турында, тарихыбыз турында, Түбән Новгород архивыннан документлар алып әби-бабаларыбызның исем-фамилияләрен ачыклау һәм башка шундый эшләр.

- Да, авыл чисталыгы конечно яхшылардан түгел,- диде бер кунак.

-Кем соң аеп? Үзебез бит шулай чумырабыз пычраклыкка.Кая телибез-шунда ташлыйбыз чүпне,- диде икенчесе.

 Шулай чәй эчкәндә, салма ашаганда да сөйләшә-сөйләшә вакыт үтеп бара торды. Арадан тагын бер кунак кызыксынып:

-  Абдулла! Без әйтәбез:  “Бөтен Җир һәм Күк йөзен яраткан Бер Алла диеп. Ә ул соң Узе каян барлыкка килгән.”

-  Да, шулай. Ул кешегә Акыл һәм Зин дә биргән. Тора бара, адәмнең акылы бик зур дәрәҗәгә күтәрелер, күп нәрсәләр ачыр. Вакыт үтеп, кешенең бөтен эчке төзелешен дә ачыклар, кайсы органнарын да вакытлыча алыштырырга мөмкинлек булыр,ләкин кешегә беркем дә яңадан гомер бирә алмас. Ерак йолдызларга да  очарлар.Тик адәмнәрнең акылы “Каян килеп чыккан Ходаебыз” дигән сорауга, нинди генә көчле акылы үссә дә, алар беркайчанда  җәвап бирә алмаслар. Шуннан чыгып, Аллага тик шиксез ошанырга һәм буйсынырга гына кирәк..... Кешенең гомерен һәм үлемен дә туктатып булмый....... Соңгы елларда мине  тагын да бер мәсьәлә тынычсызландыра. Мин күп тапкыры күрдем, кеше фават булганнан соң, аны моргта патологоанотомнар яралар. Бездән дә сорап тормыйлар.“Яралар” дигән сүз бик җиңел әйтелгән. Минем шундый эшләргә бик нык борчылуым бар.Дәресен әйткәндә, мин аларга каршы чыгар идем. Хәзер шул вопросларны уйлаштыра торам. Чөнки, мин ни сәбәпле генә үлсәм дә, димәк Ходайдан әмер килгән диеп саныйм. Минем тәнемне кисеп, тапап бетермәсеннәр иде. Корьәндә шундый күрсәтмәләр азмаган икән, димәк, ул эшләр фарыс түгел. Фават булган адәмнең кайсы якын кешесенә җиңел булган бар, гәүдәне ярып-кисеп патологоанатом  “заключения” биргәннән соң. Хәзер шул вопрос өстендә уйланам. Тик моны юристлар ярдәме белән генә чишеп була. Шулай ук дин әһелләре актив катнашырга тиешләр. Туры килә судлашырга да. Тик бу мәсьәлә турында  югары имамлар тарафыннан берни әйтелгән юк.... Сез дә бу турыда уйлаганыгыз юк дисәм, дөрес булыр. Чөнки адәм беркайчанда үләргә тормый. Ул һәрвакыт тырыша үзечә күп нәрсәләрне  эшләп өлгерергә, ә шундый вопрослар чишелми тора. Ә кирәк иде барыбызгада бу вопрос турында кайгыртырга.

 Кунаклар арасыннан тагын бер карт Абдуллага эндәшеп:

- Беләсезме Абдулла, авылда хәзер картлар гына кала бара инде, без ничек бу мәсьәләләрне чишеп бетерик.

 - Да,шулай Зарип абзый- диде Абдулла, -сез барлык булган проблемаларны төзәтеп бетерә алмыйсыз. Үзебез өчен файдалы эшләрне бергәләшеп, кайгырта аласыз бит. Тагын кайтып әйтим чисталык буенча. Бу мәсьләдә хәзерге вакытта предколхозлар, яисә предсельсоветлар гына түгел, ә муллалар да актив катнашырга тиешләр. Әйтергә сүзләр күп, тик бер очрашуда барсында сөйләп бетереп булмый,- диде дә,  кунакларның ашау- эчүен туктаганын күреп,  аларны тынычландырды да, чакырып алды йорт хуҗасын хатыны белән һәм әйтте:

- Салимҗан абзый, Айсылу!Кунаклар! Керешәбез Корьән сүрәләре укырга, күңелләрне пакландырыйк, -диде,- сотовый телефоннарыгызны да инде зинһар сүндерегез. Бик алар комачаулыйлар укыганда.

Матур итеп катемнар укыганнан соң, списокта күрсәтелгән мәетләр рухына багышланганнан соң, хуҗа һәм аның туганнары исеменнән хаерлар өләшелде. Сүз күтәреп әйткәндә: байлар да бирде ярлыларга, ярлылар да- байларга. Ничек булса да- кабул булсын инде.

Хаерлар өләшеп беткәч, тагын да куллар күтәреп дога кылгач,өй эчендә, барча кунакларның, бигрәктә йорт хуҗасы Салимҗан һәм аның хатыны Айсылуның йөзләрендә нурлар уйнаган кебек булды.

Кунаклар -Салимҗанга, ә йорт хуҗалары-кунакларга рәхмәтләр әйтеп, “мәҗлес кабул булсын диеп, барча мәетләр җәннәттә булсын диеп” кабат-кабат теләкләр әйттеләр.

Мәҗлес тәмамлансада, кунаклар  аның узышы турында үз фикерләрен урамга кадәр сөйли-сөйли чыктылар. Салимҗан кунакларны һәм  Абдулланы, аның әнисен  озата чыкты.

Абдулла:

-  Салимҗан абый! Тагын бер тапкыры рәхмәт Сезгә. Мәҗлесегез кабул булсын. Якуб абыйның, шулай ук башка мәетләрегезнең рухлары шат булып, җәннәттә урыннары булсын, -диде.- Шуны да әйтим, Салимҗан абый! Саклагыз саулыккызны. Озак түгел генә зарландыгыз йөрәгем бераз борчый диеп. Балаларыгыз да зур булганнар инде.

-  Да, Абдулла. Малаема 28 яшь, кызыма- 25. Тынычсызлыгым бар- ничектә тормышланмыйлар. Малаем әйтә “яхшы кыз юк диеп”, кызым әйтә- “яхшы малай юк диеп”. Инде ни эшләп кенә бетерим. Бездән генә бәйле түгел күрәсен. Язмышлары  шундый .... Мәҗлес турында әйткәндә, бик яхшы башкардыгыз, рәхмәт. Сезнең барыбыз өчендә файдалы сүзләрегез, минем йөрәкләргә үтеп керде. Дөрестәндә, без күп нәрсәләр белмибез, белсәктә-үтәмибез.

Шулай алар аерылыштылар.

Мәҗлестән чыгучы башка кунаклар да үзара сөйләшә иделәр. Шуларның арасыннан  олы яшьтәге бер карчык бик мактады яшь мулланы. Тик янындагы  икенче яшь хатыннан  сорарга мәҗбүр булды мәҗлестә әйтелгән мулланың берәр сүзен. Шуннан чыгып, ул аңа эндәште:

-Магинур! Күбесен мин аңладым. Тик бер урында мулла “интернат”, яисә тагын шуңа охшаган берәр сүз әйтеп салды. Ул нәрсә була инде.

- Интернат түгел, ә- интернет. Ул шундый телевизорга охшаган нәрсә. Яшьләр шунда кереп бер-берсе белән элемтә тоталар. Анда күп нәрсәләр укырга, язарга,белергә була.

-Шулаймыни. Мин үткән елны бардым Мәскәүгә малаема кышларга. Киленем көне-төне шунарга табынган. Мин элек  аңышмый калдым: нигә йортта ике телевизор икән диеп. Уйладым: киленем минем белән сөйләшеп тормастан үзенә аерым(отделный) телевизор  алып куйган диеп. Уйлый идем: нигә ул бер метр якынлыктан шул телевизорны  карап, күзләрен бетерә  диеп. Шул гына да түгел, төймәләрен  баса да, торып-торып үз үзенә көлеп җибәрә. Мин белдем –миннән көлә диеп. Ул телевизор күрәсен шул интернет була инде...... Ул гына да түгел, кешегә сөйләмә инде, үзең генә бел, шул телевизоры яныннан ул киткәч, гонаһ булса да -озаеп карадым. Зрением неважно булсада, күрдем авылдаш кызларның фотографияларын. Карап гайранга калдым.

- Ник гайран калдың,-диеп, кызыксынып сорады Магинур.

- Анда бит бар киемсез сугылганнары да. Оятсызлар. Алар күрәсен уйлый, әһә мин үземнең чишенелгән  матур гәүдәмне күрсәтсәм, малайлар минем өемнә килеп, иномаркага утыртып алып китәрләр диеп.... Куйганнар икән инде фотографияларын, ник алар матур килеш сугылганнарын куймыйлар. Мәсәлән, чәчәк тотып, яисә кухняда берәр аш пешергән килеш. Ул йөрәккә ятар иде. Ә болай, алар товар шикелле күренәләр. Мин аларны курлап сөйләсәмдә,  мөмкинлегем  булса ничектә ярдәм итәр идем матур тормышлы булырга. Тик аларның күбесе  безне түгел, ата-аналарын да тыңламыйлар. Кайсы ата-аналар үзләре дә бераз бакмыйлар шул оланнарын.

- Ярый, Нурбикә апа, лишний сөйләмә. Балаларны тәрбияләү безнең белән генә бәйләнмәгән. Хөкемәтнең дә зур бурыч бар. Шундый зур, бай  хөкемәтебездән яшьләргә игътибар юк... Яхшы, сау булыгыз!

Аерылыштылар.

Урамда,Салимҗанның капка төбендә берничә егет  таралышырга аптырамый торды. Мәскәүче Рафаэль һәм авылда яшәүче, укытучы Ильяс та шул арада иде.

-  Да, бик яхшы мәҗлес үтте, -диде Ильяс.- Абдулла да бик матур алып барды.

-  Корьән укуы яхшы. Но бераз үзен күп белүче кебек  күрсәтә,- диде Рафаэль.

 

-  Чу сабыр ит , Рафаиль. Ник шулай әйтеп, өстеңә гонаһ аласын. Нишләсен соң ул тагын. .. Мин кунакка аз гына иртә килдем, ә син как всегда -соңлап. Абдулланың килүе булды бу йортка, ул барсы белән дә чын күңелдән кочакланышып күрешеп чыкты. Салимҗан абыйның барлык булган өй һәм абзар эчендәге төзелешләренә зур бәя бирде, бигрәк алма бакчасына. Өйдә дә үзен дөрес алып барды. Син кермәгән идең әлдә, ул Салимҗанга, аның әтисе батыр, тырыш кеше икәнлеген тагын үз исеменнән әйтеп бирде. Бер гади сүз генә бит ул , ә Салимҗанның осанкасы тураеп китте шул сүзләрдән соң. Сүз бит ул авыздан чыккан аваз  гына түгел, ә шифалы дару шикелле булырга мөмкин….. Да, хаерын да өләште. Бик яхшы багышлады да. ...Мин бер авылдаштан ишеттем, ул  һәр җомга кичне корьән сүрәләре укыганнан соң, 1602 нче елда авылыбызга нигез салган 30 бабабызның, мулла-азанчыларыбызның исем-фамилияларын тулысынча әйтеп, алар рухына катемнар укый икән. Шулай, бабайларның тулысынча исем-фамилияларны әйтеп, укучы адәмнәр  безнең авылда гына түгел, бәлкем районда юктыр. Ул ярдәмле булырга чакыра. Уфадан укып кайткач ук, җиде мең сум акча авыл ярдәменә биргән….. Менә синең муеныңда бармак калынлык алтын чылбыр, әлдә моселман тамгасы  -айны да тагыпсын аңа. Мүскәүдә ике-өч квартираң, магазиннарың бар. Синең братларың һәм сестраларың  да ярлылар түгел. Бикме мәчеткә яисә авыл ярдәменә акча биреп торасыз.Авылга да килеп әти-әниләрегезнең кабер өсләрен менеп карарга вакытыгыз юк. Сез киләсез дә -китәсез. Туган авылыгызда нәрсәләр бар, нәрсәләр юк, сезгә кирәк түгел.  Ә бит авылыбыздан шәһәргә киткән кешеләрнең санын санасаң- бик күп кеше җыела. Алар барысы да авыр тормышта тормыйлар бит, Аллага шөкер . Никтер аларның шыпыртлары да юк. Аларга чисталык та кирәкми, каберләр өсте дә. Менә мин озак түгел Мәскәүдә бер туйда булдым. Анда ике йөз кунак бар иде.Шуларның 150 се безнең авылдашлар булгандыр. Шул кадәр авылдаш берләшсә- күп эшләр башкарылыр иде. Әйтерсең алар глухойлар, слепойлар.

-   Ярый, Ильяс, нәрсә миңа шул кадәр сөйлисең?Мин соң нишлим, мин генә түгел шундый,- диде түзмичә Рафаэль.

-Шулай булгач, син нигә әйтәсен Абдулла турында шундый сүзләр.... Син уйла, тиздән колхозлар һәм сельсоветлар бетәр. Кем алып барыр авылдагы проблемаларны?  Нәтиҗәдә, авылда булган проблемаларны берәр батыр мулла гына алып барса инде.Тик аларның авторитетлары гына күп эшләрне алга җибәрүләре мөмкин. .....Аннан соң, тагын шул Абдулланың хезмәтләреннән чыгып әйтсәң...... бар кешеләр үзләре өчен генә торучылар, бар башкалар турында да кайгыртучылар. Абдулла кебек кешеләр барыбызның файдасы  өчендә  дөньяга яратылган……Бәлкем сиңа бу аңлатма башыңа сыймый торгандыр. Шулай булгач, һәр сүзеңне уйлап сүлә.

- Да, Ильяс, син авылда яшисен, проблемаларны үз күзең белән күрәсен. Шунардан синең йөрәгең сызлый авылдашларның проблемаларын күреп.Сине аңышам.

- Авылдагы пычраклыкны, караңгылыкны, сусыз җәйне үткәрү,каберләр өстен,  Максутның сайтыннан гына укып  белергә кирәкми. Син урта яшьтәге кеше, син үз күзең белән күрергә тиеш. Әгәр күрмисең икән,яисә күрергә теләмисең, беләсенме син кем буласын?- дигәч, Ильяс  сөйләвеннән  туктады.

- Сөйлә-сөйлә, Ильяс, син белемле сөйлисең, -диде Рафаэль.

-Сөйләсәң-сүз күп… Син беләсеңме, Абдулла синең кебек кеше. Җиде ел авылда булмаса да, тик ул авыл проблемаларын  киң күрә. Син ишеттеңме- юкмы, безнең авылдашыбыз Ибрагимов Рифат абый “Нижегородские татары”китабының икенче өлешен бастырып чыгарма кели. Аңа да рәхмәт шул эшләре әчен.Ул да җиңел эш түгел. Тик аның турында сүзем түгел, ә шул ук Абдулла турында. Ул Рифат абыйның китабына җибәрә икән авылыбызда  матур эшләр башкарган атаклы кешеләрнең исем –фамилияларын күрсәтеп. Үз акчасына әшләтә фотоательеда фотографиялар, яза характеристикалар. Шул гына  аз булса, безнең авылдашларны  гына түгел, ә ят авылның да кандидатларын эзли. Аннары почта аша конверт белән җибәрә авторга. Беләм, аның шул гына расходлары түгел, тагын башкалары да бар. Шуннан соң, син үзеңне Абдулла кебек кешеләр белән чагыштырып кара, Рафаэль.

- Ильяс! Син авылда торучы, шуның өстенә укытучы да, дөньяны син дә бераз киң күрәсең. Безнең шулай сыйләшүебез минем өчен бик файдалы булды. Без шәһәрчеләр, авыл проблемаларына  тупарып бетепбез. Дөрестән дә, шул 5-10 ел эчендә зиратларда хезмәт күрсәтмәсәк,  аннан шул яшьләрне чыбыркы белән дә анда илтә алмыйсын. Сибелешеп бетәрләр. Син беләсен-мин вакытлыча килдем. Иртәгә иртүк мин китәм шәһәргә. Минем теләгем бар берникадәр акча бирергә мәчеткә ярдәм итеп. Кемгә тапшырыйм икән.

- Рафаиль! Мәчеткә бирүеңә мин шат. Тик син уйла. Хәзерге вакытта мәчетебезнең акчасы бар. Дөресен әйткәндә, беребез дә белми күпме анда акча бар. Ярый, әлдә анда ошанычлы, дөреслекле азанчыбыз Исмаил алып бара финансы эшләрен.Узган араларны авылдашыбыз Максут, муллабыз Ибрагим абзыйдан берникадәр акча сораган архивтан документлар  алыр өчен.  Бабаларыбызның тарихы турында язмалар бар икән архивта. Тик муллабыз: «мәчет акчасын таркатып бетерергә ярамый дигән була». Бәлкем, муллабыз да дөрес әйткән. Авылдашлар өчен башка берәр файдалы эш өчен дә сораган-шундый  ук җәвап алган. Аннан күрәсен инде, архивтан документларны  үз акчасына алырга мәҗбүр булган. Абдулланың  миңа әйткәне бар: “мәчеткә акча белән ярдәм итү, яисә авылдашлар файдасына туздырылган акча-икесе дә бер дәрәҗәдә, зур сяваптан” дигәне. Шуннан чыгып, үзең уйла: күпме кая тапшырасың.

- Ярый, мин сиңа тапшырам, син җиткер кирәкле урнына. Менә братым өчендә бирәм.

- Яхшы, Рафаэль,иртәгәсе көнне тапшырырмын Алла кушса. Сез үзегез иртәгәсе  сау-исән барып шәһәргә җитегез. Юлда сак булыгыз.

Саубуллаштылар.

  Кунактан соң, хуҗаларга бераз мошакать була инде. Салимҗан бар гаиләсе белән барлык савыт сабаларны ялтыратып тезеп куйды. Эшләр беткәч Айсылуның янына барып:

-Айсылу! Кабыз, пожалуйста, иртәгә иртә белән мунчаны. Кереп барыбыз да пакланып чыгыйк. Иртәгә Ирек белән зиратларга менеп әти-әниләрнең кабер йортларын карап чыгасы килә, ни белгәннәрне укырбыз, кабер тирә-якларын чистартырбыз,-диде. -Ирек тә белеп калсын, кая кемнең кабере. Чыннан да, Абдулланың әйтүе буенча, бүген без бар- иртәгә юк. Йөрәгем дә вакыты вакыты белән чәнчеп китә. Тынычсызланам. Ходаем аз гына тагын гомерен бирсә иде, калган гомеремдә үз гаиләм өчен генә түгел, бәлки әтием  Якуб кебек,  авылдашларыма да һәрвакыт  җылы кулымны сузар идем,- диде Салимҗан.

 

 

 Икенче бүлеге, дәвамы. 

     Иртә белән, Салимҗан һәм Ирек паклангач, каберлекләргә юнәлделәр. Ирекнең  кулында  кораллардан көрәк һәм балта бар иде.

Салимҗан юлда уйлана менде: нинди сыйфатта аның әти-әнисенең кабер өсләре икәнлеге турында. Анары Иреккә карап:

- Син, улым, кайчан соңгы тапкыры булганың бар зиратларда?-дип сорады.

- Бер-ике ел моннан элек, күрше Вагыйз абыйны күмгәндә.

-Безнекеләрнең каберләрен озаеп карамадыңмыни? Дөрестән дә бит, Абдулла каршында гына түгел, ә мәрхомнарыбыз алнында бурычыбызны үтәмибез,- диде Салимҗан улына карап. -Шуның өстенә, әби-бабаңның да каберләрен белмисен бит син.

- Юк шул, әти! Бераз сез, олылар, ул мәсьәләләрне караштырырга тиеш идегез бит. Шулай ук сез беләсез: кем кая күмелгән.

- Да, минем үземнең дә инде башларым беткән йорттагы эшләр белән.  Ә менә бу мәсьәләләр һаманда онытыла тора.

    Барып җиткәч, каберләр тирәсен  чистарткач, Салимҗан улына барлык якыннарының каберләрен күрсәтеп чыкты. Корьәнне күп белүче  булмасада, берничә догасын  мәрхомнары рухына багышлады. Нәк шул эшләр тәмамлангач, икесе дә, Абдулланың аларга таба килүен күреп алдылар.

 Абдулла якынайгач:

- Исеннермесез Салимҗан абый, Ирек! Сез дә зиратларда бүген?

- Исенме, Абдулла. Да, бераз чистарттык кабер өсләрен, шулай ук күрсәттем улымы якын булган мәетләребезнең каберләрен.

- Бик кирәкле эшләр алар, Салимҗан абый.

  Шулай итеп, алар зиратлардан бергәләшеп кайтырга булдылар. Чыктылар каберлекләр эченнән. Капка төбеннән берничә адым атлагач, Салимҗан Абдуллага:

- Абдулла туган! Сезнең дини кеше икәнлегез ерактан сизелә. Шулай булгач, ник сез Уфа якларында шулай бер мәчеттә хезмәттә  калмадыгыз?

- Соравыгыз бик кызыклы,-диде Абдулла. -Миңа шундый хезмәт тәкьдим ителде. Тик Сез үзегез уйлагыз, Салимҗан абый, минем бит әнкәем бер ялгыз гына авылда яши. Саулыгы да бер кат кына инде. Ничек мин аны ташлап китим. Юкка әйтмиләр: ана хакы-Алла хакы , ата хакы-пәйгамбәр хакы дип. Әгәр ананың ничек баласын сөйгәнен җентекләп уйласаң, әгәр бала да ананы шулкадәр  яратса,-алар беркайчанда бер-берсеннән аерылышырга тиешләр түгел дигән булалар. Шулкадәр аларда бер-берсенә тарту көче булыр иде.

 Бу сүзләрне Абдулла басым ясап әйтте, Иреккә дә җитәслек аңлашырдый булсын өчен, Ирекнең фикерендә бу сүзләр нык урын алсын дигән булып.  Салимҗан да уйланды, нинди яхшы, кирәкле сүзләр әйтелә баласы Ирек каршында.

 -Да, Абдулла, Сез дөрес сүзләр әйтәсез. Тик бүгенгесе: «ананың күңеле балада, ә баланыкы- далада” диеп әйтәләр.

- Ә Сезнең әниегез ни сәбәпле үлде?-дип сорады Абдулла.

- Аны җен зарарлады. Кул-аягы тотты. Сөйли,ашый алмады.

- Шул сүзләрне әйтәмәгез. Шулай сөйләү дөрес түгел.Дөрестәндә, безнең халык күнгән, ни була калса: шаукым суккан имеш, җен зарарлаган диеп әйтәләр дә салалар. Ә дөресе бит башта кан йөрешенең начарлану сәбәбендә кеше шундый хәлгә төшә, яисә кан тамыры шартлап, кровоизлияние була дибез. Шул гына...Кайсылары шул сырхауларын  яшермәкче булалар. Бер сырхауда кимчелек түгел,  берсе дә көтеп  алмаган, сытып та алынмаган.

-Да, Абдулла, шулай диеп мин дә уйлыйм.

- Мин үзем яшь булсамда, әлеге картларның өстенә карап, бик яхшы күз алдыма китерәм-  картлыктан да авыр хәл юк,- диде Абдулла. -Кеше карт көнендә бер ялгызы кала барлык сырхаулары, чирләре белән. Күбесе чакта, якын кешеләре аның янында булсалар да- ярдәм бирә алмыйлар, нинди генә бай булсалар.

 - Шундаларны мин  ишеттем, Абдулла,күрше авылда бер хатын үлеп, берничә көн
ятып торган өендә бер ялгыз. Күмәргә гәүдәсе дә булмаган....Шул эшләр куркыта бит... Үлемнән куркмыйм  да шикелле ...Тик икенчесе дә бар. Кабер йортыма күмелгәч, Ходайдан сорау булгач, аның каршында ничек җәвап бирергә булыр.... шулары бигрәк инде куркыта мине...

- Да, Салимҗан абый, шулары бар шул. Язсын иде яхшы эшләребез, гыйбадәтләребез белән Ходаебыз каршына барырга. Амин….Ә син, Ирек ничек планнарыңны уйлаштырасың? Авылдамы, шәһәрдәме яшәргә ниятең?
Ирек бу сорауга тиз генә җавап кайралмагач, Салимҗан сүзне үзенә алган булып:

- Абдулла! Хәзер безнең яшьләр өчен шундый авыр замана- авылда да җиңел түгел һәм шәһәрдә дә.

- Шулай, шулай,- диде дә Абдулла, әле аның кайтуынча бар иде берәр авылдашына керәсе, шуннан чыгып, - ярый, исән-сау булыгыз. Мин узам хәзер Нуриман абзыйга. Төнәгесе сез кунакка чакырсагыз да-ул килә алмаган. Кереп хәлләрен белим, -диде.

- Бездән дә сәйләм әйт, -диеп, Салимҗан һәм Ирек 

 саубуллаштылар Абдулла белән.

 

 

Абдулла капканы ачып, Нуриман абзыйның  абзарына керүе булды, күреп алды өй алдына утырган Нуриман абзыйны.

-Саләмалейкум, Нуриман абзый! Ни хәлләрегез?

-Алейкумсәлам,Абдулла. Узыгыз. Мин шат сине күрергә,- диде Нуриман абзый,- ишеттем…. ишеттем Уфа якларыннан кайтканыгызны. Ничек үзгәрнпсең, егет булыпсың, Абдулла.
Абдулла:

- Да, безнең өчен дә бит еллар үтеп бара, тукталып тормыйлар.

-Әйе, дөрес. Менә миңа да бит инде 85 яшь якыны. Баштан нинди генә вакыйгаләр узмады, менә бу куллар нинди генә хезмәт эшләмәде,- диеп Нуриман абзый җыерчыклы кулларын күтәреп күрсәтте Абдуллага.

- Ничек тормышыгыз үтә, Нуриман абзый?-диеп, чын күңелдән сорап куйды Абдулла.

 

Нуриман абзый бер ялгызы торганлыктан, вакыты күп иде сөйләшергә Абдулла белән.

-          Саулыгыма килгәндә, ярый инде яшемә карата.

-          Ник төнә Салимҗан абыйларга кунакка килә алмадыгыз?

-          Беләсеңме, Абдулла, мин  шул олы  яшьтә булсамда, бераз акылым белән уйлыйм. Минем яшемдә урныңны белергә кирәк инде. Шундый яшьтәге берәүләр  йөресәләр -йөресеннәр, мин шундый мәҗлесләрдән 5-6 елдан бирле баш тарта башладым.  Әгәр белгән булсам, төнәге мәҗлестә син мулла булып чакырылганны, бәлкем катырыныр идем керергә дә. Миңа сөйләп уздырдылар, бик яхшы үткән мәҗлес диеп.Кабул булсын. Амин. Тик икенче ягы да бар бит. Кунак дигәннән, хәзергесе безнең халык шул кадәр бозылды, кунактамы, яисә аннан чыккачмы, ни сөйләгәннәрен белмиләр. Яхшы уздырсаң- байлыгы белән мактана диләр, өстәлдә икра, яисә ак балык булмаса- начар иде диләр. Хаерлар азрак бирелсә- анда инде ….ул кунак бөтенләй начар булган имеш. …Хаер урнына бирелгән сөлгеләрне җентекләп тикшерәләр. Алар битне киптерәме, киптермиме.Да, безнең халык, шул ук әби-бабайлар, шавель,крахмал  ашап ачлыктан үлми калганнар, ә бүгенгесе инде әллә ниләр теләрләр иде.

- Картлык инде, күрәсен,- диеп, Абдулла бераз сөйләшүне йомшартмакчы иде.

-Карт булгач, сүзләреңне уйлап сөйләргә кирәк. Кайсылары бит специально шундый авыр сүзләр әйтәләр кунактан соң, шул сүзләрне кунак  хуҗасына  җиткергәчавыр була торгандыр инде. Бу инде кирәкле эшләрме соң, намаз, корьән укыган кешеләргә?......Шуннан чыгып, кунакларга йөреүмне тыйдым. Өйдә булып, укыдым катемнарымны Салимҗан ягында булган мәетләргә.Кабул булсын.Амин.

- Да, Нуриман абзый, фикерләреңне аңышам,- диде Абдулла.

-Йә сөйлә үзең, ничек укып кайттың? Әниеңнең хәле бармы?

- Аллага шөкер, әнием аяк өстендә. Үземнең укуым тямамланды. Шулай бераз уңны-суңны өйрәттеләр Уфа якларында.

-Шулай гына түгелдер инде. Ул якларда дин югарыда…. Ярый…мин шат синең өчен.

Әтиең күрсә иде бу уңышларыңны -бик шатланыр иде. Мин бит бабаңны Заитны да яхшы беләм. 1929 елларда колхозыбызны төзегәндә, без яшьләр идек,ничек безнең йорттан атыбызны төшеп алганнар, сорап та тормаганнар, ә сезнең йорттан- сыерыгызны. Бик авыр заманнар булган. Шулай булса да, тора бара, авылдашлар авыр шартларда, кемнең нинди ярдәме булган, колхозны төзегәннәр, аннан соң ничә еллар буе трудденьга хезмәт иткәннәр. Ә бүгенгесе шул колхозларны тармар иттеләр. Бездә генә шулай түгел, тирә-якта да.....Менә бүген мен хәзер колхозга машина сорап Сергачка больницага барырга, элеп тә салмыйлар. Әйтерсең, бу халык хезмәт итмәгән, саулык түкмәгән. Ничә ел инде йөрәк авыруы белән сырхаулыйм, хөкемәтнең законнары да бар бушка дару фәлән безгә бирергә, тик берни дә миңа бирелгән юк. Дөрес, җибәргән иделәр 17 сумнык дигоксин даруын, мин аны кире итеп тапшырдым Сергач аптекасынаЗначит, шул кадәр хезмәт куеп, сугышта булып, мин шуны гына  заслужил. Ярый инде үзем турында...... мин  яраланып булса да  исән кайттым сугыштан, ә минем кебек чытырдаган егетләр күпме ятып калдылар сугыш кырларында. Шундаларны уздым клуб яныннан. Чу, әйтәм, кереп карыйм стенадагы сугышта вафат булган геройларының рәсемнәрен. Ни күзем белән күрим, күбесе пычраклы хәлдә, берничәсенең идәндә рәсеме ташланган, өсләреннән басып йөриләр. Ярый, әлдә бер авылдаш саклап калган, истәлек итеп, исем-фамилияларын, рәсемнәрен авыл сайтына куйган. Анда да, мин нык ошанам, шул эшләре өчен ул рәхмәт ишетмәгәндер. Безнең халык рәхмәтсез диеп сизелә.

Неужели без 30 миллион кешене корбан иттек, шушындый рәхмәтсез буын үстерер өчен, шундый шартларда яшәр өчен? Юк, дөрес яшәмибез дип әйтәм бит. Ярый, хөкемәт яисә өлкә чиновникларына без берни тәэсир эшли алмыйбыз, тик үзебезнең алныбызда булган эшләребезне караштыра алабыз бит.

 

- Нуриман абзый, сез дөрес сөйлисез,  бераз үпкәләп тә сөйлисез күрәм.

- Үпкәләп тә, үпкәләмичә дә. Урны –урны белән хөкемәттәге үзгәрешләрне аңлап булмый. Кешеләр сулга борылганда, хөкемәт-уңга борыла.Ничек кенә булса да халыктан акчаны гына тартып алырлар иде. Менә үткән елны өйемне племянницама оформлять итәргә диеп йөредем, беләсенме нинди эт газаплары күрдем. Шул эшләр ел буена сузылды. Бу юк саулыгым белән мин инде ничек район буйларында йөреп торыйм. Алайда, Ходай язган булган очыннан чыгарга.

- Нуриман абзый! Ә менә бу сезнең каршыгызда бәрелгән, тузып беткән, тәрәзәләрсез йорт кемненке?

- Әй, Алла, 25 ел инде ул шундый сыйфатта. Ул йортның иясе озактан бирле вафат булды инде. Оланнары шәһәрдә яши. Бу  туган  якларына килеп тә карамыйлар. Йортны да сатмыйлар. Юктыр, юктыр бездә кеше сынлы законнар. Юктыр тәртип, дисциплина, законга буйсыну....Ә менә бу ягымда  яши яхшы күрешләр, аларның  булуы миңа бик әйбәт. Ярдәмлеләр...Яхшы күреш  кайчак туганыңнан да артык була. Тик бар да шулай дус яшәмиләр бит .Яшь картның хәлен белми........Ә картлыктан да авыр хәл юк. Алтын-көмеш эчендә  булсаң да- берни дә кирәкми...... Тик еллар буе түшәктә сызланмый гына булган үлем булса ярый иде инде.

-Нуриман абзый! Ник соң безнең шундый авыр тормышлар хәзер?

- Ни әйтергә инде. Хөкемәтебез шундый күрәсен. Шулай ук без үзебез дә кайчак акылсызлар. Тормыш авыр булуы бер хәл, ә мин,Абдулла, дөньяда тагын берничә әйбергә зур игътибар бирәм.

- -Нәрсә инде ул?- диеп, зур кызыксыну белән сорады Абдулла.

- Әлеге яшьләргә ашарга-эчәргә, йокларга, теләгәнен алырга, теләгән җиренә барырга булса иде.... ә төптән алар уйламыйлар: ничек дөрес тормышта яшәргә. Бәхетле тормыш ул үзеннән үзе килеп чыкмый, аны ата-ана белән бергәләшеп төзиләр. Тыңлавыклы бала ата-ананың саулыгын арттыра, бәхетле итә, гомерен озынайта. Дөньяда шундый рәхәт бит, кайчан балаларың белән бер киңәштә торасын..... Икенчесе: кирәкми дөньяны куарга. Ә өченчесе турында халык бөтенләй уйламый. Бәлки кайберәүләре генә. Юктыр безнең тормышта “бабай- баласы-оныгы” дигән тезмәдә  тыгыз бәйләнеш. Бабасы- кеше, атасы-салучы, баласы- кем булыр? Кемнән ул үрнәк алсын? Алар  берсе –берсен хөрмәтләгәндә генә, бәйләнештә булганда гына,- тыныч, шатлыклы тормыш торулары мөмкин. Шул тезмәнең берсе генә дөрес яшәмәсә- бәхет булмый инде гаиләдә. Хәзерге яшьләр күпме харап була аракы эчү аркасында.Безнең клуб, мәчет яныннан узсаң, бигрәк җәй айларында, тирә-як тулы буш аракы савытлары белән, башка мусор белән. Мәрхом әтием салучы кеше турында сөйли иде шул сүзләрне. Сиңа да җиткерим инде. Бәлкем кирәге дә бит юк, алайда....... Хәзер аракы салу чиксез арта бара. Бигрәк яшьләр арасында. Ә нәрсә ул аракы? Бер аракы салучы кешене озак тыйганнар эчмә инде диеп. “Мин сезгә тотынмыйм, тотынмагыз миңа да” диеп әйтә булган. Көннәрнең бер көнендә гаиләсе туйган шулкадәр аның эчүеннән һәм әйткәннәр: утыр өстәл артына, сөйләшик нык кына. Әйткәннәр, сайлап ал: йә аракы, йә анаң,  йә хатының, йә балаң. “Бирегез миңа покой” дигән дә-аракысын салган дальше. Берничә көн эчкән дә, дөньяны белештерми, пычак алып, анасын, хатынын, баласын суйган.....Вот шул аның “мин сезгә тотынмыйм ” дигәне булып чыга. Чыннан булган эш түгелдер инде, тик бу  ачык күрсәтә: нәрсә ул аракы.....Минем әтием әйтә иде: “дөньяда бер туры булмаган эштә тә җавапсыз калмый” дигән сүзләрне.... Бер галимнең әйтүе дә миңа охшый: дөньяда ике чиксезлек(бесконечность) бар: берсе- без яши торган дөньяның чиксезлеге, ул галәм, космос була инде, ә икенчесе- кешенең үзенең тулсызлыгы, тупасызлыгы аркасында төрле ис китәрди кадерсызлыклар эшләүе. Аракы эчкән кешенең чиксезлеге берничә тапкыр артык диеп уйлыйм. Хәзерге яшьләр аны су урнына эчәләр. Үз башларына кайгы китерәләр.

-Да, Нуриман абый, Сез бик актуаль сүзләр сөйлисез,-диде Абдулла.

- Кешеләргә, бигрәк яшьләргә, үзләренең ялгашулары да сабак түгел. Елдан-ел тупара баралар кебек. Әллә миңа шулай күренә,- диде Нуриман абзый.

- Да, заманабыз шулай булды,- диде Абдулла.

- Абдулла, беләм, син мине тынычландырмакчы буласын. Тик эш шунарда гына түгел. Шул кадерсез кешеләр башка берәүләргә матур яшәргә мөмкинлек бирмиләр. Вот нинди ягы бар бу мәсьәләнең.  Минем әтием әйтә иде: “сусыз коега су ташып, аны кое эшләп булмый диеп”.Бу сүзләр шул бүгенге яшьләргә инде кагыла. Да.... Мин синең әтиең Исмаилны да, бабаң Заитны да бик яхшы белә идем. Икесе дә яхшы  адәмнәр иде. Җәннәттә урыннары булсын иде.Амин. Безнең заман да бит бик авыр булды. Сугыш елларыннан соң да төрле хәлләр булды. Бабаң Заит та   бер тапкыры бер уңайсыз историяга эләккән иде. Шулар аның йөрәгендә тирән яралар калдырганнардыр инде.Ул миңа бер историясын сөйләгән иде. Ничек аны юкка-барга төрмәгә утыртмакчы булалар. Элекке еллар, коммунистлар заманасы,Сталин заманасы бик нечкә еллар иде.

- Нуриман абый! Никтер бу турыда мин ишеткәнем юк. Ничек инде шулай булсын. Ник әтием миңа ул турыда берни сөйләмәде?

- Анысын, Абдулла, берни әйтәлмим инде.

- Сөйләгез, сөйлә, Нуриман абзый,- бик кызыксынып, үтенеп сораган кебек булды Абдулла, - мин  ул хәлләрне белми торам.

- Вакытың булса, сөйләп узыйм алайса. Ярый.... Сугыш елларыннан соң- авыр, юклык еллар иде. Кайсылары ачлыктан да үлде барча гаиләләре белән. Без йөредек күрше авыл Чуфаровога, Яновога бәрәңге сатып алырга. Ул инде 1955 еллар булгандыр.Көннәрнең бер көнендә бабаң Заит, 25 яшьләре тирәсе булгандыр инде үзенә,  кырлар аша киткән шул бер авылга бәрәңге артыннан. Юлда барганда, аны бер атлының тарантассына утырган,  ул атлы Краснооктябрь районында хезмәттәге  нәчәл булган, фамилиясын  әйтик Янгалычев. Ул нәчәл  юлда барганда  бабаңны куып җитә дә, бабаң Якубка арбага утырып барырга рөхсәт бирә. Тагын алда барганда, юлларына тагын бер җәяүле очраган. Ул да безнең  авылдаш  Жафяр исемле кеше булган. Билгеле инде: җәяү бару   авыррак бит инде атлыга караганда. Шул Жафярның яныннан узганда Янгалычев тарантаска  утырырга аңа тәкъдим итмәгән. Җәяүле нәчәлдән сорамый гына  утырган арбага. Янгалычев ачуланган.Ул пистолетын алган да куеныннан, “немедленно төш арбадан” дигән була, пистолетны җәяүленең  маңгаена  тери. Конечно, кемгә инде яхшы- шундый гади ситуацияда маңгаеңа пистолет терәү. Җәяүле дә инде белмәгән күрәсен, кемнең арбасына утырганын. Алайда, җәяүле : “ярый, ни була инде утырып барсам, атыгызмы үләр” дигән була, һәм төшми кала арбадан. Нәчәл Янгалычев тагын тавышын көчәйтеп әйтә :“Атам, төш немедленно ”диеп. Шулай булгач, җәяүле пистолетны Янгалычев кулыннан кинәттен тартып ала да, аның маңгаена тери, һәм әйтә: “ син мине атмакчы идең, хәзер үзеңне атып егам” дигән була....... Абдулла, син яшь, ул еллар бит бик нәзек иде, кешенең маңгаена мылтык түгел, кешене сүккән генә булсаң да-төрмә бирәләр иде ул елларны.  Ә синең бабаң шул эшләргә свидетель булып чыга. Кыскасы: шуннан соң, районда тикшерүләр була, бабаң Заитны свидетель итеп чакырталар Уразовка сельсоветына. Тик ул үзенең авылдашын якын күреп, төрмәгә аны утыртасы килми, шуның өстенә шул авылдашның  гаиләсендә берничә сабый балалары да  булган. Синең бабаң Заит   үзе белән рисковать итсә дә, следовательларга: “мин аларның орышканын гына күрдем, аларга аркам белән утырган идем, пистолетларын күрмәдем” дигән булып, авылдашны яклап сөйли. Аннары бу “делалар” берничә вакытка сузыла. Аннары күрәсен инде бу Енгалычев дигән нәчәл  күңелен йомшарта. Тик синең бабаңа ул үч  (месть) алмакчы була. Ул нәчәл озак еллар  буе “Кызыл тормыш”( хәзер Краснооктябрьский) районында нәчәл эшләвен дәвам итә. Озак еллар буе бабаңның берәр ошибкасын көтеп тора, яңадан хөкемгә тартып, аны төрмәгә утыртырга. Тик бабаңның якын авылдашлары, иптәшләре аны һәрвакыт алдан предупреждать итәләр. Бер-ике шулай ел үтә.

Көннәрнең бер көнендә, сезнең өйгә районнан урал мотоциклда следователь   лейтенант Касыймов килә. Өйегездә әбиегез Сярбиҗан гына була. Сярбиҗанның йөрәге сызлана: “тагын ни булды” диеп.  “Кая Заит?” диеп сорагач, әбиең Заитның кырда хезмәттә икәнлеген ачыклап бирә. Ә следователь әйтми  тора ни сәбәпле килгәнен. Тик әйтеп китә: “немедленно иртәгә Уразовкага следователь Касымовка килсен” диеп.

Заит эштән кайтканчы, әбиең Сәрбиҗанның кайгырып, елап, күз яшьләре бетә. Тынычсызлана. Заит эштән кайткач, Сярбиҗан аңа  сөйләгәч, Заитның да бераз тынычсызлыгы арта. Күпме генә уйланса да, төшенеп җитми: “ник аны тагын яштерделәр следовател
ьга?”. “Неужели ике ел үткән эш тарафлый тагын яшьтерәләр мине” дигән фикерләр килә алдына...... Сөйләвемне дәвам итәм. ...Аннары икенче көнне синең бабаң председатель колхозадан һәм предсельсоветтан рөхсәт алып, бара Уразовкага җәяү иртә белән. Килеп кереүе була следовательга, алар арасын да шундый разговор була.

-     Ну, әйт, Заит, ачык итеп, танмыйча, нинди синдә фотоаппарат бар? Нәрсәләр сугасыз ул аппарат белән?

-    Минем фотоаппаратом юк. Аны алырдый акчам да юк. Аның белән шөгелләнә дә алмыйм.

-   Менә, минем алнымда язылган гариза(заявление) ята. Монда язылган: “ Заит бер авылдашы белән Сергач станциясы янында узган-барган поездларны суга бара да, кемгәдер тапшыра диеп. Кемгә син тапшырасын фотографияларны....... Син беләсенме, бу эшләр өчен ничә ел төрмәгә киткәнеңне. Мәңге кайтмаска бит эшең.

-Чу, сабыр итегез, иптәш следователь, бу ниндидер недоразумение. Мин ничек үз илемә дошман булыйм, кайчан минем атамның братлары  Мортаза һәм Аллямша   сугышта вафат булдылар, икенчесенең малае Әмер 18 яшендә шулай ук вафат булды сугышта. Минем анай, апаларым тол хатын булып калдылар, ятим балалары бар барсыныкы да. Мин аларга көне-төне туктамый, ачлыктан үлмәс итеп, аларга ашамлык җыям,- диеп әйткән бабаң следовательга.

  Шул сүзләрдән соң следователь бераз анализ эшләгән дә, йомшара төшкән күрәсен, һәм  әйткән:

-Дөресен әйткәндә, мин сине Заит бераз беләм. Үткән елларда безнең Уразовка сабантуенда матур көрәшкән идең........Җиңүче булыптамы күрәм калдың.........  Ярый, тагын кайтыйк төп вопросыбызга. Мин сине аңышам,Заит,- дигән следователь, -минем дә ике братым вафат булды шул сугышта.... Чынлап та әйткәндә: синнән нинди илгә каршы булган  дошман чыксын. ......Да, монда нәрсәдер шулай гына түгел. Сине кемдер специально подставить итә, төрмәгә утыртма кели.  Ярый,кайт өеңә. Мин тикшерермен,- дигәч, кулы белән заявленияга таба күрсәтә дә, следователь бүлмәдән берничә минутка чыгып китә. Заитка бирә мөмкинлек озаеп карарга- кемнең имзасы(подпись) куелган заявление астына. Бабаң бер карауда таный ул заявление язган кешене. Шуннан чыгып, ул уйлый, фикеренә китерә, ничек ул мондый историяга эләккән икәнлеген. Кемнәрдә бар авылда фотоаппаратлар икәнлеген уйлаштыра. Дөрестәндә, күршегез Харисов Солтан, бәюк дибез, фотокарточкалар белән шөгелләнә иде. Шуның өстенә аның атасы тамырлары буенча  Польша җиреннән күрәм.  Безнең илдә яшәгәннән соң,  үзенә алфавит төзеп, безнең илгә каршы килеп,чыкмакчы булган Польша җиренә, тик аны тотып алганнар һәм “враг народа” диеп төрмәгә утыртканнар берничә елга.  Менә шулай, Абдулла, синең бабаңны Заитны, чөрнәгән булганнар, яхшым.

Абдулланың маңгаеннан тирләр китте. Йөрәге дыб-дыб тибә торды. Аннары, Нуриман абзыйга үтенеп:

-   Сөйләгез ахырына кадәр. Ничек котылган соң минем бабаем?

 

Бер-ике көннән соң, авылга, сезнең гаиләгә кичен тагын следователь килгән. Барсында сөйләп биргәч, Заит белән аның анасы Сярбиҗан бераз тынычланганнар.
Ничегерәк булган дисенме......Ул елларны бит Уразовкада милиция отделениесында атлар тоталар иде, авылдан-авылга йөрергә транспорт урнына. Машиналар җитешми иде. Ә ат өстендә кырлар аша юл кыска. Следователь Заитка йомыш кушып калдырган. Уразовка отделенисы атлары өчен ике арба печән әзерләргә. Ярый шулай гына булган инде. Тиз арада Заит яшьләрне җыеп, ул эшләрне башкарган. Вакыт үтеп, озак еллар тынычсыз яшәсә дә, тагын кабат чакыртмаганнар аны районга.

-Да,- диде озайтып кына Абдулла,- нинди хәлләр булган бу бабаем тормышында.Рехмет Сезгә, Нуриман абзый, шул историяны сөйләгән өчен. Ярый шулай уңайлы беткән бу эшләр минем бабам өчен. Киресенчә булса, бабам “враг народа”диеп йөртелгән булыр иде. Ә дөрестәнме соң Солтан дигән авылдашыбызда фотоаппарат булган?

- Да, Абдулла......Шуның белән мин сөйләгән история бетте түгел. Шул Уразовка нәчәле Янгалычев дигән кешенең кызы чыкты тормышка безнең авылдашка. Ул авылдаш һәм  аның хатыны белән без бик дус тордык. Аннары берничә ел үткәч, шул Янгалычев та картайгач, кызына, кияве йортына  торырга килде Уразовкадан. Безнең авылда күмелде дә. Мин, бәлкем шулай ук син дә, зиратларда катемнар укып йөрегәндә, Янгалычевның кызына һәм киявенә, кайсысы минем дустым булып торды, берәр корьән сүрәсе укымыйча яктан уза алмыйм инде. Менә бит ничек дөньяда без бәйлеләр. Ничек әйтәләр: “билеңне усаллыкка бәйләп торма инде” диеп. Бәлкем, шул нәчәлнең кызы, белми торган булгандыр бу хәлләрне. Ул хатын әтисе Янгалычевка охшамаган иде. Ул матур, кешелекле адәм иде. Вакыт үткәч, шул дустым һәм хатыны пенсияга чыккач, озак үтми вафат булдылар. Каберлыкларга кергәч ук аларның  икесенең дә каберләре күренеп тора. 

- Да, да беләм,- диде түзмичә генә Абдулла. - Мин бит үземдә, белмичә генә булса да, шул каберләр яныннан узганда: “ бу мәетләрнең җәннәттә урыннары булсын диеп” әйтеп узам. Миңа алар таныш булмаса да, шулай әйтәм.

- Да, ярый, бу яхшы теләкләр, Абдулла. Тормышта шундый булырга кирәк. Хәзер мин сөйләгәннән соң син ул адәмнәргә усал карашта торсаң, киләчәктә баларың да шундый үсәрләр. Үч алучы булып яшәргә кирәкми,- диде Нуриман абзый Абдуллага карап.

 

-    Да, нинди хәлләр булган икән, -диде Абдулла тагын үз-үзенә уйланып.

-    Тормыш көнендә барда була. Шундый ук бер история тагын да булды сезнең гаиләдә. Заитның браты Аллямша исемле иде. Ничек әйттем инде, Аллямша сугышта үлде. Аның хатыны Шарафетдинова Зиядә иде. Зиядәнең браты Мәгди иде. Алар барда вафатлар инде. Күмелгәннәр безнең каберлекләрдә.  Әнә, алар, Байдуллиннар (Нурия) нәселенең мәетләре янында яталар. Җәннәттә урыннары булсын иде.Амин. Шул Мәгди дигән авылдашның бер историясын сөйләмәкче булам  сиңа.

-    Сөйләгез, Нуриман абзый, мин чын күңел белән тыңлыйм. Максутның да авыл  сайтында шундый авылдашларның язмышы языла тора.

-   Ярый. Шул Мәгди дигән яшь егет, 1941 нче елны сугыш башлангаанда Мәскәүдә була. Казанский вокзалда билет артыннан басып тора була күрәсен. Кинәттен краснопогонниклар 10-15 ир кешене тотып алалар да, отделенияга итәләр. Алар белән озак сөйләшеп тормыйлар отделениеда, документларын алалар да, төнлә поездга утыртып берничә йөз кешене, Сибирь якларына озаталар. Билгеле инде, лесоповалга. Сугыш бара бит. Берничә елдан соң, шахтагаларга күчерәләр. Газаплары күп була, ничек әйтәләр - “эт газаплары”. 10-12 ел шундый хезмәттән соң, берничә тапкыры иске-поскы өс-киемен алыштыра тора. Кирәк булган ачка үлмәскә, тик тере калырга, сакланырга. Мәгди дигән кардәшегез бәтенләй хәлсезләнгән.  Көннәрнең бер көнендә, шулай бишмәтен капшана-капшана, яның ягасында ниндидер берәр төймә сыман зат таба. Ачып карагач, ул анда 3-4 алтын царская монетасын таба. Элек аптырана кала. Чөнки моны күреп, башка берәүләр аны үтерүе мөмкин булган. Бөтенләй хәлсезләнгәч, ул лагердагы табибка бара да, сөйли хәле юклыгын һәм әйтә : “ Мин ди сиңа бирәм берничә монета акча, син мине коткар бу җирдән, төрмәдән. Минем туганнарым да бит белмиләр мин кая икәнлекне.” Дөрестәндә, лагердагы табиб риза була ярдәм итәргә. Ул да бит рисковать иткән инде. Тик Мәгдинең начар хәле булуы, “лагерда үлмәсен инде” дигән табибның фикерләре табибка җиңел була Мәгдине “списать” итәргә лагердан. Шуннан соң, ул ис китәрди юллар кичеп, туган авылыбыз Шубинога  кайтып җитә. Озак еллар буе Сергачта железнодорожник булып эшләде.

-  Да,-диде Абдулла тагын гайранга калып, -ә бала ул кызы бармы кем булса дөньяда хәзер?

-   Да, бар иде бер улы, бер кызы. Алар да озак еллар Сергачта яшәделәр. Бәлкем яшиләр хәзер дә. Тик килгәннәр юк инде авылга озактан бирле.

-    Ә Мәгди белән Зиядә абстайның каберләрен кем карый?

-    Ишеттем, авылдашыбыз Максут  төзәткән. Кабер ташы яздырган, чардуаннарын сырлаган. Рехмет үзенә.

-          Тагын шунарга әйләнеп кайтабыз бит, Нуриман абый. Ничек соң шундый Мәгди дигән авылдашның  балалары аталары каберенә  борылып та бакмыйлар?

-    Әй, Абдулла, сиңа әйтәм бит инде: “бар адәмнәр, бар -кешеләр”. Безнең соң авылдашлар арасында бик азмы яшьләр диеп уйлыйсын, кайсылары сугышта үлгән бабаларының исемнәрен дә белмиләр.
-   Бик булыр, Нуриман абзый.

-    Әнә син әйттең бит, Максут сайтында авылдашлар язмышы  турында языла диеп. Бу дөнья соң ничек алга бара, кем аны алга төртә диеп уйлыйсын. Без бит һәммәбез дә ашаучылыр- йоклаучылар, ә бар барыбыз өчен дә кайгыручылар. Кайбер вакыт авызыбызга куйганны да-йоталмыйбыз.

-   Дөрес әйтәсез, Нуриман абзый. Мин шундый вопросларны: гаиләбез каян килеп чыккан, нинди кешеләр булган дигән вопросларны яза барам.

-    Да, ул кызыклы эшләр. Әлеге яшьләргә көн үтте, иртәгә -тагын булыр.

-  Максут авылдашыбыз язган иде сайтында киңәш итеп, Нижний Новгородтагы архивтан алырга авылыбыз турында булган барлык язмаларны һәм “перепись населения д.Шубино за 1834 и 1850гг”. Тик бер адәм дә кызыксынмаган.

-   Да, бу бик ис китәрди эш, Абдулла. Ничек кирәк инде белеп торып, алмаска ул документларны. Нинди акчага булса да, алырга иде кушылышып. Кирәк-кирәкмәгәнгә акчабызны туздырабыз, кирәкледән- җәллибез.

-   Нуриман абзый! Документларны алмау-ул соң нәрсәдән.

-    Билгеле инде, ваемсызлык(равнодушие). 

-Да, да , Нуриман абзый! Шулай инде күрәсен. .....Да.... Сез бик тирән нәрсәләр сөйлисез,- диде Абдулла.

-       Ярый, озак утырдык биредә, Абдулла, әйдә өйгә узыгыз. Кереп чәйлик бергәләп, - диде дә, Нуриман  Абдулланы  өенә алып керде.

 ---------------
    Иртә тору белән  Салимҗан күңелсезләнеп йөрегән  кебек булды. Никтер аның эче пошты. Әйтерсен, ул бер ниндидер  тынычсызландыра торган хәбәр көтте. Дөрестән дә, озакта үтмәде, анарга Мәскәүдән, олы туганының кызы телефоннан  шалтыратты һәм энисе үлгәнлеген белгертте.
      Да, Салимҗанның  Мәскәүдә  олы туганы  Хадича абстай гиаләсе белән яшиләр иде. 
Кайчак,  Салимҗан, Хадича абыстайны  Мәскәү өлкәсенең   “Шарипова каберлеклары”на күмелгәнен  ишеткәч, тагын   да борчыла төште.
-Ярый әле..... үз эшләре,- диде дә, юлга , Мәскәүгә -  туганнарына җыенырга тотынды.

 
    Шул ук вакыт Мәскәүдәге вафат булган Хадича абстайның кыз баласы  Гөльшат, эниләренең гәүдәсен  моргтан алу һәм күмү месәләре белән шөгелләнделәр.
Гөльшат шалтыратты иң элек  Мәскәүнең бер мәчетенә, кая  Гөльшатка аңлаттылар:  нинди каберлекларда мәетне күмәргә урын барлыгын.
Билгеле инде, хәзер  кабер урыннары зур акча тора.  Тик мәет булганда акча белән санашып тормыйлар инде безнең  нижгар халкы. 
Мәчеттәге  “консультант”  – карт бабай,   Гөльшатка  барысын да аңлаштырып бирде.
- Шөкер, - диде Гөльшат туганнарына карап, -   мәчеттә мәетне юндыргач, паклагач,  чыназа намазы укылыр, анары  шул без барачак каберлекларда  безне  бер  урта яшьтәге  мулла  көтеп алыр һәм  мәетне җирләргә ярдәм итәр. 
   Күп  мөшакатләрдән соң, барып җиттеләр өлкә каберлекларына (областное кладбище Шарипово).
Дөрестән дә, Гөльшатны һәм аның туганнарын, шулай ук инде мәетне, каберлеклардагы  мулла карша алды. 

    Соңырак билгеле булды: ул инде официальный указной мулла тугел, ә просто шул каберлекларда  муллалык функциясын алып баручы булып чыкты.   Ул урта яшьтә, аның  янында бар тагын ике иптәше. Алары бераз олырак яшьтәләр.
Мәетне күмгәч, аңа Корьән укылгач,  Гөльшат һәм аның туганнары бу 3  “муллага”  хаерларны тапшыргач, күмү  процессы тямамлана килде.

Дөрес, бу бит әлдә хаер гына  бирелде укучы “муллабызга” һәм аның  иптәшләренә.  Шуннан чыгып,  Гөльшат  “мулланы”  яккарак дәшеп алды да:
- Абзый!  Рәхмәт, бик яхшы башкардыгыз. Башкарган өчен күпме мин Сезгә тиеш булам?-дип сорады.
- Кызым! Инде ни әйтим..үзегез караштырыгыз инде, мин ничек булса да риза, -дип җавап бирде “мулла”.
  Шуннан соң, Гөльшат абзыйны канәгәтләндермәкче булып, 5 мең сум акчаны тапшарды. Тагын дога кылынды мәет исеменә. 
Саубуллашканда, Гөльшат “мулланың”   телефонын да алды, чөнки алда мәетнең   7 кичәсе башкарылырга тиеш иде.
Таралыштылар.
   Гөльшат һәм аның туганнары шул килгән автобусларында  кайттылар, ә “муллаларыбыз” ниндидер АУДИ машинасына утырдылар. Ул машина зиратларныкымы яисә шул арадагы “мулланыкымы”- анысын инде тикшереп тормадылар.
-------------
   Зиратлардан кайтуынча, авылдагы яшәүче Салимҗаныбыз,  Мәскәү җирендә мәетне күмү  сыйфатларын күреп,  бераз исе китте. Юк, авылдагыча түгел инде, - диде үз –үзенә уйланып. 
Аннары Гөльшатның янына килеп:
-Гөльшат туган! Мин беренче тапкыр  Мүскәү өлкәсе каберлыкларында. Бу “мулла”  дигән адәмебезгә син соң бераз күбрәк  хаер бирмәдеңме?  Бик бит инде зур акча-хаерлар  өләшелде, шуның өчтенә  5 сум акча өстәмә итеп бирдең.
- Салимҗан абзый! Берни әйтәлмим инде, хаердан булсын. Ул гына түгел бит, мин анарга 12 мең сум акча да бирдем шул 5 мең суммнан гаеры.
- Ә ул нәрсә өчен инде, -дип, бераз ис-акылы киткән булып,  сорады Салимҗан.
- Улмы? Ул инде шул “мулла” исеменнән  әнигә 40 көн буе  катем-догалар укыган өчен.
-   Ә син шул кадәр хаерны  үз теләгең беләнме яисә “мулла” соравы буенчамы тапшырдың?
-  Күпме сорады”мулла”- шул кадәр бирдем. - Күрәсен, шулай монда заведено,- диде Гөльшат.
- Ай-яй ниди хәлләр, сорап  алалар мондагылар,- диде Салимҗан үз үзенә уйланып.
---------------
Бу  хәлләрдән соң,  4-5 көн үтеп китте. Гөльшат  каберлеклардагы “мулланың”  телефонын куйган урныннан алып, анарга шалтыратты,  һәм аны  мәетнең   7 кичәсенә  чакырды.  “Мулла” ризалык бирде, әмма ул үзе бер ялгыз гына түгел, ә мәетне күмгәндә, каберлекларда аның янындагы теге 2 иптәшендә алып баруын рәслады.
Шуннан соң, Гөльшат бераз  уйга калып:
-Абзый, аеп итмәгез,  мин мәҗлесне    кафеда уздырам, анда   урыннарым  санаган инде, кунакларыма   җитәслек  кенә урыннар заказ бирдем, -диде Гөльшат.
Бераз  муллага  уңайсыз булса да бу җавап, ул  сиздерергә тырышмады үзенең  борчылуын.
---------------
  Мәетнең   7 кичесе яхшы итеп уздырылгач,  кунаклар таралышырга тотынгач, “мулла” бераз ашыккан кебек булып, Гөльшатның  браты  Рахимга  эндәшеп:
-  Рахим туган! Минем әле  Подол
ьскийга  барачак юлым бар тагын бер кунакка. Сез мине анда озата алмассызмы,-диде.
Рахим бераз юллардагы  булган пробкаларны, ерак юлны исәпкә  алып:
- Абзый! Анда бераз конечно ерактагырак та инде.. ярый давайте алайса озатам Сезне, -диде.

М.Максут. Ничек барып җиткәннәрдер инде белмим, тик Рахим 3 сәгать үткәч кенә өйгә кайттып килде.
Авылда яшәүче Салимҗан үз-үзенә уйланып,  мондагы Мәскәү өлкәсе каберлекдагы  күмүләрне күреп:
-  И Ходаем!  Гәүдәмне туган як туфрагы япса иде, - дип, кул күтәреп, Ходайдан үтенеп шуны сорады.
----------------
Кичен, барысы да бер кучага өйдә  җыелгач, җынаулашып  чәй эчтеләр.
Шул барышта Салимҗан Рахимга эндәшеп:
- Рахим туган!  Эниегезне инде  авыл каберлекларына күпмәдегез никтер?
- Салимҗан абый! Без бит инде авылга сирәк кайтабыз. Эниебез монда безгә якынрак булыр, монда ешрак барырбыз каберенә.
- Да, ул ягы  шулай,-диде Салимҗан.
-Икенче яктан, Салимҗан абый,- диеп сузды Рахим, ......ишеттем, авылдагы каберлеклар да җирдә  яисә күктә дә түгел икән.  Начальләр яисә муллалар күп, ә зиратлар  яисә  мәчетебез  документально   оформлять ителеп бетмәгән. Кем артында ул  зиратлар, кем ул  эшләрне кайгыртырга тиеш?
-  Син малай,  Рахим, вопросны дөрес куясын.  Күбесе авылларда шундый хәл. Ярый бездә бераз Рушан Рафек улы (Идрисов)  ул эшләрне алга җибәргән.  Зиратларны һәм мәчетебезне  рәтләп,  юридически  оформлять итеп калдырсак,  бик яхшы булыр иде. Кем соң аны эшләсен,.....  бер сүз белән әйткәндә - компетентный  кешеләр. Кемнәр обязан эшләргә.
-------------
Кич җитү белән, Салимҗанны  Рахим  вокзалга озатты. Салимҗан рәхмәтләр белдереп Рахимга һәм аның гаиләсенә, саулык-тынычлыклар теләп,  туган авылына утырып китте.

М.Максут. 2011-2012 елларда.


 “Одноклассники” варианты шунда:

https://ok.ru/maksut.mukhammetshin/statuses/153881287589347

Бу язманың күп өлеше язылган иде 2011 нче елның башында, аннары арттырылды 2012 нче елны.  Тик "Юкоз" ресурсына  күчкәчтен, астагы күрсәтелгән язманың  бераз тескты югалган иде (ачыкланмады). Шуннан чыгып,  "Кунакта һәм кунактан соң" дигән язмамның икенче өлеше яңадан восстановить ителде.

1 булеге шунда иде  КУНАКТА ХЭМ КУНАКТАН СОН

 

 

Автор сайта:

Песни на стихи М.Максута.
Музыка Ф.Динара.

  В исполнении Ф.Динара.

№1. 15 ел бергэ
01 Дорожка 1.wma
Windows Media Music File 3.5 MB
№2. Кайда яшьлек елларым
08 Дорожка 8.wma
Windows Media Music File 3.3 MB
№4. Сөйгэнемэ барам
14 Дорожка 14.wma
Windows Media Music File 3.0 MB
№5. Мэрхэмэтле безнен энилэр.
11 Дорожка 11.wma
Windows Media Music File 3.8 MB
№6. Жырлыйк,дуслар
01 Дорожка 1.wma
Windows Media Music File 3.8 MB
№7. Сагышлар
06 Дорожка 6.wma
Windows Media Music File 5.0 MB
№8. Еллар утсэ-утсен инде
11 Дорожка 11.wma
Windows Media Music File 5.0 MB
№9. Ак кошларым
15 Дорожка 15.wma
Windows Media Music File 2.9 MB
№10. Дустыма
Дустыма.mp3
MP3 Audio File 3.1 MB
Энкэйлэр.mp3
MP3 Audio File 2.9 MB

"Минем табибым"

https://ok.ru/video/866745913749

Нажав на ссылку Другие песни..можно просушать еще 4 песни:
- Газиз анам
- Минем табибым
- Туган авылым
- Энкэйлэр.

 

М.Максут.