Миндә шундый фикерләр.


      Безнең  нижгар  татарлары  арасыннан  якташларыбыз 17-18 нче гасырлар барышында, төрле сәбәплэр аркалый, туган якны ташлап, мәҗбүр булганнар чит җирләргә дә  күченергә.  

     Алар бәхет эзләпме, яисә Рус  хөкемәтенең   законнарына буйсынырга теләмәгән булыпмы, юнәлгәннәр Казан һәм Уфа якларына.

    Шул ук вакыт, Казан ягы татарлары, рус хөкемәте законнарының басымына чыдамыйча, төрле  авыллардан  төркемнәргә жыелышып, киткәләгәннәр хәзерге  Башкортстан  жирләренә.  Бу темага  күп материал язылган “УФАГЕН” сайтында. Шулай ук ГАНО һәм ЦАНО архивларында да бар материаллар бу турыда.

    Ничек кенә булса да, туган җирдән аерылып, чит җиргә китү – бик авыр вакыйгалардан диеп уйлыйм.

-----------

    1990 нчы елны, беренче тапкыр кызыксынып,  Н.М. Карамзин. История государства Российского  китабын кулыма алдым. Анда “Булгар хөкемәте” турында 2-3 җөмлә генә  укыгач та - шатландым. Тик шуннан гына  белдем : булгар (татар) кешесенең 8 нче гасырда ук үз дәүләте булганлыгын.
---------

    1997 елда, безнең  бер Мәскәүдә яшәүче туганыбыз Азизов Равиль Мостафа улы  авылда безнең йортта   кунаклый булды. Әтием белән очрашканда, Имамов Вахит Шаиховичның “китабын” әтиемә бүләк итте. Минем бүгенгесе уйлавым буенча, ул бик  зур бүләк булган икән. Тик аны китап диеп әйтерлек юк иде, чөнки  Равиль абый принтер аша суктырылган һәм китап формасында эшләнгән вариантын гына тапшырды әтиемә. Билгеле инде, эш  китапның ямьлелегендә түгел, ә эчтәлегендә. Шул “китапны”, 1997елларны укыгач, минем өчен,  татар халкының  тарихы  күбрәк  ачыклана төште. 
   Аннары, кызыксыну алгач,  тагын да тарихи китаплар укырга туры килде. Шуларның арасыннан,  хәрби хезмәттә булган татарларның ( служилые татары) тормышлары мине кызыксындырды.
---------------
  Күз алдыма китерәм 17 гасырдагы булган вакыйгаләрене. Шуларның берсе, безнең Рус хөкемәтендә хәрби хезмәттә булган ( служилый татарин), берәр якташыбызны.

     Ул төрле  сугышларда катнашып, рус хөкемәтен саклап калган, шулай ук рекрут эшләрендә күп газаплар кичергән. Аннары гына туган якларына  кайтып, туган җирен,  авылын, якын  туганнары белән  күрешкән.
    Нинди аны алда тормыш көткән? Шул хәрби хезмәттә булган авылдашның тормыш юлын күрсәтмәкче булып, мин бер китап сыман язмакчы булган идем. Китапның эчтэлеге дә
  инде әзер иде. Сүзне – сүзгә, фикерне- фикергә бәйләп, безнең мишәр, татар кешесенең батырлыгы, тормыш газаплары турында язу – хәлемнән килер иде диеп уйласам да, барыбер, күбесенчә ул язма  башка тарихчылар язганны  гына кабатлау булган булыр иде.

    Шуннан чыгып, булган үз фикерләремне шигырь формасында  гына язарга булдым. Тик үкенеч, бу очракта, барлык фикерләрне ачыклап,  тапшырып бирерлек булмас диеп уйлыйм.
------------

      Уйлавым буенче, халкын, үзен хөрмәтләгән кеше  гомерендә тик  бер тапкыры гына  булса да, шул Имамов Вахит Шаихович  язган китапны укып чыкса иде.
      Бүгенгесе, электронный вариантларда  язылган күп китаплар бар. Үз тарихы белән кызыксынган кеше укысын иде
 шуны да  В.Х.Имамов. «Запрятанная история татар».

 ------------

    Китапның эчтәлеге. Шулай булгач, күз алдына китерик иде.
Минем героемның исеме  үземнән уйлаштырылган. Аның исеме Ислам Керимов.  Ул  1660 нчы елны Алатор өязе, Шубино авылында туган  һәм дә 1672-1681 нче елларда,   Рәсәй белән Турция арасындагы  сугышта катнашып, төрле авырлыклар кичереп,  исән калып, тик 1684 нче елны гына туган гаиләсенә кайтып җиткән.

     Тик Крым сугышларын әйләнеп кайткан якташ, туган җиренә кайтып, бәхет таба алмаган. Беренчедән, урта яшьтәге ата-анасы авыр чирләрдән  вафат булып куйганнар , икенчедән- туганнары арасында утар җирлэр (родовая земля) үз-ара бүленеп беткән булган.
    1686 нчы елда  Шубино авылында  уздырылган “Сверка поместных земель” дигән документта да аның исеме кая да язылмаган.

     Ничек кенә булса да , Ислам, бер туганы белән дә бәхәсләшми, көз-кыш буе төрле хезмәтләр  куйган. Аз гына булса да,  рус телен бераз белә булган, плотник эшләрендә матур  итеп башкара алган. Авылдашларга өйләр, сарайлар, кечерәк милчәләр, коелар һәм башка төрле   эшләр башкарган. Бар авылдашлар да рәхмәтле булганнар аңа.

   Төрле шәһәрләргә, базарларга  йөрекләгән. Ит, күрек(мех) сату белән дә шөгелләнгән. Шул вакытларда Казан ягыннан булган мишәр сәүдәчеләр белән сүз тоткан. Якын итеп танышып та куйган.

    Шулай, шундый авыр, туктаусыз мөшакатьләр белән, күзгә күренми генә,  узып киткән аның ике елы.

   Тик, көннәрнең бер көнендә, Алатырь  базарында очрашкан бер Казан  егете  белән сөйләшкән әңгәмәсе( разговор) исенә төшкән. Казан якларындагы тормыш турында аңлатмалар, аны кызыксындырган төрле сораулар тагын кайтып, аның фикеренә бик нык кергәннәр.

   Шуннан соң, Ислам башка бер  базарда  шул Минзәлә якларында булган Фатих исемле булгар  егетен  тагын очрата һәм аңа үзе турында сөйләгәч, Фатих аны үз якларына алып барырга булган.

 

   Шулай итеп, безнең Шубино авылдаш, бәхет эзләпме, яисә үзен һәм йөнәрен тулысынча ачыклар нияте беләнме, әллә башка бер сәбәп булыпмы, Минзәлә якларына китәргә мәҗбүр булган.
    Исламның тормышы турында, дәавам иттереп,   укырга була астагы күрсәтмәдә.

(1685 ел.Алатырь-Казан юлы).

 

( Аста, Исламның сүзләре күк төс белән күрсәтелә).

 

Бэхет эзләп йөрегәндә.

Юлда бара ике егет
Ерак-ерак жирл
әргә.
Берсе бара туган илен
ә,
Берсе - б
әхет эзләргә.

 

Беренчесе аның- булгар,
Икечесе була миш
әр.
Икесе д
ә ат өстендә,
Алар була дус-иш
ләр.

Б
әлкем элек тә шул юллардан
Узган аларны
ң бабалары.
Бер саф
та  булып сугышканнар,
Бер ук булган дошманнары.

Булгар дигәне Фатих була,
Миш
әр дигәне — Ислам.
Аларны
ң шулай баруларын
Мин яктан к
үзәтеп барам.

-----

Сукма, дускай,син атыңны,
Аны
ашыктырган булып.
Барыр юлыбыз алда озын,
Йөремибез тузан туздырып.

Әкрен барырсың- җитешерсен,
 Халык юкка әйтмәгән.
Юл чатында мөмкин калуы,
 Ашыгучы- барып җитмәгән.

 Атларыбызны ашыктырсак
Алар  тиргә төшәрләр.
Ашыккан -ашка пешкән,- дип,
Юкка гына эйтмиләр.


Син кайтасын туган җиреңә,
Анда сине гаиләң көтә.
Ә мин ничек  ашыксам да-
Алда мине кем к
өтә.


Туган җирне ташлап китәм,
Түгел   ике тамагым.
Ә нәрсә мине шулай йөретә,
 Язмышым, күрәсен, язмышым.

 

Нигә сиңа ияреп барам
Ерак-ерак җирләргә.
 Син барасын туган илеңә,
Ә мин - бәхет эзләргә.

 

Да, Ислам, син – батыр егет,
Курыкмый озын  юлга чыктың.
Сораганыма зинхар үпкәләмә:
Туган җиреңне ник ташлыйсың?

 

Да, юл газабы- гүр газабы,
Халык юкка әйтмәгән.
“Утта янм
аган, суда-батмаган
Мишәр
егетләре бетмәгән.

 

Мин дә уйлыйм: югалмам дип
Бу катлаулы дөньяда.
Шуның өстенэ синең кебек
Егет  булса  янымда.

 

Сине  ошанычлы  дип саныйм,
Бездә булсын чын дуслык.
Байлык артыннан мин бармыйм,
 
Булсын иде -  тынычлык.

 

Кабат сорыйм, Ислам, синнән:
Китүеңнең төп сәбәбен.
Миңа
да сабак булсын иде,
Белим шуның 
мәгънесен.

Күп җирләрне туры килде
Миңа яшьли күрергә.
Сугыш газапларын да мин  күрдем,
Ачлык, чирләр кичерергә.

 

Шобагага  миңа чыкты
Хәрби хезмәткә китәргә.
Берничә ел намуслы булып
Гаиләм бурычын  үтәргә.......

 

Әйттем инде, ашыктырма,
 Дустым зинһар атларны.
Соңгы тапкыр мин узамын,
Карап туган якларны.

 

Ислам, алайда, баруны тизләтик,
Белмибез бит көз көнен.
Күк йөзендә күп болытлар,
Кыскарак тот тезгенең.

 

Каршы булып, яңгыр яуса,
Аяк асты бозылыр.
Кыр уртасында мөмкин калуы,
Барыр юлыбыз  тукталыр.

 

Син беләсенме, Фатих,
Атымның исеме -Юлтабыр.
Күп елгалар кичеп чыкты,
Аның өчен - юл такыр.

Крым җирләреннән китерде
Ул бит мине
кайтарып.
 Өч ай буе ат өстендә 
Тормадым мин
утырып.

 

Көне-төне туган илгә
Чаптым мин бер туктамый.
Атым минем лачын  кебек,
Беркайчан да сынатмый.

Хәрби хезмәтем беткәч ук
Туган ягыма ашыктым.
Тик әнием- әтиемне
Кочаклап кыса  алмадым.

 

Мәхаббәтем – Айсылу иде,
Бердәнбер сөйгэн ярым.
Күрешләр булып  яши идек,
Аны да мин югалттым.


Минем кайтуымны көтми
Атасы нихак корган.
Авылыбыздагы бер бай егеткә
Иргә дә биреп куйган.

 

Оныталмадым  Айсылуны,
Башканы да эзләмәдем.
 Тик һаман да аны күргәч,
Өзгәләнгәнде  йөрәгем.

 

Менә шулай үтте ике ел
Төрле хезмәтләр эчендә.
Бәхет теләп саубуллаштым,
Көннәрнең бер кичендә.

 

Менә хәзер синең белән
Барам  бәхетемне эзләп.
Син мине аңышырсын, Фатих,
Сөйләмәсәм дә җентекләп.

 

Аңышам, аңышам сине, Ислам,
Синең күңелең яралы.
Мәхаббәтеңне югалтсаң да
Синең  омтылышың мактаулы.

 

Тынычландырыр сүзләр тапмыйм,
Мәхаббәт –нәзек хисләр.
Чын дус булып сиңа телим:
 Алда бәхетле көннәр.

 

Дөресен әйтим: бер күрү белән
Син дә миңа ошадың.
Ошанычлы, омтылышлы
 Мишәрләрдән  булыпсың.

 

Рехмәт җылы сүзләреңә,
 Миңа да ошанычлы дус кирәк.
Бүгенгесе безнең тормышта
 Ул үзе  бер зур бүләк.

---------

Зур күпергә җитешәбез:
 Шунда  ярты юлыбыз.
 Миңа таныш  бер авылда
Ян тартырга тукталырбыз.

Иртә белән чыгарбыз юлга,

Сызылып таң  атканда.
Сиңа бер сүзем дә бар кебек,
 Әйтермен
юлда барганда.
--------

Хәерле иртә,-диде йорт хуҗасы,
  Кунаклар аерылгач  йокыдан.
Тамаклар туеп, саубуллашкач,
Ислам сорады дустыннан.

Ни эйтмәкче идең, Фатих,
Бармы шатлыклы хәбәрең.
Әллә берәр йомышың бар,
Әйт, син, - үтим теләгең.

 

Юк, юк, йомыш  түгел,
Тик белмим ничек башларга....
Минем матур сеңелем бар
Көтә туган якларда.

 

Исеме аның Алтынбикә,
 Синнән ул бераз кече.
Турылыклы, татлы телле,
Кызганмас  хезмәт көче.

 

Менә тиздән  җитешәбез
 Минем туган авылыма.
Туганнырым мине көтәләр,
Шатланырлар син дустыма.


Рехметле булыйм: синең сүзләр
 Минем өчен бик җылы.
Гаиләгездә тыгызлык булмас,
Артса да
кеше саны.

 

Тирән итеп уйлый киләм:
Сезнең якларга урнашуны.
Авырлыклардан мин курыкмыйм,
Җиңәсе  иде ялгызлыкны.

 

Бар да яхшы булыр, Ислам,
Син үзең
тырыш кеше.
Безнең якта  мишәрләр бар,
Матур аларның көнкүреше.

 

Шулай дус яшәргә тиешбез,
 Кайларда без булсак та.
Татар кешесе, мишәр кешесе
Дус яшәсен һәрчак та.
------------------

Мин- язучы, карап тордым,
Алда
булачак хәлләрне.
 Сөйләвемне дәвам итәм,
Язам астагы сүзләрне.
----------

Килә, килә, килеп җиттеләр
Фатихның туган якларына.
Киң елга буена төзелгән
Күркәмле
татар авылына.

Тирә –якны карый-карый
Җиттеләр капка алдына.
 Бисмилляхи,- диеп әйттеләр дә
 Бастылар йорт туфрагына.

 

Аларны күреп, каршы чыктылар
Өйдәге бар туганнар.
Туганыбыз тиздән кайттыр дип,
Алар көтеп торганнар.

 

Кунакны да якын итеп,
 Бик тиз күтәреп алдылар.
Юлдагы арулар чыксын дип,
Мунчаны да яктылар.

 

Инде күп язып тормыйм,
 Бу эшләр барыбызга да таныш.
Татарда да,  мишәрдә дә
Һәрвакыт шулай каршы алыш.

 

Чәй артында көтеп тордылар
 Алтынбикәнең кайтканын.
Ул инешкә  суга киткән,
Эшсез - көтәлмәгән  туганын.

 

Менә бервакыт ишекне ачып
Керде өйгә бер чибәр.
Шундый матур, шундый күркәм,
Сокланып, исең китәр.

 

Озын буйлы, кара чәчле,
 
Йомшак  анын карашы.
Туганын  барып кочаклады да:
Абыем,кайттыңмы!?,-дип сорады.

 

Исламны күреп, исәнләште,
Тик бераз 
ояла калды.
Кунакны да кыстый-кыстый
Чәй  савытларын тутырды.

 

Бу матурлыкларны күреп
Исламның  күңеле нурланды.
Бу гаилә бик  дус икән дип,
 Барысы өчен дэ шатланды.

Шулай итеп, кунак танышты
Фатихның сеңелесе белән.
Ислам күзләрен алалмый торды
Алтынбикәнең йөзеннән.

 

Эчегез, эч,- кыстады Алтынбикэ,-
Сез  ерак юлдан килгәннәр.
Ә без сезне көннәр буе
 Зарыгып, кайгырып көткәннәр.

 

Бүген барыбыз да ял итәбез,-
Әйтте Фатихның атасы.
-Юлдан килгәннәр барсын мунчага,
Аларның бар ян тартасы.

 

Шулай башланып китте Исламның
Чит жирләрдә тормыш юлы.
Кемгә дә кысынкы булмады,
Өй шатлык белән  тулды.

Мишәр егете эшсез тормый,
Күбесе алтын куллы.
Нинди генә хезмәт булса да,
Бар эшкә - алар юллы.

 

Кулларына балта алып,
Ислам сарай эшләп куйды.
Сезгә су ерак икән дип,
 Бер тирән кое уйды.

 

Ник суларның тәмлесе иде,
 Шул коеның сулары.
Авылдашларга суга барырга
Якын булды юллары.

 Тиз арада танулы булды
 Безнең мишәр Исламыбыз.
Күп эйтүчеләр аңа булды:
 Сезнең алтын кулларыгыз.

 

Дөрестән дә, танулыдыр
Батыр мишәр егете.
Кирәк булса -үзен саклый,
Күркәм аның  хезмәте.

-----------

Күз йомганчы үтеп китте
Айлар һәм еллар.
Алтынбикә үсеп җитте,
 Артта калды  оялулар.

Җентекләп язып булмый,
 Тик булды  тормыш рәхәт.
Ислам Алтынбикәне яратты,
 Бәйләнде саф мәхаббәт.

 

(1686ел)

Мөселман адәтләре үтәлде:
Язын нихак укылды.
 Булгар белән мишәр каны
Тагын бер кат кушылды.

 

Киләчәктә бу гаиләдә
Туды ике ир бала.
Ислам үз хезмәте белән
 Төзеп куйды бер  бина.

 

Балаларның берсе -Ишмурат,
Икенчесе — Шехмурат.
Се
ңелегез дә булсын иде дип,
Бабалары эйтте катлы-кат.

 

Балалар үсеп киттеләр,
 Хезмәткә батыр булдылар.
 Ни эшләргә тотынсалар да
 Аталары кебек осталар.

 

Тынычлы булып үттеләр
 Барысы өчен бу еллар. 
Булды тынычсыз көннәре дә,
Кайчак бу якларда булды руслар.

------------

Шунда житеп,  ярый иде,
Язуымны туктатырга.
Бу гаил
әгә бәхет теләп,
Алар
өчен шатланырга.

 

Яшәсен иде бу гаилә
Шатлыкларга к
үмелеп.
Ислам б
әхетен тапкан булды,
Яш
әсен гаиләсе гөрләшеп.
------

Тик, дөнья тигез бармый диләр,
 Төрле була
көн күренеше.
Үзебез белән генә бәйле түгел
 Бу дөньяның әйләнеше.

-----------

Сирәк кенә булса да,
 Ишетелә торды  хәбәрләр.
 Рус патшасының эмиссарлары
Бу якларга килгәннәр.

 

Тулысынча яза калсам,
 Җитмәс әйтер сүзләрем.
Күз алдыма китерә калсам,
 Яшьләнәдер күзләрем.

 

Бик зур налоглар куйдылар
Биредә яшәүче халыкка.
Күпләре җәза күрделәр,
Кем дә булмады тынычлыкта.

 

Кемдер чукындырудан куркып
Мәҗбүр булды ташларга илен.
Кемдер тынычлык теләп
 Эзләде  дөреслек  җирен.

 

Чыдамагач,  халык күрсәтте
Рус гаскәрләренә каршылык.
Шул вакыттан татар жирендә
Булмады  бер тынычлык.

 

Күп кешене озаттылар
 Төзер өчен бер шәһәрне.
Тамыкка бәргән кебек булдылар
Безнең мөселман кешеләрне.

 

Күпме ятимнәр калдылар,
Күпме корбан булдылар.
Аерылып калган эби-бабайлар
Кабергә дә ятмадылар.

 

Бер сүз белән әйткәндә:
Сыктылар мөселман канын.
Күпме генә сыксалар да,
Алалмадылар аның җанын.

 

Нәрсә җитмәгән Рус патшасына,
Ник яшәми тыныч булып.
Нигә мөселманнын канын түкте,
Диненнән алды каерып.

Ошамады  татар  халкына
Рус хөкемәтенең карарлары.
Газапла
дылар мишәр, татарны,
Рус отрядлары артлы-артлы.

-----------------

Унсигезенче гасыр башында
Казан өязе күтәрелде каршылыкка.
 Күп батырлар башларын куйдылар
 Халык яшәсен  дип азатлыкта.

 

Кыска итеп, сөйләп китәм
Мин аларның күрмешен.
Арба-чаналарга төялешеп
Ерак юлларга юнәлешен.

Киттеләр Уфа якларына,
Аның киң далаларына.
Кемдер барыр юлын белми,
Кемдер китте- туганына.

 

Фатих дусның гаиләсе дә
Мәҗбүр булды китәргә.
Шулай итеп алар юнәлде
 Уфа өязендәге кардәшләргә.

 

Авыл очыннан узганда
Т
уктадылар зиратларга.
Кул к
үтәреп дога кылдылар
М
әет булган авылдашларга.

------------

Авыр юллар алар кичтеләр,
Кайнар аш-су күрмичә.
Барысы да  зур кайгыда,
Бардылар -  эндәшмичә.

 

Тик арада бер олы татар
Җылы сүзләр таба алды.
Юлыбыз ерак, тынычлы булыйк,-
Катлы-кат әйтә барды.

 

Инде ерак киттеләр
Алар туган җирләрдән.
Ял алырга утырдылар
Кояш кыздыргач күкләрдән.

Ник шул вакыт Алтынбикәнең
 Күзләре томаланып китте.
Ислам, сулышыма минем авыр,
 Әллә үләр минутым җитте.

Чу,чу бәгрем, ни булды сиңа,
Син бит бер дә зарланмадың.
Башың әйләнгәнне күргәләсәм дә,
 Бар эшләрне башкардың.


Мин бит тагын бала көтәм,
Шуны сиңа әйтмәкче булдым.
 Озын юлга чыгар алныннан
Никтер эйтәлми  калдым.

 

Бар туганнар тырышсалар да,
Ярдәм бирә алмадылар.
Кайгырулар, озын юллар
Яктан гына узмадылар.

 

Берүк вакыт киселде ике гомер,
Ананың һәм тумаган баланың.
 Бу гонаһлар кем өстендә,
Билгеле- Рус патшасының.

 

Ислам елады күк күкрәгән кебек,
Тынычлана алмый озак сәгатьләр.
Ике бала
сы да яшьләр түкте,
Калды алар ятимнәр.

 

Юл кырыенда калды ятып
 Мәңгелеккә Алтынбикә.
Мондый әрнү хәләл җефетенә
 Гомер буена җитә.

 

Ул чакларда   кайгылардан
Күп гаиләләр тетелде.
Балалары ятим калдылар,
Бик к
үп кан-яшь түгелде.

 

Адәм эшләнмәгән тимердән,
Хәтта, тимер дә - өзелә.
Кешегә дә зур кайгы килсә
Ул да чыдамый – бөгелә.

Исламыбыз да бөгелде кайгыдан,
Жылы сүзләр ишетсә дә.
Фатих һәм аның туганнары
Аны
ң кайгысын бүлешсә дә.

Юл уртасында калып булмый,
Ки
рәк алга барырга.
Балаларны саклыйсы бар,
Кил
әчәкне уйларга.

 

Кайгы килсә ялгыз килми,
Бер-берт артлы кил
әдер.
Уфа жирл
әренә житкәч
Юлтабыр  туктады ниг
әдер.

Таулар т
өште, таулар менде,
Тартып й
өкле арбаны.
Иясене
ң кайгыларын кичерде,
Тик
ул бердә сынатмады.

Ерак юлда бара торгач,
Бернич
ә ат үлделәр.
Аларны да иял
әре
К
үз яше түгеп күмделәр.

Исламны
ң да батыр аты
Бик кин
әттен юк булды.
Крым якларыннан кайткан атны
ң
Бер минутта
җаны чыкты.

Шунын бел
ән бетмәде сынау,
Б
әхетсезгэ - жил каршы.
Ислам  баласына караса-
Бала
сын косу алды.

 

Ни булды улым, Шехмурат,
Элл
ә  кайгыданмы бөгелден.
Эллэ барыр к
өчен бетте,
Шу
ңа күрә бирелдең.

Ислам кулына күтәреп алды:  
Бик агарынган- баласы.
Күзләре дә бик кысылган,
Сәбәбе: кояш җылысы.

 

Унике яшьлек баласының
Ислам башыннан сыйпады.
Аның кызган түбәсеннән
Калдык суларын салды.

 

Әйдә утыр, улым, арбага,
Фатих абыен янына.
Тиздән инде житешәбез,
Тик батма уйларына.
----------

Килә-килә килеп життеләр,
 Бер зур тауның  битенә.
Барысы  да туктадылар,
 Карадылар бер-берсен
ә.

 

Бер вакыт тынлыкны бозды
Арадагы бер карт татар:
Уфа жирл
әренә життек,
К
үренеп тора   авыллар.

 

Без барыбыз да бердәм булып
  Урнашалмыйбыз бер авылга.
Б
үленәсе иде төркемнәргә,
Булыр жинел урнашырга.

Башкортлар безне
ң кардәшләр,
Б
әлкем каршы килмәсләр.
Бу якларда
да бит яши
Безне
ң татар, мишәрләр.

Беренче булып урнашсын иде
Балалылар
һәм атсызлар.
Картларыбыз бар арада,
Риза булсалар
- калсыннар.

Һәрберегезгә телим жинеллек,
Саулыктан да аермасын.
Байлык артыннан бармыйбыз,
Һәрберегез бәхет тапсын.

 

Без хәзер аерылышабыз,
Онытмагыз туган илегезне.
Насыйп булса бер кайтырбыз,
Кайтып карарбыз жиребезне.

 

Нинди адәм еламасын
Шундый с
үзләрне ишеткәч.
Инде нич
ә көннәр буе
Шундый авырлыклар кичерг
әч.

 

Ислам белэн Фатих сөйлэште-
Кир
әк булмады сораулар.
К
үзгә - күз караштылар да
 Кир
әк булмады ачыклаулар.

Ислам балалары бел
ән калды
Беренче авылга тукталып.
Фатих аларны урнаштырды
Бер мулла йортын табып.

 

Аерылдылар кочакланышып,
Яшьл
әнделәр күзләре.
Нич
ә еллар бергә яшәп,
Житте аерылу с
әгатьләре.

Вакытлыча,- диеп
әйттеләр
Үзләренең аерылуларын.
Аны бер Ходай гына белде:
Кем каян эзл
әр нафкаларын.

 

 

Шунда басыгыз  №6 Дәвамы. Икенче бүлеге... 

 

 

 

 

Автор сайта:

Песни на стихи М.Максута.
Музыка Ф.Динара.

  В исполнении Ф.Динара.

№1. 15 ел бергэ
01 Дорожка 1.wma
Windows Media Music File 3.5 MB
№2. Кайда яшьлек елларым
08 Дорожка 8.wma
Windows Media Music File 3.3 MB
№4. Сөйгэнемэ барам
14 Дорожка 14.wma
Windows Media Music File 3.0 MB
№5. Мэрхэмэтле безнен энилэр.
11 Дорожка 11.wma
Windows Media Music File 3.8 MB
№6. Жырлыйк,дуслар
01 Дорожка 1.wma
Windows Media Music File 3.8 MB
№7. Сагышлар
06 Дорожка 6.wma
Windows Media Music File 5.0 MB
№8. Еллар утсэ-утсен инде
11 Дорожка 11.wma
Windows Media Music File 5.0 MB
№9. Ак кошларым
15 Дорожка 15.wma
Windows Media Music File 2.9 MB
№10. Дустыма
Дустыма.mp3
MP3 Audio File 3.1 MB
Энкэйлэр.mp3
MP3 Audio File 2.9 MB

"Минем табибым"

https://ok.ru/video/866745913749

Нажав на ссылку Другие песни..можно просушать еще 4 песни:
- Газиз анам
- Минем табибым
- Туган авылым
- Энкэйлэр.

 

М.Максут.