СТИХА ЗА 2015-2019гг.

Эти стихи написаны также на странице в соцсети " ОДНОКЛАССНИКИ" - в моих "Заметках".
У некоторых из их указаны ниже ссылки.

 

№ 1. 

Фикерләр.

Бәлкем, бу дөньяда юктыр бәхет,
Тик бар кайгы һәм шатлык.
Тик кайгылардан бөгелмик иде,
Һәм булсын иде нык саулык.

Куәт һәм көч тә вакытлыча,
Булсын иде тынычлык.
Уңышлар да явып тормый,
Мәңгелек  тик - чын дуслык.

Уңга карап,сулга карап
Тапшырыйк исәннәргә сәйләм.
Мәетләрне онытмый яшик,
Тик булырбыз шунда күркәм.

Һәр эшебездә, фикеребездә
Ходайдан сорыйк ризалык.
Ничек кенә авыр булса да,
Барыбер күрсәтик сабырлык.

Ни әйтсәң дә, белеп булмый
Бу дөньяның барышын.
Бер минутка онытмый яшик
Сәвап-гонаһ барлыгын.

Бармы бәхет, әллә юкмы,
Алда бар бит  яшисе.
Һәр адәм рәхмәтле булып,
Булсын акыл иясе.

М.Максут. 22.11.14 ел.

-------------

Полностью читать по теме можно  здесь:

https://ok.ru/profile/142923723747/statuses/63001549280739

 

 

=====================

                                                   №2.

Рәхмәт барыгызга да котлауларыгыз өчен. Бер -беребезне онытмый яшик иде.
------------------------------------------------
 Бәйрәм көне кебек миңа бүген,
Шатлык хисе таша күңелемдә.
Рәхмәтләрем барча дусларыма:
Ялгыз түгел, һаман без бергә.
 ------------------------------------
Ашыкма, вакыт,ашыкма син!
Алда бар бит яшәр көннәрем.
 Бу дөньяда яшәп туйдым кебек,
Тик бетмәде әйтелеп сүзләрем.
 
Ашыкма, вакыт,ашыкма инде!
Алда көтә мине эшләрем.
 Авылдашлар турында язасы бар,
 Үтәлгән юк соңгы теләгем.

Ашыкма, вакыт, ашыкма зинһар!
Булыйк иде икәү бер сүздә:
Ашыктырма калган көннәремдә,
 Ике гомер тормыйм бит Җирдә.

М.Максут. 20
.02.17ел

 

Полностью читать по теме можно  здесь:
https://ok.ru/profile/142923723747/statuses/66283825141219

=================================

                                             №3.
Поздравляем наших матерей, бабушек,
жён, сестер, подруг, друзей, близких  с НАСТУПАЮЩИМ ПРАЗДНИКОМ 8 МАРТА!
Желаем здоровья, счастья, любви, долгих лет жизни, благополучия и праздничного настроения!
------------
Әнкәйләрне, дәү әниләрне, сеңеллеребезне,  дусларыбызны, якыннарыбызны
КИЛӘЧӘК 8 МАРТ БӘЙРӘМЕ БЕЛӘН КОТЛЫЙБЫЗ!
Телибез саулык, бәхет, мәхаббәт, озын гомер, иминлек һәм шат күңел белән бәйрәм узышын!

КОТЛЫЙБЫЗ!

Кем көтмәсен алдан шушы матур
Әниләребезнең олы бәйрәмен!?
Чын күңелдән  тапшырыйк иде,
Бүләк белән кайнар сәйләмен.

Безне үстергән әнкәйләргә телик:
Саулык, тынычлык, якты көннәр.
Борчылмасын алар безнең өчен,
Һаман  әйтик тик җылы сүзләр.

Дәү әниләргә дә булыйк иде
Игьтибарлы һәм дә ярдәмле.
 Сеңелләребез дә матур булып,
Булсын иде һәрчак сөйкемле.

Гаиләләребез  горурлансын иде:
“ Бездә дуслык, бердәмлек” диеп.
Безнең өйдә  зур Бәйрәм бүген,
Торсын кояш нурларын сибеп.

Дусларны, якыннарны котлыйк,
Бергә үтсен безнең тормышлар.
Бер-беребезгә без һаман да кирәк,
Бу дөньяның  яме- тик хатын-кызлар!

(М.Максут. 07.03.19 ел)

Полностью читать по теме можно  здесь:

https://ok.ru/profile/142923723747/statuses/69110298777059

 

 

                                          №4.

 

Песня в исполнении Фейсханова Динара на мои слова.

Сайра, сайра, сандугачым!

Сызылып таннар аткан чакта,
Киэлэм су буйларыны.
Талларда сандугач сайрый
Кушылам моңларына.

Припев:
Сайра, сайра, сандугачым!
Таралсын сагышларм.
Ялгызлыкьан газапланам,
Сызлана бит жаннарым.
------
Сайрый-сайрый очып киэ
Юлдашына ашкына.
Тавышымне иштеп кайта,
Кабат ул яннарыма.
--
Һәр көн саен су буенда
Үтә минем көннэрем.
Сандугачым ташлап китмәс
Кемгэ сөйлим хәлләрем.
=============

(я бы добавил еще ): 

Кышлар житеп, күлем туңар, 
Талда калмас яфраклар. 
Сандугачым ташлап китмэс, 
Бездә берүк язмышлар. 

После этого, в завершении, припев желательно исполнить уже словами: 

Сандугачым, сайра-сайра, 
Һәрчак сине тыңлармын. 
Сагышларым таралмаса 
Инде утырып җылармын. 

-----------------— 

М.Максут.

==================

                                                 
                                             №5.

 

От Марата Мухамметшина после концерта Динара: 

Полностью читать по теме можно  здесь:

https://ok.ru/profile/142923723747/statuses/67629256938979


Заман хэзер шундый булды 
Дөньяны басты шагыйрлар. 
Папа яза озын җырлар, 
Мин язам частушкалар. 
-----
Хаваларда назлы моңнар, 
Кайда соң җырлый Динар. 
Тавышыннан без таныйбыз, 
Инде җырлый куп еллар. 

Динарның микрофонында 
Бар дилэр серле нокта. 
Шул ноктага баскач кына 
Җырлар килэ барлыкка. 

Динарның баян эчендэ 
Яши дилэр сандугач. 
Динар узе җырламыйдыр, 
Җырлый икэн сандугач. 

Динарның тавышы көчле, 
Диңгезне уртак булэ. 
“Сандугач” җырын тыңлагач, 
Артист буласым килэ. 

Осталыгым юк минем 
Динар кебек җырларга. 
Мин балыкчы, балык тотам, 
Баянда авыр уйнарга. 

Фонограмма, фонограмма 
Фонограмма ерунда. 
Көне-төне уйлап торам 
Живой голос турында. 

Москвада эстрада
да 
Динар жырлый концертта. 
Бэхетлелэр җыр тыңлыйлар 
Аның концерт залында. 

Туйларда мин җырлыймын 
Динарның көенэ кушылып. 
“Кугэрченнэр” җырын сузам, 
Тормыйм тыныч утырып. 

Нижегородская областа 
Җырлыйлар һәр авылда. 
Кыска җырлар онытылмый, 
Алар безнең каныбызда. 

Кыска-кыска җырлар җырлап, 
Без бит күңел ачабыз. 
Динар безне күп җырлатты, 
Рэхмэт эйтеп калабыз. 

Яза китсэм, язам элдэ 
Кызыкмы соң укырга. 
“Кыскаларны” яратсагыз 
Могу тагын язарга. 

Папа яза озын жырлар, 
Мин язам кыскаларны. 
Аның артыннан куалмыйм, 
Белмим мин ноталарны. 

(М.Марат). февраль 2018г

========================

========================

                                             №6.

Бердәмлекле булу- һәр авылдашның бурычы. Авылда булган һәр общий эштә һәркайсыбыз хәленнән килгәнче ярдәмле булырга тиешбез. Бердәмлек булган урында гына, халык үзе үстергән җимешне файдаланып яши.

БЕРДӘМЛЕК – ТОРМЫШ ҖИМЕШЕ.

Барыбыз өчен дә бер үк Кояш Җирдә,
 Бер үк Ай һәм дә чиксез Йолдызлар.
Табигать тә яшәү көче тигез бирә безгә,
 Барыбыз өчен: сызылып ата таңнар.

 
Тик карашлар барыбызда да төрле,
 Һәм дә аерым безнең язмышлар.
 Көнчелек күңел китерми безгә бәхет,
Бәхетнең тамыры: якты карашлар.
 
Бәхет – күп тамырлы җимеш агач ,
Шуларның берсе - Туган җиребез.
Ә Туган җир матур буламы соң:
Булмаса Бердәмлек һәм дә үзебез!

Бердәмлек, дуслык, ваемлылык
- Саклансын иде шундый тамырлар.
Җимеш агачын саклагандай булып,
 Шул тамырлар безне сакларлар.

 Яшик иде дөреслекле булып,
 Таптамыйча безнең дуслыкны.
Яшик һәрчак бердәмлекне сизеп,
 Чын күңелдән саклап авылны.
 (М.Максут. 03.09.17г)


 

Полностью читать по теме можно  здесь:
https://ok.ru/profile/142923723747/statuses/66951465866723

 

==============


                                             №7.
 Йөрәгем!
Алып Сине җылы кулларыма
Чиксез рәхмәтләремне белдерәм.
Йә онытырмын тормыш көннәрендә,
Йә үлем алнында әйтеп өлгермәм.

Бүгенгесе рәхмәтле булыйм иде,
 Син лаеклы бит олы хөрмәткә.
 Мин ял итсәм, яисә йокласам да,
Син, Йөрәгем, һаман хезмәттә.

 Үпкәләсәң дә, бәлкем рәнҗемисен,
 Минем ялгышлардан соң сыгылгач.
Да, белмәдем мин кайчак кадереңне,
Тик аңыштым чәчләр ак булгач.

Тамырларың Синең бигрәк нечкә,
 Нерв кылларың да нәзекләр.
Йодрык кадәрле генә булсаң да,
Санамаган Синдә зур көчләр.

Бер дә Сине әрнетәсе килми,
Яндырмас идем бер дә ялкында.
Тик бу тормыш катлаулы шундый,
 Һаман  чумырам Сине газапка.

Каян чыга шул кадәр сәбәпләр:
Борчылулар, кайгы-хазрәтләр.
 Барысын да Син үзеңә җыясын,
 Сиңа сыя барлык кичерүләр.

Ничек генә авыр булса да,
Зарланмыйча барыбер тибәсен.
Минем ялгышларның йогынтысын
Бирешмичә, барыбер  кичәсен.

Бүгенгесе, эшләмәдем белеп-торып
 Сине әрнетерди берәр усал эш.
 Син дә мине бер дә сынатмадың,
Матур иде минем көнкүреш.

 Яшәү көче миңа Синнән килә,
Син соң миннән нәрсә көтәсен?
 Гомер буе турылыклы колдай,
Минем өчен өзелеп бетәсен.

Ташлама Син алдагы көннәремдә,
Минем Сина шушы телэгем.
Тырышырмын Сине йөкләмәскә
Бар бит алда яшэу коннэрем.  
 М. Максут.   11.04. 18г

Полностью читать  по теме можно читать здесь:

https://ok.ru/profile/142923723747/statuses/67818669413859


====================

                                               №8.

ТАГЫН ТӘКДИМ ИТӘИ ИКЕ ШИГЫРЫМНЫ.


Яраткан  якташлар укысыннар иде (бәлкем укыдыгыз инде).

Төшләр  күрү темасына  тагнын да басым ясап язасы бар.

    Инде төшләр иңә торгандыр барыбызга да.  Алар иңә даңе тумыштан сукыр булган адәмнәргә дә. Сукыр адамнәр дә кайчак сөйләп бирәләр төшлшрендә нәрсә күргәннәрен.Учёныйларга бу  моментлар  бигрәк кызыксындыра.
    Адәм нинди генә озын төш күрсә дә -  кеше миенда төш процессы бик аз вакыт бара.
    Кайчак төшләр була бик тонык(смутный), ә кайчак- әйтерсен  тормыш кунендәге  чын вакыйгә кебек.
     Интересно, еш төш күрү бәйләнешлеме икән адамнең  күп белемле блуы белән яисә юкмы. Яисә кайбер   адамнәргә Ходаеыбыз, Ферештәләр  синпатия белән карашлара бар?
    Шул фикерләр дә кызыксындыра.
Үземә килгәндә, мин сирәк күрәм төшләр.  Озактан бирле инде  сынап киләм шундый  нәтиҗәне: әгәр төшемдә мин көрәшеп яисә хоккей уйнап батырлыклар күрсәтсәм,- димәк  минем киләчәк көнем шатлыкта, сөенечтә үтә. Әгәр төшәмдә ниндидер экзамен бирәм, аны бик авыр бирәм, никтер кулымда лекцияларым, китапларым  юклар,- димәк көнем авыр үтә, саклы булырга кирәк.
      Каберлеклар белән бәйләнешле, 3 төшемнең берсе турында Одноклассника страницамда  ачыклап яздым инде, хәзер язам шуларның берсен һәм вообще төш темасы буенча.
     Төшләр кешенең судьбасына (тормышына) йогынты ясамый дисәгез: мин әйтер идем – ДА – диеп.
     Шул 3 төшем белән гомерем үтеп бара, һәм кая барып туктаганын да сизеп торам. Шулай булсын иде.Амин.
    Бу минем исемемнән  әйтелгән сүзләр, бик югарыдан торып әйтелгән сүзләр түгел.

 

 

МИНЕМ БЕРЕНЧЕ ТӨШЕМ.

Язарга мин   ашыкмадым,
 Төшемдә ни күргәнемне.
Ул  көннәр  еракта калдылар,
Юрап калдырыйм төшемне.
---------
Зиратларны кайгырту фикере
Яулап алды бит бер заман.
Ташланган каберләргә карап,
Борчыла идем  мин һаман.

Ике меңдә җиденче елны
Тотынды изге эшләребез,
Каберлекларны  чистартуда
Күп куелды хезмәтебез.

Көннәрнең бер көнендә,
Миңа иңде аерым  төш.
Шуннан бирле яшим тыныч,
Ачыкланды  көнкүреш.

Каберлекларда басып торам,
Кыйблага  юнәлеп карадым.
Күк йөзендә Сакчы  баскан,
Аны күргәч - аптырандым.

Сакчы  утырган ат өстенә
Зурлыгы -  ярты күк дим.
Киемнәре дә аның матур,
Тик кемлеген  мин белмим.

Алла Тагалә булмас инде,
Булса  - булыр  Ферештә.
Тик өс-башы  актан түгел,
Киенгән хәрби киемгә.

Аты да җитез аның, ә ияре
Энҗе-мәрҗән эчендә.
Йөгәнендә асыл ташлар.
Ялтырап тора - күренә.

Чормалары ялт- йолт итә,
Тик алтыннан алар түгел.
Нинди заттан алар эшләнгән,
Белмәкче иде  минем күңел.

Субханаллах-, дидем дә,
Аннан  телем бәйләнде.
Мин аны тик карадым гына,
Ул да миңа берни әйтмәде.

Мин  аңыштым карашыннан-,
Алдым анардан бүләгемне.
Җылы карашы миңа белгертте
Алда көтәчәк эшләремне.

Вәкиллек  булды күрәсен
Зиратларда хезмәт кылу.
Кабер йорларын  кайгырту,
Мәетләргә  турылыклы булу.

Төшләрдә күрсәң  Фәрештәне,
Яисә бер зур ил сакчысын.
Ак дөньяда ук насып булыр,
 Табарга  Җәннәт бачкысын.

Яхшылыкка, - булсын дидем дә,
Төшемне әнкәйгә  сөйләдем.
Мәетләрне онытмый яшә син,
Сезгә дә тапшырам  теләгем.

Мин  төшемә  ошанып яшим,
Ул көч-дәрт миңа  бирәдер.
Сөйләргә   теләмәгән идем дә,
Сөйләдем шул нигәдер.

М.Максут. 11.07.19 ел.

Полностью читать по теме можно читать здесь:
https://ok.ru/profile/142923723747/statuses/69638571890147

 

=================

                                           №9.


ГОМЕРНЕ ДӨРЕС АҢЫШКАННАР – АШЫКМЫЙЛАР.

Тик ул уйлар соң киләләр гомердә.
-------------
      Еллар узган саен, күңел кайтармаса да, картлык сизелә. Картлык белән килә күп уйлар. Шул ук вакыт, адәмгә вакыт җитешми башлый. Ул тырыша өлгерергә  бар эшләрен башкарып калдырырга. Әлдә үзе буенча гына бәйләнешле түгел, ә балалары һәм оныклары турында да кайгырта. Калдык  елларын адәм үзе өчен яшәсә иде – шунда булыр иде бераз дөреслек.
    Икенче яктан, безнең Россия хөкемәтендә теләгән фикерләрне тормышка ашыру бик авыр. Ә кеше бәхетле кайчан “язмыш белән теләк бергә атлыйлар”.
     Бүгенгесе көннән чыгып әйтсәң: Рәсәйдә юктыр бәхет өчен урын. Күп кешеләргә  һаман да җитешми нәрсәдер, конкретно адәмгә бер  үзенә генә җитешсә дә, аның баласына яисә оныгына кирәк ниндидер ярдәм. Шулай үмерләр дә үтеп китә, авыр картлык җитә. Картлык көнендә адәм кала проблемалар эчендә.
   
Дөреслекле обществода (в справедливом обществе) барыбер җиңеллерәк яшәргә. Тик кая ул дөреслекле илләр бар хәзерге заманда?! Әйтергә кала: яшәсен иде адәм үз тормышында вакытны ашыктырмый гына, балаларын да ул ашыктырмасын иде.

Тирә –ягыбызда күп өйрәтүчеләр:
 Ничек кирәк  безгә дөрес яшәргә.
Ул сөйләүчеләр дә бәхетле түгел,
Тел сөяксез бит -арымый сөйләргә.
--

Мин үзем  күп белүчеләрдән түгел,
Тик әйтәчәк  сезгә сүзләр бар.
Бу дөньяда күпме ашыксак та,
Күп эшләребез  эшләнми калалар.

“Гомерне аңышкан – ашыкмый” диләр,
Дөрес әйтелгән бик акыллы сүзләр.
Тик шул сүзләрнең эчтәлеген тоеп,
Узсын иде  безнең гомерләр.

Нәрсә соң ул безнең дөрес яшәү,
Төп максатыбыз кая язылган?!
Ник шул кадәрле ашыгабыз һаман,
Әллә байлык өченме без яратылган!?

Саулык, тынычлык җитәслек түгелме,
Кирәкме соң  безгә зур байлык?
Әллә кешегә хакимчелек кирәкме,
Ул бит була чиксез  туенмаслык.
--

Кирәкме соң безгә зур биналар,
Кызыксындырыр өчен  берәүне!?
Ә байлыктан башка тагын нәрсәң бар,
Шатландырыр өчен башка адәмне.

Сокландырыр хезмәтләреңме бармы,
Яисә  булыштың син берәр ятимгә?
Харам  малыңа бина  төзеттеңме,
Күрсәтер өчен  
фәкыйрь кешегә.

Кемгә кирәк байның  ярдәмләре,
Ходай каршында  кабул булмаса.
Гонаһлары  да гафу ителмәсләр,
Ярдәмләре   бик күп  булса да.

Кумыйк иде байлык артыннан,
Без  тумаган  мәңге яшәргә.
Табылган икән халял байлыгыбыз,
Ярый, язсын  тыныч биләргә.

Халял  байлыкны биләсен иде
Йорттагы һәрбер лаеклы адәм.
Тик  рәхмәтле, сәйләмле булсын,
 Туган йортына китерсен ярдәм.

Ата-ананы хөрмәтләп яшик иде,
Булсын гаиләдә һаман да дуслык,
Әби-бабайлар  онытылмасыннар иде,
Югарыда булсын безнең намуслык.

“Яшьлек вакыт – тиле вакыт” диләр,
Күп ялгышлар була  яшьлектә.
Тик  яшьлек тә бик кыска вакыт бит, 
Зирәк  булырга  язсын  һәркемгә.

Әгәр дә адәм шуны аңламаса,
Дөньяны куар, бер дә  туктамас,
Ашыккан булып, ул  ашына пешәр,
Саулык турында бер дә уйланмас.


Ә саулык турында сирәк уйланыла,
Аны югалткач күңел борчыла.
Шуннан соң гына килә уйлану безгә,
Саулык булмагач -  җан да сызлана.

Һәрбер адәм  матур  яшәсен иде
 Үзенең “туган йолдызы” астында.
Гомере узгач,  горурланып әйтсен,
Мин сокланмадым көмеш-алтынга.

Басым ясап тагын әйтер идем,
Булмасын иде бездә  көнчелек.
Зур  байлыклар бар да юкка чыга,
Бу дөнья бит түгел  мәңгелек.

Саулык, җан тынычлыгы телим
Бу язган  рәтләрне  укучыларга.
Игьтибар белән мин язганнарны
Тагын бер тапкыры укып чыгарга.

Иртә уяну белән  шатланыйк иде,
Сызылып матур таңнар атканга.
Бүгенгесе мин исән-сау  шөкер,
Сау булсыннар барча дуслар да.

Язмыш теләк белән бәйләнсә иде,
Шул бит була безнең бәхетебез.
 Ходай бирсә  аны без сизәрбез,
Шатлыклы үтәр безнең гомеребез.

“Гомерне аңышкан – ашыкмый” диләр,
Дөрес әйтелгән, бик акыллы сүзләр.
Бәхетле тормыш телим барыгызга да,
Ашыкмый үтсен безнең гомерләр.

М.Максут. 18.07.19ел.

Полностью  читать по теме можно читать здесь:
https://ok.ru/profile/142923723747/statuses/69661047854563


                                                  №10

МИМОХОДОМ.
«Каждый из нас смотрит вперёд, полагаясь на свой ум, мудрый оглядывается ещё и назад, а у счастливого есть время посмотреть еще и по сторонам. Һәрбер адәм үзенең акылына таянып алга карый, тик тирән акыллы кеше артка да карый, ә бәхетлесенең - уңга да, суңга да карарга вакыты җитә». (М.Максут)
 ---------------------
Человека можно не любить за его глупые мысли и за неряшливый вид, а в остальных случаях – это из-за зависти. «Кешене мөмкин сөймәскә җинаксызлыгы һәм усал фикерләре өчен, ә башка очраклар – көнчелектән”. ( М.Максут).

 

Полностью читать по теме можно читать здесь:
https://ok.ru/profile/142923723747/statuses/64475323962851

==========================
                                                   №11.

ПОСЛЕ ОБЩЕНИЯ СО ВНУЧКОЙ.
Прилагаю стихотворение в 2-х вариантах: на русском и татарском языках, хотя, на русском, я далеко не опытный в этом деле. В этом стихе есть и задача, которую надо решить. Попробуйте и вы. Речь о том, как найти клад на острове. Задача для старших не сложная. Есть в этом стихе и отвлекающие моменты. Пишите ответ, где находится клад. Этот стих имеет и религиозно-воспитывающий оттенок для детей. Вообщем, получается три в одном: стих, задача, религиозное воспитание.

 

Оныгым!
Сине сынамакчы булып,
Бер  йөкләмә бирәмен.
Син шуңа  җавап табалсаң,-
Акылың барлыгын беләмен.

Туры килер  җилкән белән,
Бер зур  диңгез  кичәргә.
“Җидегән йолдыз” сине озатыр,
Аннан бер утрауга  терәлергә.

Ул утрауда  кем дә яшәми,
Һич бер нәрсә үсмидер.
Анда ята тик бер хәзинә,
Кем дә аны белмидер.

Ничек аны табыйм дисәң,
Анда бар  бит дүрт  тамга:
Бер зур агач, бер шарлавык,
Зур тау бите, ике тур елга.

Тау битеннән карлар эреп,
Агалар сулар  күк күлгә.
Тау белән  шул күл тоташа,
Төньяк-көньяк юнәлешендә.

Шул ук вакыт, ул утрауда
Мең ел яши ялгыз агач.
Яфраклары бер дә корымый,
Шарлавыктан сулар алгач.

Агач белән шарлавык яшиләр,
Сәйләм бирешеп бер-берсенә.
Икеседә алар  бик биекләр,
Күз тимәсен иде үзләренә.

Әйтче,оныгым, нинди җавап,
Көтим иде мин синнән.
Кулларыңа карта бирәмен,
Кайда ул хәзинә күмелгән?

Ике нур  киселешерләр дә,
Шунда була  тамгалы урын.
Юкка гына  күрсәтмәдем ,
Шул ике елганың агымын.

Кирәкле  тамганы тапкач,
Атлыйсын алтмыш өч  атлам.
Пейгамбәребез  ярдәмче булыр,
Син анарга сәйләмле  булсаң.

Эчтәлекле  атлас бирсәм дә,
Барыбер  авыр табарга.
Ул байлыкны табар өчен
Кирәк ялварырга Ходайга.

Кулларыңны күтәргән килеш,
Атлыйсын алтмыш өч  адым.
Күзләреңне  Кыйбладан алма.....
Әй...... җавапны әйтә башладым.

Адымнарны атлап бетергәч,
Амин укып, дога кыласын.
Аннан инде шатлыгыңнан
«Таптым» диеп кычкырасын.

Хәзинәне  син тапсаң да,
Йөкләмәне чишкән буласын.
Ходай барлыгын белдеңме,
Безне  ул  ташламасын.
---------------------------

Внученка!
Давайка я дам тебе задание,
И ты попробуй, отгадай!
Заодно  я узнаю твердо
О твои зниниях. Начинай!

Предстоит тебе на паруснике
Большое море переплыть.
“Большая медведица” укажет,
Как  одному острову доплыть.

Знай! Остров  необитанмый,
И ничего там не растет.
Есть там  клад  спрятанный,
И вряд ли кто его  найдет.

Но если ты хочешь его найти,
То там есть  заметные знаки:
Одно дерево,   один водопад,
Вершина горы и две реки.

Тает снег на вершине горы,
И течет к озеру  талая вода.
Они сообщаются меж собою
 Как северо-южные ветра.

На том острове есть ещё
Большое одинокое дерево.
И вечнозеленый он  по тому,
Что водопад   питает сочно.

И они живут  в гормонии,
Смотря и радуясь  друг-другу.
Обоим нравится высота,
И не сглазить бы их, ей богу!

Ну скажи  ты, внученка,
Какой ответ от тебя ждать!
Даже  в руки приложу карту,
И чуть подскажу: где искать.

Два луча  должны  пересекаться -
И это станет  точкой отчета.
И не зря с акцентом указал тебе
Течение двух рек -  для ответа.

Текут воды малой речки
Шумно, с запада на восток.
А другая  просто  по наклону,
 Не торопясь, с севера на юг.

Когда найдешь точку отчета,-
Шестьдесят три шага ты шагнешь,
И наш Пророк  тебе поможет,
Будешь благодарной –  ты найдешь.
 
Пожалуй, я тебе дам даже атлас
Иначе, думаю, вряд ли найдешь.
 Но если  будет очень уж сложно-
Не теряйся -  Всевышнего позовешь.

Итак, вытянув руки, молись Богу,
И шестьдесят три шага отмеряй.
И не отрывай глаза  из “Каабы”,
Ну....я почти  подсказал, – начинай!

Отмерив  положенных шагов,
Завершай молитву,- ведь ты дошла.
 Ты стоишь над уже тем кладом,
Ну,  крикни же громко: “я нашла!”.

 Да, ты нашла клад в своей жизни,
Пройдя  не легкий, длинный путь.
Теперь молись  Богу и ищи дорогу,
Которая в Рай тебя приведёт.

 
М.Максут.  12.07.19 ел.

Полностью по теме можно читать здесь:
https://ok.ru/profile/142923723747/statuses/69638971200995

 

========================


ЯҢА РӘСЕМЕМӘ КАРАП. ТОРМЫШ СӘГАТЕМ.

Тормыш сәгатем ашыгып атлый
Кыскартып яшәү көннәремне.
Аягым сузам түшәгемә карата,
 Ашыкмый сөйлим сүзләремне.

 Яшемә карата фикер әйтәм,
Адымнарны да үлчәп атлыйм.
 Җитди  гамәлләремне дә
Ерак офыкка карап уйлыйм.

 Эшем белән сүзем бер булсын,
 Гомер узгач - үкенү булмасын.
 Һәр эшемә үзем сокланыйм иде,
 Харам эшләрдән Ходай сакласын.

Сәгатем ашыкса – ашыксын инде,
Мин тумаган бит мәңге яшәргә.
 Тик йөрәгем типсен ошанычлы,
 Сәгатем итсен картлык көннәргә.

Бу рәсемдә юк бит берни артык:
Минем сүрәтем һәм дә сәгатем.
Саулык белән акыл юлдаш булса -
Шул буладыр минем бәхетем.

 "Намаз китабым" минем ябык,
"Дога дәфтәрем" дә бик нечкә.
 Гонаһсыз яшәү- олы фикерем,
 Төшермәс шул мине күрмешкә.

Җәннәткә йөз төрле юл бар-
 Язып киләм инде озактан.
 Гомер яшәү намаз гына түгел,
Элек куркасы иде гонаһтан.

 Шулай язу да булмасын гонаһ,
 Һәр язмамда бар “Ходай” сүзе.
Дини җитәкчеләр күп булса да,
Гонаһ белән тулы Җир йөзе.

Да, бик катлаулы булды дөнья,
Кайчан соң ул гади булган бар!?
Нинди ге
нә катлаулы булса да,
 Алда барыбер яшәү көннәр бар.

Ничек кенә каршы торсам да
 Вакыт җитә бит картаерга.
Кайсы көннән тотына картлык,
Кай вакыттан соң аны санарга?

 Кабат кайтып карыйм рәсемемә,
Җыерчыклар минем йөземдә.
 “Күңел картаймый” дип әйтәләр,
Мин ошанам шуңа бүген дә.

 Сәгать тавышы чыңлый колагымда,
 Шатландырып минем җанымны.
Һәр көн саен  сәгатемә карап,
Каршы алыйм тыныч таңымны.
(М.Максут. 10.03.22 ел)


8 Март бәйрәме белән!

Нинди хисләр мине яулый
8 Март бәйрәм көнендә?
Әбием, әнием, сеңелем
 Бүген дә күңелем түрендә.

 Рәхмәтләрем, бүләкләремне
Мин аларга тапшырдым.
Сау-исән дә булсыннар дип
 Изге  Ходайдан сорадым.

 Бүләкләрем белән тапшырам
 Үземдә булган җылылыкны.
Игътибарсыз ирләр генә
 Котламаган хатын-кызны!

 Бардыр инде бу тормышта
Хатыннарның да төрлесе.
Тик түземле, тырыш хатын -
Үрнәкле гаиләнең көзгесе.

Күп сүзләр бар, язар идем
 Хатын-кызлар турында.
 Күпме генә язсам да бит,
Бөгелер каләмем кулымда.

 Беренче булып телим иде:
Саулык, җан тынычлыгы.
 Шатлансыннар безгә карап,
 Шул дөньяның матурлыгы.
 (М.Максут. 08.03.22 ел)

 


ЮЛБАРС: МИН БАРАМ СЕЗГӘ.
Карлар ишеп, барам Шөбилегә
 Бүләк, котлауларым да иңемдә.
 Күп бүләкләр бар капчыгымда,
 Шоба халкы һаман күңелемдә.

 Авыр “Үгез елын” мин алыштырам,
Күп кайгылар китерде Шоба иленә.
 Ерткыч диеп халык мине санаса да,
Минем урным йолдызнамә түрендә.

 Без унике хайван бер-бер артлы
Килеп-китәбез сезнең тормышка.
 Чират белән килеп котлыйбыз да,
 Китеп югалабыз кыска вакытка.

Тик без кызыклы әкияттәге кебек
Тапшырмакчы булабыз өметләр.
Унике ай буе адәмнәр яшиләр
 Бездән көтеп шатлыклы көннәр.

Тик әкияткә ошанган адәмгә генә
 Тапшырырмын олы бүләкләр.
Ә шул бүләкләрне миннән алучы
 Дусларына әйтсен изге теләкләр.
 
Саулыкның – ныгын, шатлыклар,
 Җан тынычлыгы һәм дә бәхетләр.
 Яңа дуслар, җитәслек ризыклар,
 Һич борчылмасын сезнең күңелләр.

 Бар яшьләр дә парлы булсыннар иде,
 Ишетелсен әти, әни дигән тавышлар,
 Ә балалар аларның җылы кочагында
 Ошанычлы булган почмак тапсыннар.

 Мин дә яшим сезнең белән ел буе,
Тик көн- айларым барыбер санаган.
Унике ай буе сезгә киңәш бирәм,
 Мине аңышканнар – алга атлаган.

 Миңа карап, сез булыгыз батыр,
Көчле, кызу, сабыр һәм түземле.
 Маңгайлардан тирләр чыксын иде.
 Иркен хезмәт куандырсын сезне.

Узганнарны онытмый яшәгез иде,
Онытмагыз иде Ходай барлыгын.
 Инде факирларны күрә белсәгез-
Сез табарсыз дөнья байлыгын.

 Миннән соң килер ак куян сезгә,
Булырмы  аның капчыгы йөкле.
 Ә мин киләм зур капчык белән,
 Шөбиле авылы булсын  бәхетле.                  
(Юлбарс).
М.М.
31.12.21г

Автор сайта:

Песни на стихи М.Максута.
Музыка Ф.Динара.

  В исполнении Ф.Динара.

№1. 15 ел бергэ
01 Дорожка 1.wma
Windows Media Music File 3.5 MB
№2. Кайда яшьлек елларым
08 Дорожка 8.wma
Windows Media Music File 3.3 MB
№4. Сөйгэнемэ барам
14 Дорожка 14.wma
Windows Media Music File 3.0 MB
№5. Мэрхэмэтле безнен энилэр.
11 Дорожка 11.wma
Windows Media Music File 3.8 MB
№6. Жырлыйк,дуслар
01 Дорожка 1.wma
Windows Media Music File 3.8 MB
№7. Сагышлар
06 Дорожка 6.wma
Windows Media Music File 5.0 MB
№8. Еллар утсэ-утсен инде
11 Дорожка 11.wma
Windows Media Music File 5.0 MB
№9. Ак кошларым
15 Дорожка 15.wma
Windows Media Music File 2.9 MB
№10. Дустыма
Дустыма.mp3
MP3 Audio File 3.1 MB
Энкэйлэр.mp3
MP3 Audio File 2.9 MB

"Минем табибым"

https://ok.ru/video/866745913749

Нажав на ссылку Другие песни..можно просушать еще 4 песни:
- Газиз анам
- Минем табибым
- Туган авылым
- Энкэйлэр.

 

М.Максут.