ӘБИ- БАБАЙЛАР ИСТӘЛЕГЕН САКЛАУ – БЕЗНЕҢ БУРЫЧЫБЫЗ. ХИКӘЯ “ ИКЕ ЯЗМЫШ” ( Сария Аймалетдинова, Пашат авылыннан).     Соңгы айларда, Пашат авылында туып үскән, якташыбыз Аймалетдинова Сария Сәйрулла кызы белән бераз аралашып яшибез.
     Сария ханум Сәйрулла озак еллар буе балаларга белем бирү эшләре белән хезмәттә яшәп килә. Ул бүгенгесе дә Уразавыл мэктэбендэ башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли. Ә аның хәләл җефете Рафек Абдулхалек улы - югары белемле авыл хужалыгы белгече, бүгенгесе көнне дә Кызылоктябрь районының авыл хужалыгы управлениесендә эшли. Икесе дә белемле, абруйлы гаилә кешеләре. Һәтта, балаларга һәм оныкларга бай гаилә.
   Мине бу гаилә белән таныштырды Сария ханумның язма эшләре генә түгел, ә безнең бер үк булган тарихыбыз, шәҗәрәләр буенча эшләр (родословные) һәм дә безнең бер үк тормышка карау фикерләре.      Сария ханум хәләл җефете белән үзләренең әби-бабаларын 17 нче гысырның башларына кадәр беләләр. Сария ханум – ул муллалар гаиләсеннән икән, кайсылары элек авылдашларны укытканнар. Бу бик мактаулы сыйфатлар инде.  
   Бу дус гаилә шул тарихи байлыкны үзләренең балаларына һәм оныкларыны тапшырып калдырмакчы булалар. Бу фикерләр дә – мактаулы.  
    Аларның бар кемгә биреп калдырырга бу язмаларны: кызлары Айсылу Мәскәудә яши, ул өч бала анасы, финанс хезмәттә, ә уллары Марат - Н.Новгородта яши, врач, ике бала атасы.    Барысына да исәнлек-саулык, озын гомер , зур уңышлар теләп калабыз.

                         Югарыды  Аймалетдинова Сария Сайрулловна.

                     Йосыф абзый Хайретдин улы ( 1914-1945)

Югарыда Сания Шәймярдан кызы- Сария Сайрулловнаның әбисе.


“ИКЕ ЯЗМЫШ”.

Бөек Ватан сугышында үлеп калган авылдашларыма, саф сөю хисен саклап яшәгән тол хатыннарга багышлана ( Сария Аймалетдинова)..
-----------

    “Санияне килешкәннәр!” Әнисенең бу сүзләрен ишетүгә, Йосыфның күз аллары караңгыланып китте, дөньяның асты өскә килде. Күршедә генә бергә уйнап үскән кызчык ни арада үсеп җитте, буй кыз булып өлгерде! Аларның яшь аралары да өч кенә ел. Йосыф Саниягә кайчаннан бирле сокланып, гашыйк булып йөрде, әйтергә генә үзендә көч таба алмады шул. Тыйнак, сабыр холыклы, чибәр Санияне яратмый мөмкин түгел иде. “Соңладым, соңладым...”  дигән уй егетнең йөрәген әрнетеп, тырнап торды.

     Тиз арада туй да булды. Сания шул урамда гына яшәгән ире Камал йортына килен булып төште. Камал гармунда уйный, авылның куштан егетләренең берсе иде. Күрешмичә, күз салмыйча гына Камал башкода җибәрде, Санияне өйләнде дә куйды! Безнең авылда “Беренче башкоданы кайтарырга ярамый, бәхетеңне кайтарырсың!” – дигән ырым бар. Кызның әнисе Хәлимә түти дә, кыз да ризалык биргәннәр.

    Йосыф йөрәгендәге газапны кемгә дә белгертми, кара көеп йөрде дә йөрде. Тышка чыккан саен ул күрше йортка күз сала иде. Санияне күрүгә, шатланып, кызга сүз куша, дөнья матурлана, күге болытлы булса да, кояш елмайгандай була, аяклары җиргә тими, күңеле күтәрелә Йосыфның. Ул кызны яратуын аңлап алды, тик хәзер бөтен дөнья караңгыланып, бушап калды.

Әтисе бер көнне:

-      Балтаң суга төшкән кеше сыман син, улым. Нәрсә булды, хәлең бармы?

-      Бар, әти, кайгырма. Барысы да яхшы.

     Йосыф ялгыз көйде, янды, ләкин гаиләдәгеләргә бер генә сүз дә әйтмәде, ни сөйләсен, үзе дә бу халәтенә аптырап калган иде ул. Күрше кызы Санияне шул кадәр көчле яратуына үзе дә гаҗәпләнеп калды. Санияне яратмыйча мөмкин дә түгел кебек иде шул, авылда аның кебек матур, акыллы кыз бармы икән тагын? “Соңладым, гомерем буена соңладым...” Йосыфның кайгысы иксез-чиксез диңгез кебек иде. Менә нинди мәхәббәт тә була икән, яндырып, көйдереп, күмергә калдыра торган, ялгыз яна торган мәхәббәт!

Ә беркөнне әнисе яңа хәбәр алып керде:

- Сания Камалдан киткән, ире кул күтәргән икән үзенә!

   Йосыф ни әйтергә белми, катып калды. “Я, Аллаһым, минем ай буе газапланганымны күрдеңме әллә? Могҗиза бит бу! Сания яңадан күршедә генә! Мин аны кабат күрәчәкмен!” – дигән уйлар яшен тизлеге белән егетнең йөрәген җилкендереп җибәрде. Йосыф дулкынлануын өйдәгеләргә күрсәтмәскә тырышты:

-      Терлекләрне эчереп алыйм, - диде.

-      Әле иртәрәк, улым, кая болай ашыгасың? – диде Хайретдин абзый.

    Әтисенең соравын тыңлап бетерми, егет тышка чыгып китте, азбар кырыенда торган чиләкләрне алып, кизләүгә йөгерде. Кизләү йорт артында гына, барлык кирәк-яракка суны шуннан ташыйлар, аның суы бик йомшак та, тәмле дә. Авыл халкы да чәйгә суны шуннан ала. Ә Йосыфларга кизләү бер адым, аларның терлекләре дә шул тәмле кизләү суын эчә. Ул кизләү суы белән дулкынланудан пешеп чыккан битен юып алды, тынычланырга тырышты, тик яшь йөрәк, бу хәбәрне ишеткәч, дулап тибүен дәвам итте.

      Көн кичкә авышты, Йосыф өйгә керергә ашыкмады. Санияләр йортында да тынлык, әйтерсең лә табигать тә тирән уйга калган. Бу дөньяда нинди генә хәлләр булмый, кеше башыннан ниләр генә үтми икән!

“Ярар, хәерле генә булсын, иртәгә мин аны күрәчәкмен...” дигән уй белән Йосыф өйгә кереп китте.

     Яңа көн туды. Авылның бетмәс эшләре иртә таңнан башлана. Әтисе Хайретдин азбардагы эшләрен иртән үзе башкарырга тырыша. “Йоклап калсыннар балакайлар, кем белә нәрсә күрәселәре бар әле оланнарның”, дигән сүзләрне кабатларга ярата ул. Йосыф йоклый алмады, яшь егетнең башында төрле уйлар әйләнде, әтисе артыннан ул да азбарга чыкты.

-      Йосыф, ник тордың? Ят, йокла бераз. Кичә суны да байтак китергәнсең. Кер, улым, кер, әле иртә, - дип әтисе туарлар янына кереп китте.

Күршеләрнең ишеге ачылды, аннан Хәлимә түти чыкты:

-      Йосыф, бик иртә торгансың. Балыккамы җыендың? – дип сүз кушты. Ул да маллары янына кереп китте.

Икенче көнне дә Йосыф Санияне күрмәде. Әнисе Вафадан:

-      Сания күренми, хәле ничек? – дип сорады.

-      Бер көе, кайтты бит ул иреннән, - дип кыска гына җавап кайтарды Вафа.

   Өченче көн кич белән Йосыф кизләүгә китте. Сания дә суга килде. Кыз олыгаеп киткән, күзләрендә ниндидер моңсулык, хәрәкәтләре сүлпәнрәк кебек күренде егеткә. Ул аны кызганып та куйды.

-      Исәнме, Сания! Сугамы?

-      Исәнме, Йосыф! Чәй суы бетте менә...

Ул артык сүз әйтергә дә базмыйча, кызны рәнҗетергә куркып, китеп барды, ә үзе Санияне күрүгә бик шат иде. Көн кичкә авышса да, дөнья яктырып, матураеп китте.

     Иртән Йосыфны авыл советына чакырдылар. Актив комсомолец булганга, ул төрле җәмәгать эшләрендә актив катнаша иде. Бу юлы да егет шул турыда уйлап, авыл советына барды. Рәис аңа зур эш тапшырырга җыенулары турында әйтте:  

-      Йосыф, син булган егет, гармунда да уйныйсың, җырлыйсың да, грамотаң да яхшы, әйдә клубны җитәклә. Халык белән эшләргә кирәк, тиздән сайлаулар. Без сиңа ышанабыз, син булдырасың!

-      Ярар. Тырышырмын, - дип Йосыф ризалык бирде һәм авыл советыннан туры клубка китте.

    Клуб зур, элекке мәчет бинасы. Кичләрен халыкка кино күрсәтәләр, клуб эче шыгрым тулы, басарга урын юк.

Йосыфның эше артты, районга да еш йөри башлады, комсомол оешмасын да җитәкләде.

    Җәй тиз үтте, көзге эшләр дә бетеп килә. Йосыф Санияне еш күрә, сөйләшеп тә алгалыйлар.

-      Сания, клубка кил, бүген кызыклы кино була.

-      Юк, бармыйм, - дип кенә җавап бирә Сания. 

   Туганнан бирле бергә уйнап үскән Саниягә - балачак дустына Йосыф ничек тә үзенең хисләрен белдерә алмый газапланды. Күңелендә хисләр давылы, ә аекбаш, Саниянең ни җавап бирүен белмичә, Йосыфны кыюсыз итә дә куя.

      Бүген клубта спектакль, “Беренче театр”ны куялар. Йосыф үзе дә уйный. Зал шыгрым тулы. Авыл халкы, мал-туарын башкарып, өс-башын бераз тазартып, бәйрәмгә килгән кебек шау-гөр килеп утыра. Йосыф иң кырыйда гына утырган Санияне бик тиз күреп алды, дус кызы Мәдинә белән килгәннәр. Бу хәлгә егет бик шатланды, пәрдә ярыгыннан Санияне караштыргалап торды.

      Иң элек илдәге сәясәт турында доклад укыдылар, аннары спектакль башланды. Үзешчән артистлар спектакльне шома гына уйнап чыктылар. Йосыф үз ролен уйнаганда да Саниягә караштыргалады, кызның елмаюына бик куанды.

Кичә тәмамланды, халык таралды.

    Йосыф клубтан тиз үк китә алмады, ишекне бикләп чыкканда урамда беркем калмаган, тирә-як бушап калган иде.

    Йосыф эре адымнар белән, бераз ашыга төшеп, елга яры буйлап өенә ашыкты. “Кызлар әле өйләренә кереп өлгермәгәннәрдер”, - дигән уй белән йөгереп кайтты. Кызлар өй каршындагы урындыкка утырганнар, сөйләшеп торалар, нәрсәдәндер көлешеп тә алалар.

-      Кызлар, ничек спектакль? Ошадымы? – дип сорады Йосыф.

-      Йосыф, молодец! Бик ошады, без сине генә карап утырдык, - диде Сания.

-      Шәм Хәбибрахман син! Көлдердең дә инде үзең! Урындык артына да шәп кереп киттең! Безгә таба карап тордың үзең! – диде Мәдинә. Үзе кычкырып көлеп җибәрде.

Кинәт тәрәзә ачылды да, Хәлимә түтинең тавышы ишетелде:

-      Сания, булды, өйгә кер, иртәгә сөйләшерсез, - диде.

Мәдинә өенә юнәлде. Сания дә кереп китте.

Йосыф:

-      Сания, бер генә минут, сүзем бар иде үзеңә.

-      Нәрсә булды? Сүзеңне онытма, иртәгә әйтерсең, - диде Сания.

-      Сания, мине тыңла әле, зинһар, тик көлмә генә. Сиңа әйтәсе сүзем бик мөһим. Мин бит сине кайчаннан бирле яратып йөрим, әйдә өйләнешик!

Йосыф кыюлыгына, үзенең хисләрен бик тиз әйтеп бирүенә исе китте. Айлар буе күңелендәге яшереп йөргән хисләрен әйтте дә салды.

-      Йосыф, чү инде, без бит синең белән туганнар кебек, бер туфракта уйнап үскән балалар, - диде Сания.

-      Мин сине яратам, ышан миңа, хисләрем – чын. Без бергә булырга тиеш. Бүген җавап бирмә, иртәгә әйтерсең.

Тәрәзә ачылды, Хәлимә түтинең ачулы тавышы ишетелде:

-      Сания, кер инде!

Йосыф та, Сания дә үз өйләренә кереп киттеләр.

“Әйттем, ниһаять, әйттем...” – Сания белән булган соңгы сөйләшү Йосыфның уеннан китмәде, кинодагы кадрлар кебек күз алдында йөрде. Яңадан аның төне йокысыз үтте. Көне буена сузылган мәшәкать, борчулар артта калды. Йөрәгендә төен итеп йөрткән серен – мәхәббәтен Саниягә әйтте дә салды. Айлар буе уйлап йөргән, ничек җиткерергә дә белмәгән хисен әйтте бит! Сания дә уйлана торгандыр, ул да йокламыйдыр.

     Иртә белән Йосыф район үзәгенә барды. Андагы эшләрен тәмамлагач, авылга кайтты. Тау итәгеннән төшеп килгәндә, Йосыф Саниянең кизләүдә су алуын күреп алды. Егет кыз янына йөгереп килде.

-      Сәлам, Сания!

-      Исәнме, Йосыф!

-      Ни әйтәсең миңа, Сания?

-      Ни әйтергә дә белмим, Йосыф, мине уйланырга мәҗбүр иттең син. Мин бит инде ирдә булдым, ир кулы нәрсә икәнен дә күрсәттеләр миңа, дөресен әйтим, минем ир затыннан күңелем калды, җаным өшеде.

-      Сания, Сәнәем, без бергә булырбыз, мин моңа ышанам! – диде Йосыф.

Ул, Саниянең чиләкләрен алып, өй янына китереп куйды, ә Сания көянтәсен кулына тотып, аның артыннан сүзсез генә карап калды.

Улының Сания белән сөйләшеп торганын Хәйретдин абзый күзәтеп торган икән. Йосыф өйгә кергәч, әтисе сүз башлады:

-      Улым, Сания янында еш чуала башладың, суын да алып кайттың, ахрысы.

-      Әти, мин аны яратам, өйләнергә кирәк миңа.

-      Йосыф, син – егет кеше, Сания – ирдән кайткан хатын. Авыл тулы кызлар, егет башың белән хатын өйләнергә җыенасыңмы?

-      Әти, авылдагы бер генә кыз да Саниягә җитә алмый. Аның кебек берәү дә юк!

-      Сания – тәртипле, инсафлы бала, - диде әтисе. – Шулай да мин риза түгел!

-      Әти...

-      Әиең дә, мин дә риза түгел!

      Хәйретдин абзыйны авылда “Китапчы Хаҗи” дип йөртәләр иде, ул хаҗда булган, аннан күп итеп китаплар алып кайткан, аларны авылдашларына күчтәнәч итеп өләшкән, шуннан соң авыл халкы Хәйретдинга шул кушаматны таккан. Әтисенең белемле, динле, үз сүзендә тора торган кеше икәнен белә Йосыф, шуңа күрә артык киреләнмәде ул, өйләнү турында башка әйтмәде.

    Кичкә таба, клубка барыр алдыннан, Йосыф әтисенең абыйсы Нәҗметдиннәргә керде, өйдәге булган хәлләрне сөйләп бирде.

-      Абзый, Санияне бик яратам! Өйләнсәм дә бары аңа гына өйләнәм. Ярдәм ит миңа, әти белән сөйләшеп кара, - диде Йосыф.

-      Яхшы, иртәгә кереп чыгармын, Хүйретдин үзсүзлегә үзсүзле, тырышып карармын, - дип ризалык бирде Нәҗметдин абыйсы.

     Абыйсы Йосыфны һәрвакыт игътибар белән тыңлый, үзенең киңәшләрен дә биргәләп тора иде, әтисе ризасызлык белдергәч, егет аны уйлап алды.

Йосыф эштә дә, аннан соң да гел үз уйлары белән булды, үзе белән сөйләшкән кешеләргә дә кыска гына җавап кайтарды, аның үз мәсьәләсе мәсьәлә иде.

      Иртән Йосыф ишегалдына чыкканда, абыйсы белән әтисе келәт янында сөйләшеп торалар иде. Ике туганның кызурак сөйләшкәннәре йөзләреннән күренеп тора, сүзгә дә килеп алганнар, ахрысы. Егет өйгә керергә дип юнәлде, тик әтисе аны дәшеп алды:

-      Йосыф, кил әле бире!

-      Хәерле иртә, әти! Хәерле иртә, абзый! – дип олыларны сәламләде Йосыф.

-      Йосыф, кичә син абыйларыңда булгансың, ул сине яклап килгән, өйләнүеңә каршы тормаска үгетли. Мин – ата кеше. Егет улымны ирдән кайткан хатынга түгел, ә кыз балага өйләндерәсем килә. Мин сиңа бары яхшылык кына телим, - диде әтисе.

-      Мин дә абый кеше, ят түгел, мин дә Йосыфка начарлык теләмим. Яраткан кешесен алсын! Бәхетле булсын! – диде Нәҗметдин.

Йосыф абыйсының әтисен ризалатканын аңлап алды.

-      Рәхмәт, әти! Рәхмәт, абый! Өйләнсәм дә, бары тик Санияне өйләнәм, башка кеше миңа кирәкми, - диде Йосыф.

-      Инде нишлисең, күкләрдә Аллаһы тарафыннан шулай язылгандыр, - дип әйтеп куйды ата кеше.

Нәҗметдин абзый:

-      Йосыф, вакытын әйтерсең, шунда кереп килешеп чыгарбыз, шулай бит, туган? – дип Хәйретдинга эндәште.

-      Ярар, - диде Хәйретдин.

“Я, Аллаһым, комсомол булсам да, хаҗи малае бит мин, син мине ишетәсең, ярдәм итәсең, рәхмәт сиңа”, - Йосыфның уйлары зәңгәр күккә, күзләре ялтырап чыккан көзге кояшка төбәлде.

Көзнең алтыга манылган чагы, әбиләр чуагы, табигатьнең иң хозур вакыты. Йосыф табигать белән бергә кушылды, аның эчке халәте шундый иде. “Нәҗметдин абзый булдырды. Рәхмәт инде үзенә. Сания белән сөйләшергә, ризалыгын алып, туй хәстәрен күрергә кирәк”, - дигән фикергә килде.

      Йосыф колхоз идарәсенә килде. Рәис Хөсәен абзыө Йосыфны ачык чырай белән каршы алды. Бу тырыш егетне ул яратты. Өмәләп фермалар төзегәндә дә Йосыф яшьләрне оештырып җибәрүче, егетләр дә үзен ихтирам итәләр иде.

-      Йосыф, молодец бит үзең! Клуб эшен дә матур гына алып барасың, яшьләр белән дә сүзең килә. Спектакльне дә яхшы куйдыгыз, кызык булды. Сиңа бер сүзем бар: фермаларда терлек күбәйде, малларны эчерергә су җитми. Якында гына болында күл ясарга иде. Суны шуннан гына алыр идек, - диде Хөсәен абзый. – Син ни әйтерсең?

-      Булдырабыз, Хөсәен абзый, бүген үк егетләр белән сөйләшермен. Елгадан суын да ташырбыз. Трактор белән тирәнрәк казырга кирәк булыр, кипмәслек булсын иде, - диде егет.           

      Йосыфның аяклары җиргә тими, ниндидер сихри көч аны күтәреп алып бара кебек. Өйгә кайткач, аш янында күл турында әтисенә дә әйтте. Ул да бу эшне хуплады.

Әнисе:            

-      Бик яхшы, болынлыкта күлнең булуы авыл җирлегенә матурлык та өстәп җибәрер, - дип сүзгә кушылды.

Эшне тиз тоттылар, тиз арада авылның болынында күл дә барлыкка килде. Терлекчеләрнең эше җиңеләя төште, малларга күл суын эчерә башладылар.

     Тау итәгеннән авылга таба юл уза. Биектән күл күренеп тора. “Әлегә тирә-ягы туфрак, тора-бара күлнең тирәсен үлән каплар, матур булыр”, - дип уйлап куйды Йосыф.

Нәҗметдин абзый тауга менеп килә:

-      Исәнме, Йосыф! Каян болай?

-      Исәнме, абзый! Районда идем.

-      Кайчанга Санияне килешәбез? Атна үтеп бара, бер хәбәрең дә юк.

-      Бүген үзе белән сөйләшермен, ризалыгын алырга кирәк әле, аннан соң сиңа белдерермен.

-      Ярар, озакка сузма, - дип, абыйсы юлын дәвам итте.

“Абзый дөрес сөйли. Үземә дә бераз кыюрак булырга кирәк”, - дип уйлап алды Йосыф.

     Кичен Сания суга дип чыкты. Йосыф аны күреп алды һәм тиз генә янына барды:

-      Сания, исәнме! Иртәгә башкода җибәрәм, зинһар, каршы килмә. Хәлимәттәйгә дә сүзләремне җиткер. Ул да риза булыр дип уйлыйм. Төшеп калган егет түгел икәнемне ул белә, күрше малае ич, күз алдында үскән кеше.

-      Бик кыюландың, Йосыф. Сиңа ни әйтергә дә белмим, ярар дип тә, юк дип тә. Тәмам башым исерде, бер ел эчендә ике тапкыр кияүгә чыгып кара инде, - дип әйтеп куйды Сания.

-      Булды. Сөйләштек. Иртәгә башкода көт! – дип, Йосыф йортына таба атлады. “Кыю тоттым бит!” – дип үз-үзенә сокланып та куйды.

   Әтисе терлек янында иде. Кыюлыгын югалтмыйча, Йосыф әтисенә эндәште:

-      Әти! Иртәгә Санияне килешәбез!

-      Ярар, улым, Аллаһыдан вакыт җиткәндер, керербез, хәерлегә генә булсын, - дип җавап кайтарды Хайретдин абзый.

Көзге иртә. Үләннәргә салкын чык төшкән. Әбиләр чуагы дәвам итә. Бүген Йосыф Санияне килешә, абыйсына да белдерде инде. Ара-тирә күрше йортка да карап ала, анда беркем күренми. Мичләреннән төтен чыга, яңа пешкән коймак исе дә сизелә башлады. “Хәзерләнәләр”, - дигән уй Йосыфның күңеленә рәхәт бер җылылык өстәде.

Кичкә таба әтисе белән Нәҗметдин абыйсы Санияләргә кереп киттеләр. Сөйләшү бик тиз булды, Йосыфны да чакырып алдылар. Егетнең кыюлыгы юкка чыкты, оялып кына Санияләргә керде. Ирләр өстәл артында чәй эчеп утыралар. Сания мич алдында савыт-саба юа, сөртә иде. Хәлимәттәй егетне ачык йөз белән каршы алы:

-      Йосыф, уз, утыр, чәй эчеп ал.

-      Юк инде, рәхмәт, - дип Йосыф Сания янына кереп китте. Сания дә дулкынланган, ул пышылдап кына:

-      Йосыф, төшемме бу, өнемме бу? – дип аптырап торам әле.

-      Бу – чынбарлык. Сәнәй, мин сине бик яратам! Минем белән булганга син бер дә үкенмәссең, сүз бирәм.

Сания Йосыфның дулкынланып әйткән сүзләренә җавап итеп елмаеп куйды:

-      Аллаһ бирсен, хәерлегә булсын, - дип пышылдады.

   Өстәл артыннан кузгалган әтисе белән абыйсы да яшьләргә хәерле озын гомерләр теләп калдылар.

Гөрләтеп туй уздырдылар. Шәһәрдән туганнары да кайтты. Нәҗметдин абыйсы яшьләргә торыр өчен үз йортындагы кечкенә өен бирде:

-      Үзегез генә рәхәтләнеп яшәгез, бәхетле булыгыз. Бу өйне торгызырга Йосыф миңа булышты, урманнан агачын да китертте, янымда күрмеш күрде, яхшы гына торыгыз, кешедән көлдермәгез, - диде.

Яшьләр бәхетле иде.

    Биш кыздан соң туган Йосыфны олы апасы Аделбану бик тә ярата иде. Ул энесен шәһәргә дә алып китмәкче иде, Йосыф риза булмады. Авылда эш күп, яңа гына төзелгән колхозда планнары зурдан иде егетнең. Клубта да эш җитәрлек, яңа спектакль әзерлиләр, Шәриф Камалның “Хаҗи әфәнде өйләнә” әсәрен куярга җыеналар. Йосыф хәйләкәр һәм саран булган Хаҗи әфәндене уйный. Яшьләр тиз арада пьесаны үзләштереп тә алдылар.

-      Гает бәйрәме кичендә спектакльне куярга кушалар, - диде Йосыф, районнан кайтканнан соң. – Халык җыелмас, бәйрәм киче дип карадым. Бөтен авылларда чаралар гает бәйрәме кичендә уза.

-      Ничек әйтсәләр, шулай эшлибез инде, - диештеләр яшьләр.

Спектакль куясы көн килеп җитте. Йосыф Санияне дә клубка алып бармакчы иде, яшь хатын каршы килде, бәйрәм кичтә кая да бармавын әйтте. Йосыф үзе генә китте. Бәйрәм кич дип тормаганнар, клуб эче халык белән шыгрым тулы. “Сания генә килмәде”, - дип уйлап куйды Йосыф.

    Көн аяз иде, ә спектакль барышында яшенле яңгыр башланды. Көчле җил купты. Шартлап-шартлап яшен атты. Тәрәзә пыялалары да зеңгелдәп куйды. Клубтагы халык та, үзешчән артистлар да куркуга төштеләр. Яңгыр үтеп тә китте, озакламый спектакль дә бетте. Халык, көлешә-көлешә урыннарыннан торып, артистларны алкышларга күмде. Йосыф эшеннән канәгать калды, шәп уйнадылар, Саниясе генә килмәде. Ул аңа да роль бирергә теләгән иде, тик хатыны риза булмады.

    Өйгә кайткач, ул хатынының елап шешенеп беткән йөзен күреп хәйран калды:

-      Сәнәй, нәрсә булды?!

-      Яшен атты, үтерә башлады мине, утлы шар тәрәзә ярыгы аша керде, аякларым яныннан үтеп китте, әле ярый ишек ачык иде, җил белән җиргә чыгып шартлады. Син генә гаепле, Йосыф, Аллаһыдан курыкмыйча, бәйрәм кичне муллалардан көлеп торасыз, кәмит уйныйсыз, Аллаһы Тәгалә чыдамыйча утлы яшенен безнең йортка җибәрде. Син – башлап йөрүче, син... – дип Сания яңадан елый башлады.

-      Мин генә гаеп түгел инде. Районнан куштылар, бөтен авыл клубларында бүген спектакль уйнадылар. Ярар, Сәнәй, булды инде. Зыян булмаган бит, сау-исән, - дип Йосыф хатынын тынычландырырга тырышты.

-      Гыйбрәт бу, гыйбрәт. Нәҗметдин абзый шулай ди. Алар да куркыныштылар, өйләреннән йөгереп чыктылар. Бик каты шартлады бит. Бәйрәм кичне муллалардан көлергә кирәкми, Аллаһның мыскылы юк, син – хаҗи улы бит, - дип яшь хатын үзенекен сөйләде.

Пычрак көз дә килеп җитте. Туктаусыз яңгыр сибәли, аяк асты пычрак, басар хәл юк.

      Беркөнне аларга Аделбану апаларыннан хат килеп төште. Ул энесен эшкә чакырган, электромотор заводына эшчеләр кирәклеге турында язган, торак мәсьәләсен хәл итәргә булышуын да әйткән.

Йосыф:

-      Сәнәй, нишлибез? Әллә бәхетебезне шәһәрдә сынап карыйбызмы?

-      Белмим, Йосыф. Әти белән, абый белән киңәшеп кара. Алар ни әйтерләр.

Бераз уйланып йөргәннән соң, Йосыф әтисе һәм абыйсы белән киңәште. Олылар телсез калдылар, ни әйтергә дә белмәделәр.

Хәйретдин абзый:

-      Балакай, һәр кеше үз юлын үзе генә уза, ул – синең юлың, һәр кешенең максаты бар, син дә, Йосыф, үз юлыңны үзең сызасың, уйлап эш ит. Авылда да хезмәтең начар түгел, үз уңаеңа кара, - диде.

-      Йосыф, син әле гаиләле кеше, чын ир, мондый мәсьәләдә мин ни әйтергә дә белмим, - диде Нәҗметдин абый.

Икенче көнне тагын шул мәсьәләгә кайттылар.

-      Сания, мин барып эшкә керим, аннан соң син дә килерсең, - диде Йосыф.

-      Әгәр сине җибәрмәсәләр, кая бармакчы буласың? Авыл советына барып кайт, ни әйтерләр анда, хезмәт кенәгәсез кая бараласың? – диде Сания.

Йосыф авыл советы рәисе янына кергәндә, тегенең ачуы чыккан, йөзендә кара болыт шәүләсе. Шулай да Йосыф керүгә, ачылып китте.

-      Әйдә, Йосыф, уз! Хәлләр ничек?

-      Исәнмесез, Каюм абзый! Рәхмәт, яхшы. Ярославльгә эшкә урнашырга мөмкинлек бар. Китәргә дип уйланып йөргән чагым.

-      Ни сөйлисең, Йосыф? Синең эшең бар, клубны ташлап, кая китәргә җыенасың? Юк, җибәрмибез, синең урының авылда, син монда кирәк!

-      Каюм абзый, каршы килмәгез инде, бәхетемне сынап карыйм, барып чыкмаса, кире кайтырмын.

-      Син кире кайта торган егет түгел шул, Йосыф! Нәрсәгә алынсаң да, эшләп чыгарасың син. Әгәр китсәң, кайтмаганың көн кебек ачык.

-      Илдә шундый зур вакыйгалар бара, индустриализация, заводларга эшче көч кирәк. Ә биредә коллективлашу җайланды, фермалар төзедек, күл дә ясадык. Авылда халык күп, ә шәһәрдә эшчеләр җитешми. Каюм абзый, бу дәүләтебезнең сәясәте, мин моңа каршы киләлмим, килешегез инде, - дип олы кешенең ризалыгын алды Йосыф.

Көн кичкә авышты. Йосыф юлга җыена. Саниянең дә кәефе шәптән түгел, иренең өс-башын хәзерләп, кирәк-яракларын юл капчыгына салды, күзләре яшьләнгән:

-      Йосыф, бәлки китмәссең? – дип иренә эндәште.

-      Сәнәй, сөйләштек бит инде, урнашам да, сиңа телеграмма бирермен, килерсең, бер ай эчендә бар да җайланыр, - диде Йосыф, хатынын юатырга тырышып.

Ул станциягә ялгыз гына китеп барды, кемнән дә озаттырмады. Сания белән аерылышу да җиңел генә булмады. Туйдан соң беренче аерылышулары иде бу.

     Тау башына җиткәч, авылга борылып карады. Туган авылы моңсуланып калган кебек, аның китеп баруына ышанмаган төсле боегып калган. Монда аның кендек каны тамган туфрагы, ата-анасы, туганнары, иптәшләре, яратып өйләнгән хатыны – Саниясе. Туган авылы аны үзеннән җибәрәсе килми. Йосыф көрсенеп куйды, туган авылыннан аерылып китү – үзе бер газап икәнен хәзер аңлады ул.

-      Кайтырмын, авылым, кайтырмын, - дип юлын дәвам итте Йосыф.

      Ярославль аны үзенең шау-гөр килеп торган вокзалы белән каршы алды. Халык каядыр ашыга, һәр кешенең ниндидер ашыгыч эше бар кебек йөгерә, чаба, ашкына.

Йосыф шул ук көнне авылны, Саниясен сагына башлады. Көнен югалтмас өчен җизнәсе белән заводка киттеләр. “Эшче куллар кирәк”, - дип каршы алдылар аларны. Кадрлар белән эшләүче:

-      Фрезер станогында эшләргә өйрәнәлсәң, яхшы булыр иде, фрезеровщиклар җитми бездә, - диде. 

-      Ярар, өйрәнермен, - дип җавап бирде Йосыф.

-      Иртәгә сәгать сигездә эштә булыгыз, - диде кадрлар бүлеге җитәкчесе.

Җизнәсе шул ук заводта наладчик булып эшли. Йосыфка ул үзенең цехын, аннан яңа эш урынын күрсәтте:

-      Күнегерсең, акча эшләрсең. Без дә шулай урнаштык. Эшләмичә торып булмый, туган. Адәм баласы дөньяга эшләр өчен туа, - диде җизнәсе.

    Йосыфның беренче эш көне бик тиз үтте. Аны мастерга беркеттеләр. Станок белән эшләү серләрен оста җентекләп күрсәтте, куркынычсызлык кагыйдәләре белән дә таныштырды. Йосыф эш тәртибен бик тиз үзләштерде, шулай да бик сак булырга тырышты, станокны өйрәнергә, аны кулы белән сизәргә кирәк иде әле аңа.

Өйгә кайткач, Аделбану апасының ашын ашап алгач, балалар бүлмәсендәге урынга ятты, йокыга киткәнен сизми дә калды Йосыф.

“Арыган. Беренче эш көне”, - дип энесен кызганып куйды Аделбану апа.

     Көн артыннан көн үтә торды, ял көнендә генә Йосыфның бераз эче пошты, Саниясен сагынды. Бүген эш хакы бирделәр, 180 сум! Киләсе айга планны үтәсәң, 200 сум булыр дип ышандырдылар. Йосыф Саниягә телеграмма җибәрде. Өч көннән хатыныннан да җавап килеп төште, поезд, вагон номерын язып телеграмма җибәргән.

“Саниясе килә!” Йосыфның шатлыгы эченә сыймыйча, йөзенә бәреп чыккан иде. Апасы күршедә генә фатир да карап куйган. “Торырга урын, ашарга акча бар. Яшәрбез әле”, - дип юатты Йосыф үзен.

Әйтелгән көнне Йосыф Санияне вокзалда каршылады. Хатынын күргәч, “Саниянең өстенә пальто аласы булыр”, - дип уйлап куйды. Йосыф хатынын фатирга китерде дә, үзе эшкә җыенды:

-      Сәнәй, эшкә соңларга ярамый, эш бетүгә җитәрмен, син апаларга кереп тор, ялгыз эчең пошар, - дип Йосыф китеп барды.

  Сания Аделбану апасына керде, чәй эчтеләр, авылдагы хәлләр турында да сөйләштеләр. Көн тиз үтми. Сания шәһәрне карарга дип урамга чыкты. Йорт ике катлы, янында озын торбалы бина, ерак түгел трамвай тукталышы. Сания трамвайга утырды, тәрәзәдән шәһәрне күзәтеп бара башлады. Урам буйлап ике катлы йортлар тезелеп китте, бу йортлар янында да шундый ук торбалар! Сания зур торба янындагы йорт бер генәдер дип уйлап утырган иде трамвайга, ә алар күбәү икән! Йортның номерын да, нинди урам икәнен дә белми бит ул! “Адаштым, хәзер инде нишләргә, я, Аллам!” Трамвайда ярты көн утырып йөргән яшь хатынга кондуктор беренче булып сүз кушты.

-      Гражданка, почему не выходите?

-      Я сегодня приехала, не знаю, где мой дом, - дип Сания елый ук башлады.

-      Какая улица?

-      Не знаю.

-      Номер дома?

-      Не знаю. Там большая труба была.

Кондуктор көлемсерәп куйды:

-      Успокойтесь, гражданка. Я вас отведу в отделение милиции, вас найдут. Не плачьте. Вас обязательно найдут.

Кондуктор Санияне милиция бүлегенә китереп калдырды. Анда аның фамилиясен, исемен сорадылар, радио буенча белдерү ясадылар.

Йосыф эштән йөгереп диярлек килде. Сания өйдә юк иде. Ул Аделбану апасына керде. Апасы:

-      Ул, шәһәрне карыйм дип, чыгып китте. Кайтмаганмы әллә? Радионы кабызып җибәр, адашкан булса, милиция бүлегендә утырып торадыр, - диде.

Озак та үтмәде, радиодан диктор тавышы яңгырады: “Гражданин Хайретдинов Юсуф, вас ожидает во втором отделении милиции гражданка Хайретдинова Сания. Пятый раз повторяем…

-      Я, Ходаем, адашкан, - дип уфтанып куйды Аделбану апа.

Йосыф трамвайга утырды, Сания артыннан милиция бүлегенә китте.

Йосыф килеп керүгә, Сания аның кочагына ташланды:

-      Табылдым... Югалдым бит мин. Озын торбага була югалдым, - дип Сания, үксеп елап җибәрде.

Яшь хатынның шәһәр белән танышкан беренче көне иде бу. Соңыннан әлеге вакыйганы алар ничә тапкыр искә алдылар. Ә хәзергә Сания үзенең табылуына шатланып елый иде. Шуннан соң гына Йосыф хатынына телеграммадагы адрес аларның тора торган йортлары булуын аңлатты. “Әй, бу авылдан шәһәргә килеп төшкән беренче көн! Күктән җиргә төшкән сыман буласың шул!” – дип уйлап куйды Йосыф, Саниянең беркатлыгына исе китеп. “Әй, матур да инде аның Саниясе, елап шешенеп беткән булса да...”

    Икенче эш хакын алгач, Йосыф хатынына пальто, шәл алды. Сания шәһәр хатынына охшап китте. Тик күңелләре белән алар икесе дә авыл кешеләре, туган җир туфрагы, туганнарын сагынып яшәүләрен дәвам иттеләр.

    Яшь гаиләнең беренче балалары дөньяга аваз салды, улларына сирәк исем – Сәйрулла дип куштылар.

Отпуск вакыты җитте. Алар авылга кайттылар, әти-әниләренә, апаларына, абыйларына бүләкләр китерделәр. Яшь гаиләнең шатлыгы зур, туган авыл, туганнар сагындырган. Авылдагы йорт эшләрендә катнашып, кунак йөреп ял тиз үтеп китте.

   Еллар уза торды, яшь гаиләнең саны ишәйде, Сания тагын ул тапты, монысына Алиәскәр дип исем куштылар. Малайлар тиз үсте. Олылары – бик шук, өлгер, җитез хәрәкәтле, күп сөйли, ә кече уллары – салмак, акрын, аз сөйләшә, буйга абыйсы кадәр. Малайлар икәү уйнап үстеләр. Сания эшләми, балалар карый. Өйдә бары тик татарча сөйләшәләр, шуңа күрә малайлар русча бер сүз дә белмиләр.

    Бер көнне Сәйрулла өйдән чыгып киткән. Сания урам буйлап йөгереп йөрсә дә, баланы таба алмады. Өйгә кайткач, радионы тергезеп җибәрде, аннан ара-тирә төрле хәлләр турында белдерүләр ясыйлар. Йосыф та эштән кайтты, ашамый-эчми, улын эзләргә дип чыгып китәргә торганда, радиодан диктор тавышы яңгырады:

В детской комнате второго отделения милиции находится мальчик лет четырёх, по-русски не говорит…

Радионы тыңлап бетермичә, ирле-хатынлы бала артыннан йөгерделәр.

    Килеп җиттеләр. Сәйрулла уйнап утыра. Йосыф белән Саниянең килеп керүләренә шатланса да, уйнап утыруын дәвам итте.

-      Әти-әни, карагыз, нинди зур машина! Ай-яй, монда күпме уенчык!

-      Әйдә, улым, өйгә киттек.

-      Бармыйм, бездә мондый уенчыклар юк, - дип малай киреләнде.

Сәйрулла уенчык атка менеп атланды:

-      На-на-на! – дип атны куа башлады.

-      Китәбез, улым, анда энең көтә, синнән башка аңа күңелсез, - диде Сания.

-      Бармыйм, монда яхшы, - дип малай киреләнде, елый ук башлады.

Тәрбияче көлеп җибәрде:

-      Понравилось малышу у нас. Не хочет домой. Любознательный мальчик. Научите его говорить по-русски, он у вас ни одного слова не знает. Больше не теряйтесь! – дип озатып калды.

Йосыф улына зур машина сатып алырга вәгъдә итте, шуннан соң гына бала бүлмәдән чыгарга риза булды.

Сания:

-      Артык болай эшләмә, улым. Миннән башка өйдән чыгарга ярамый! – дип баланы хурлап та алды.

Кайтуга Аделбану апаларына керделәр, милициядә булган хәлләрне сөйләделәр, көлешеп тә алдылар.

Аделбану апасы Сәйруллага:

-      Өйдән чыгып китәргә ярамый, әллә кем үзеңне урлар, алып китәр, - дип куркытып та куйды.

-      Әй, апа, белмисең, анда уенчыклар күп, менә шундый зур алаша! Мин анарга утырдым! – дип мактанды малай.

Фатирга кайткач, Сәйрулла сөйләвен дәвам итте, ул күргәннәрне энесенә җиткерергә тырышты:

-      Менә шундый машина! Менә шундый алаша! – дип, кулларын җәеп, бөтен бүлмәне колачларга тырышты.

Энесенең зур күзләре тагын да зурая төште, ул, авызын ачып, абыйсын тыңлады.

-      Әти дә безгә зур машина ала! Иртәгә!

Йосыф белән Сания бер-берсенә карап елмаештылар, хәлнең шулай бетүенә шатланып куйдылар.

Йосыф хатынына:

-      Боларны күздән ычкындырма инде, Сәнәй, малайлар бит, азгыннар.

    Икенче көнне Йосыф зур машина алып кайтты. Малайларның шатлыгын сөйләп тә, язып та аңлатып булмый. Өйгә бәхет сыймаслык булды. Ике малай машина белән ярты төнгә кадәр уйнадылар, йокларга ятканда да яннарына алып ятмакчы булдылар. Әниләре рөхсәт итмәгәч, карават янәшәсенә куйдылар.

   Яшь гаилә матур гына яшәде. Йосыф эшли, заводта үзен яраталар, планны да арттырып үти, эш хакын да яхшы ала, өс-башларын да яңарттылар, аш-суга да акчалары җитә. Сания балалар белән була. Ир белән хатын бер-берсен яратып яши. Сания: “Я, Ходаем, күпсенмә бездән бу бәхетне!” – дип еш кына Аллаһыга ялвара иде.

   Шулай матур гына яшәп ятканда, ил өстенә кара афәт килеп төште. Сугыш башланды.

Йосыф эштән кайткач, заводта җыелыш булуын, ирләрне вонкоматка чакыруларын әйтте.

-      Сәнәй, мин шул көннәрдә авылга китәм, военкоматка барып, повестка алып киләм.

-      Ә мин?

-      Син биредә каласың, мин фронтка моннан китәм.

Йосыфны эштән җибәрмәделәр, ул ай буе эшләде, эш вакытын озайттылар, планны арттырдылар. Сугыш вакытының таләпләре кырыс иде. Ирләр заводтан фронтка китә торды, аларны хатын-кыз алмаштырды, яшүсмерләрне дә эшкә алдылар. Йосыф идарәгә кереп, фронтка җибәрүләрен үтенде. Аңа:

-      Юсуф, ты в особом списке, на тебя оформлена бронь. Твоё место здесь. Мы тебе даём дополнительную нагрузку по обучению новых работников.

-      Я хочу на фронт. Когда враг рвётся к Москве, я не могу оставаться здесь.

    Шундый сөйләшүдән соң ул үзенең туган ягында учётта икәнен әйтте, повестка артыннан авылына кайтып китте.

Сергач вокзалыннан җәяүләп кенә кайтты. Тау башыннан авылына карап тора башлады.

    Менә аның туган авылы – Пашаты! Киң кырларны үтеп, тау итәгенә утырып ял итеп алды. Пашат бик матур урынга урнашкан. Киң болын, матур елга, аның сул ярыннан кара урман башлана. Нинди матурлык! Тик авыл тынып калган. Хатын-кыз сыерларын көтүгә озата. Йосыф авылдашлары белән күрешә барды. Албут очыннан алып елга ярына кадәр күпме ара! Ул тау итәгендәге олы юлдан узмыйча, махсус авыл буйлап барды. Менә клуб. Ул да Йосыфка бик якын урын, күпме чаралар шунда уздырылды, яшьлеге шунда үтте. Менә колхоз идарәсе. Озакламый колхозчылар җыела башлар. Тиздән уракка төшәрләр инде.

     Менә Нәҗметдин абыеның йорты, аның артында Йосыфларның өе. Йосыф йортка үтте.

-      Исәнме, җиңги!

-      Йосыф? Ничек болай?

-      Повестка артыннан килдем менә. Абый кая?

-      Болында, печән чаба. Тиздән кайтыр инде.

Йосыф җиңгиенә алып кайткан күчтәнәчен бирде, килермен дип, әтисенең йортына – туган өенә юнәлде.

Хәйретдин абзый ишегалдында иде.           

-      Әти, исәнме!

-      Йосыф улым, исәнме! Көтмәгәндә килеп җиттең. Сугыш башланды, сине озатканнардыр инде дип уйладык. Әниең бик кайгыра инде, һаман елый.

-      Менә повестка алырга килдем.

-      Сания ничек? Балалар?

-      Бар да яхшы, әти.

-      Каян килеп чыкты бу сугыш дигәне?! Бер ай эчендә ике авылдан йөзләп кеше китте инде, улым! Авылны кайгы басты. Әйдә өйгә керик, тамак ялгап ал, ачыккансыңдыр, әйдә, улым, - диде әтисе.

Әнисе, Йосыфны күрүгә, улына килеп ябышты, елый ук башлады.

-      Я, карчык, булды инде. Бала ич, елап торганчы, чәеңне куй, ашыңны җылыт. Йосыф әнисенә китергән күчтәнәчләрен бирде, әнисе яңадан елый башлады.

Әтисе белән әнисе шәһәр хәлләрен, оныкларын сораша башлады, Йосыф җавап кайтара торды, балалар белән булган кызыклы хәлләрне сөйләде.

    Ул каен әнисенә дә кереп чыкты, аңа да күчтәнәчен тапшырды. Хәлимәттәй дә Саниясен, оныкларын сорашты.

-      Каян килеп чыкты бу хәл? Нәрсә кирәк Гитлерга? – дип Хәлимәттәй ил өстенә төшкән зур кайгы – сугыш турында сораштыра башлады.

-      Вафадан хат бармы?

-      Бар, озак түгел генә язды, аларны шул ук җирдә - Япония чигендә калдырганнар. Армиясен бетергән иде инде, өйдә кайта иде балакаем, каян бу каһәр суккан сугышы башланды. Әтиләре Гражданнар сугышы корбаны булды. Ялгыз үстердем балакайларымны. Хәзер яңадан сугыш башланды. Син, Йосыф, кайчанга китәсең?

-      Повестканы барып алам да китәм. Озак торырга ярамый. Саниянең бала табарга вакыты җитә инде, сау-исән генә булсынар, аннан ул да авылга кайтыр. Бергәләшеп җиңелрәк булыр үзенә.

-      Сау гына була күрегез инде, балакайлар, - дип Хәлимәттәй озатып калды Йосыфны.

Йосыф Нәҗметдин абыена керде. Ул болыннан кайткан, ял итә.

-      Әйдә, Йосыф, уз әйдә, сау гынамы? – дип абзые аны каршы алды. – Повестка алырга кайткансың.

-      Исәнме, абый! Фронтка китәм. Хәзер үк военкоматка барырга исәп.

-      Тукта, Йосыф, ашыкма, өлгерерсең, иртәгә барырсың. Бер көн кунып кит, ял ит. Повестка алгач, китәсеңдер бит инде.

-      Китәргә кирәк. Сания дә соңгы аена керде бит, бәбиләргә тора.

-      Каян килеп чыкты бу каһәр суккан сугышы. Тиздән авылга карт-коры, хатын-кыз, бала-чага гына калыр күрәсең. Типсә тимер өзәрди ир затлары сугышка китеп бетә.

-      Шулай, абзый, калганнарга да җиңел түгел, тиздән уракка чыгар вакыт җитә.

-      Тагын берничә кешегә повестка биргәннәр. Озаккамы барыр бу сугыш?

-      Кем белә бит. Заводтагы эшчеләрнең күбесе фронтта. Анда хәлләр авыр диләр. Абзый, сиңа бер үтенечем бар иде.

-      Нинди үтенечең?

-      Сания балаларны алып авылга кайтыр инде. Ялгызына җиңел булмас. Шулай синең йорттагы өйдә торсын, булышкаларсыз инде, абзый. Шул үтенечем иде, - диде Йосыф.

-      Ул сезнең өй, Йосыф, кайтсыннар, булышырбыз, әнә бер бакча бәрәңге үсә, ачка үлмәбез, - диде Нәҗметдин абый.

-      Рәхмәт инде, абзый, яхшылыкларыңны мәңге онытасым юк, - диде Йосыф, абзыен кочаклап.

    Өйгә кайтып, кайнар аш ашагач, Йосыф әтисе белән бик озак сөйләшеп утырды. Әнисе улының сөйләгәннәрен игътибар белән йотлыгып тыңлады, анардан күзен алмады. Йокларга яттылар, тик берсе дә йокыга китәлмәде, һәрбересе үз уенда булды. Таң алдыннан гына Йосыф бераз йоклап алды. Борынны кытыклаган, табада чыжлап торган коймак исеннән Йосыф уянып китте. Әнисе мич алдында табага коймак сала, өй эченә ниндидер җылылык, тынычлык урнашкан. Бер мизгелгә ул дөнья хәлләрен онытып, балачагына кайткандай булды, әнисенең пешергән табакүмәч исләренә уянып китә иде ул. Юрган астыннан чыкмыйча, кайнар коймак исен күкрәк тутырып сулап тору – үзе бер бәхет булган икән! Йосыфның җанын да, тәнен дә ниндидер бер рәхәтлек биләп алды. Бераз ятып торгач, военкоматка барырга кирәклеген исенә төшерде, тиз генә урыныннан торды.

-      Хәерле иртә, әни!

-      Әйдә, улым, юынып ал, коймак пеште, чәй кайнады. Әтиеңне дә чакыр.

Алар иртәнге чәйне эчтеләр, яңадан сугыш турында сүз башланды. “Кайчанга кадәр бу сугыш барыр?” дигән сорау һәр кешене борчый иде. Һәр гаиләгә үтеп керде бу сугыш дигән нәрсә, аналарын – улларын, хатыннар – ирләрен, балалар – аталарын сугышка озата.

Хәйретдин абзый күпне күргән, тирән фикер йөртә торган кеше иде.

-      “Кылыч белән килгән, кылычтан үләр”, - дигәннәр картлар. Безнең илебезгә дошман басып керде, без аларны чакырып алмадык, үзләренең кылычларыннан үзләре үк үләчәкләр! Улым, ышан миңа, шулай булыр! Без җиңәрбез! – диде әтисе. – Тик исән генә кайт, балам!

Йосыф военкоматка китте. Район үзәге дә караңгыланып киткән сыман, кешеләре дә кәефсез, элеккечә шаярту, көлүләр ишетелми. Военкоматта ирләр күп, барысы да фронтка китеп баручылар. Йосыф та чиратка басты. Яшьләр кыю гына үзара сөйләшәләр, тиз арада дошманны җиңеп кайтулары турында планнар да коралар. Өлкәнрәкләр сабыр гына чиратларын көтәләр. Йосыфка да чират җитте, повестканы тиз бирделәр, бүген үк китәргә кирәклеге турында кисәтү дә ясадылар.

      Йосыфка машинага утырып кайтырга туры килде, авылга бик тиз җитте. Машина башыннан туган авылын күзәтеп кайтты ул. Тау итәгеннән авыл шәп күренә. Әнә яңа гына төзелгән терлек фермалары, келәтләр, әнә ясалма күл, хәзер инде аның тирә-ягын яшел үлән каплап алган. Болынлык уртасында, зәңгәр йөзек кашы сыман, ялтырап ята. Алар, яшьләр, эшләде бу күлне! Киң болынлык буйлап Пьяна елгасы ага, ә аның артында – урман. Гаҗәеп матур манзара! Матур да инде аның туган авылы, һавасы да, кешеләре дә!

Алар колхоз идарәсе алдына туктадылар. Йосыф авылдашлары белән күрешеп чыкты, фронтка китүен әйтте. Аңа хәерле юл, сау-исән кайтуын теләп, озатып калдылар.

Йосыф Нәҗметдин абыена керде.

-      Булды, абзый, повестканы алдым, китәргә кирәк, - диде ул.

-      Китәргә булгач, китәсең инде, туган. Ни әйтим, сугыш ул – каһәр суккан нәрсә, кешегә кайгы-хәсрәт китерә торган имансыз зат. Үзеңне сакла, Йосыф! Сау-исән әйләнеп кайтырга язсын, туганым! Гаиләң өчен кайгырма, булышырбыз, - дип Нәҗметдин абые Йосыфны озата чыкты.

   Саубуллашу Йосыф өчен авыр булды, әти-әнисе белән бигрәк тә, җанының кайсыдыр почмагы өшеп китте, әнисенең яшьле күзләре, әтисенең моңсу карашы күз алдында мәңгегә уелып калды.

Сергач вокзалы ерак түгел. Йосыф олы юлдан җәяү генә китеп барды. Бу китү гадәти генә түгел, моңсу, сагышлы, йөрәкне әрнетеп, өтеп алган кебек, җилкәсендә ниндидер авыр йөк салгандай, аякларының хәле беткән төсле булды. Тау башына менеп җиткәч, Йосыф артына борылып карады. Туган авылы – Пашаты киң кырлар, болыннар арасында җәелеп ята. Көн кичкә авышты, авыл да караңгыланып калды, ул да үзенең тагын бер улын яу кырына озатты. Йосыфны тирән сагыш-саубуллашу сагышы биләп алды.

Китеп барам ерак юлга,

Каерылып карыйм сиңа.

Китәм ерак, яна йөрәк –

Нәрсә көтә мине алда?

 

Китеп барам сугышка мин,

Уелып кала эзләрем.

Шул эзләргә язылып кала

Сезгә әйтер сүзләрем.

 

Авылым, әгәр кайталмасам,

Гафу итәрсең мине.

Саклармын мәңге йөрәктә,

Туган авылым, сине!

   Йосыф озак басып торды. “Кайтырмын, кабат сиңа кайтырмын, авылым”, - дип пышылдады ул, караңгыга чумган авылына карап.

Шәһәргә килеп җиткәч тә, җанындагы дулкынлану Йосыфны ташламады.

     Саниясе, балалары белән саубуллашуы да аңа җиңел бирелмәде, йөрәген нәрсәдер тырнады, эче пошты, шулай да хатынына эчке халәтен белдертмәскә тырышты, бронь турында да берсенә дә әйтмәде.

    Балаларны Аделбану апасында калдырдылар. Сания белән икәүләп вокзалга төштеләр. Поезд куелган иде инде, халык бик күп, ыгы-зыгы, елау тавышы – болар барысы да Йосыфның дулкынлануын арттыра төште. Алар алгарак уздылар.

- Сәнәй, үзеңне, балаларны сакла! Елама, сиңа еларга ярамый, әгәр малай туса, Зиннәтулла дип исем бир, кыз туса – үзең кара, - диде Йосыф хатынына. 

   Поезд куелган иде инде, халык бик күп, ыгы-зыгы, елау тавышы – болар барысы да Йосыфның дулкынлануын арттыра төште. Алар алгарак узды.

-      Йосыф, син үзеңне сакла, сугышка син барасың, без ничек тә торырбыз. Син генә сау-исән кайт! – диде Сания һәм елап та җибәрде.

 

Поезд кузгалды, Йосыф вагонга сикереп менде. Сания поезд артыннан йөгерә башлады.

-      Сәнәй, йөгермә, барыбер каласың бит инде! – диде Йосыф, сагыш тулы күзләрен Саниягә төбәп. Ә хатыны һаман йөгерде. Сания туктады, поезд күздән югалганчы басып торды. Йосыфы китте... Сугышка китте...

Ике атнадан Сания малай тапты, балага Зиннәтулла дип исем куштылар. Яңа туган сабый хәлсезләнде, озак тормады, үлеп тә китте. Саниягә Аделбану апалары ярдәм итте, сабыйны җизнәсе җирләде. “Шулай Аллаһ язгандыр, нарасый гомерсез булган”, - дип, Санияне туганнары тынычландырырга тырышты.

   Бала тапканнан соң бераз хәл җыеп, Сания авылга җыенды. Апасы белән җизнәсе вокзалга озата төштеләр.

-      Апа, җизни, рәхмәт инде, һәрвакыт ярдәм итеп тордыгыз, кайгымны да уртаклаштыгыз, Аллаһының рәхмәте яусын үзегезгә, - дип, Сания туганнарына олы рәхмәтен белдерде.

-      Сау-исән барып җитегез! Сания, җиткәч, хат яз! – дип озатып калдылар.

Поезд кузгалып китте. Малайлар поездга утыруларына бик шатландылар, тәрәзәдән карап бара башладылар. Алар өчен бу бәйрәм иде. Әй, бу – сабый чак! “Авылга кайтабыз!” – диештеләр балалар.

    Поезд, туктый-туктый, акрын бара. Кешеләр утырган вагоннарны депога кертеп калдыралар, ә паровоз китеп бара. Яртышар көн үтә, вагоннарны яңадан составка ялгыйлар.

     Тагын кузгалалар. Әле ярый кондуктор кайнаган су бирә. Юлга дип алган ашлары да бетте. Мәскәүгә таба поездлар тиз бара, күбесендә солдатлар төялгән. Фронтка китеп баралар. Сания соңыннан гына аңлады - тимер юлны Мәскәүгә бара торган поездлар өчен ачык тоталар, шуңа күрә аларның составын якка алып торалар. Танклар, машиналар, атлар төялгән составлар зур тизлек белән үтеп китә.

    Аның Йосыфы да анда. “Нишли икән, хәле ничек, берни белеп булмый, авылга җиткәч, бәлки хаты килер”, - дип, Сания үзен тынычландырырга тырышты. Менә тагын кузгалып киттеләр. Балалар йоклый. Алар да арыдылар инде, тизме җитүләрен сорый башладылар. Кондуктор тиздән Горькийга җитүне белдерде. Сания авылга якынаюына шатланып та куйды. Кинәт самолётлар гөрелтесе ишетелде, шартлау тавышлары яңгырады. Сания балаларының өстенә юрганнар, мендәрләр япты. “Поездны бомбага тоталар, балалар үлем ачысын белми калсыннар”, - дип уйлады ана. Тавышлар тынды. Кондуктор:

-      Болар безне куркыттылар гына, аларның максаты – Горький автомобиль заводын шартлату, анда очалар. Ә безне шартлатырга уйласалар, әллә кайчан бомбага тоткан булырлар иде, - диде.

  Сания эченнән Аллаһыга ялварды, ни белгәннәрен укыды. Балалар уянмады, катлы-кат юрганнар астында тирләп беткәннәр иде.

“Әле ярый балакайларым уянмады, үземнең котым очты. Анда Йосыф нишли инде? Анда да бу самолётлар баш очыннан үтәдер. Я, Аллаһ, сакла иремне, балаларымны атасыз калдырма”, - дип Сания догалар укуын дәвам итте.

    Авылга кайту атна буена сузылды. Үзе генә түгел, балалары да арыды, көйсезләнә башладылар. Сергачка килеп җиттеләр. Сания, авылдашлар очрамасмы дип, як-ягына карана башлады – кем дә күренми. Әйберләре дә күп, балалары да арыган, авылга җәяү барып җитәлмәгәне көн кебек ачык иде.

   “Станциядә кунарбыз, бәлки иртәгә кем булса очрар”, - дип уйлады Сания. Бер сәгатьтән тагын поезд килде. Алар янына ир кеше туктады, кая баруларын сорады. Ул Пожар авылыннан икән, аты да бар. Санияне балалары белән авылга ук китереп куйды.

Нәҗметдин абый каршы чыкты.

-      Килеп җиттегезме, балакайлар? Аделбанудан телеграмма алгач, Хәйретдин белән станциягә каршыларга дип бардык, поезд гына килмәде, кайчан килүен дә әйтә алмадылар, кайтып киттек, - дип сүз башлады.

-      Исәнме, абый! Поезд бик озак килде. “Юл газабы – гүр газабы”, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Баш очыбыздан дошман самолёты да очып китте, поездны бомбага тотты, чак тере калдык. Яңа туган сабыем да үлде бит, - дип Сания елап җибәрде.

Соңгы өч атна эчендә ул ни генә күрмәде: аерылу газабы, тугыз ай карынында йөрткән сабыен югалту ачысы, юл күрмеше. Язмыш ни генә күрсәтмәде бу арада аңа, шулай да ул исән, туган авылының газиз туфрагында басып тора менә!

Алар әйберләрне өйгә ташыдылар. Балалар, арганнарын якка куеп, абзардагы тавыкларны куып йөри башладылар.

-      Йосыфтан хәбәр юкмы? – дип сорады Сания.

-      Юк, язар әле, башы сау булсын, - диде абый.

Җиңгәсе өстәл хәзерләгән.

-      Хәзер, җиңги, әтиләр белән күрешеп кайтыйк, соңгарак, - дип, Сания балаларны җитәкләп, каен әтисе йортына, аннан үз әнисенә юл алды.

Картлар иреккәннәр, оныкларын сөеп туя алмыйлар. Әнисе дә Хәйретдиннарга йөгереп керде. Кызын кочаклап, елый ук башлады. Бераз тынычлангач, картлар кечкенә бәбинең юклыгына игътибар иттеләр, аларның күзләрендә сорау килеш аптырау бар иде, тын гына басып тора башладылар.

-      Балам үлде бит. Зиннәтулла дип исем куштым. Йосыф әйтеп калдырды. Озак тормады, хәлсезләнде, нәрсә булганын да аңламый калдым, - диде Сания, тагын елап җибәрде. Әниләренең елавын күргәч, балалар аның итәгенә килеп ябышты. Әбиләр дә елый башлады.

-      Ярар, еламагыз. Аллаһ биргән – Аллаһ алган, ул сабыйның гомере шулай гына булган, Аллаһ шулай язган, - диде Хәйретдин. – Бала тудырганнан соң юл газабы күреп, атна буе юлда булып арып беткәнсең. Тынычлан, ял итәргә кирәк сиңа. “Тапкан хатынның кабер тактасы кырык көн ачык тора” диләр. Үзеңне сакла, Сания. Әнә нинди тупырдап торган ике улың, шөкер Аллаһыга, алар сау булсыннар.

Әбиләр дә Хәйретдин бабайның сүзләренә кушылдылар, Санияне тынычландырырга керештеләр, бергәләшеп чәй эчеп алдылар. Сания Йосыфны сугышка озатуын, Мәскәүгә таба поездларның күпләп баруын, юлда күргән күрмешләрен сөйләде. Картлар аны игътибар белән тыңлады. Каен әтисе дә, әнисе дә Санияне үзләрендә торырга үгетләделәр. Сания:

-      Йосыф үз өебездә торырга кушты, ул әйткәнчә булсын. Без болай да һаман бергә, йортлар янәшә ич, көн саен килеп йөрербез, - дип җавап кайтарды.

Олылар аның белән килеште:

-      Ярыр, Йосыф әйткәнчә булсын, - диделәр.

Саниянең авылга кайтуына ике атна вакыт үтте, ә Йосыфтан бер хәбәр дә юк. Хатның булмавына Саниянең эче поша башлады. Бигрәк тә бу эч пошу Ибрай Җәфәре Абубәкеренең үлгән хәбәре килгәч, тагын да артты. Бөтен авыл халкы Җәфәр бабай йортына агыла, беренче кара мөһерле хатны барысы да тотып карый, картларның кайгысын уртаклаша. Абубәкер Брест өлкәсендә үзенең хәрби бурычын үти иде.

     “Батырларча һәлак булды”, - дигәннәр. Бердәнбер уллары сугыш кырында үлеп калды. Солдатның әти-әнисен генә түгел, бөтен авылны кара кайгы басты.

    Мәскәүдә яшәүче авылдашлары да кире әйләнеп кайттылар. “Хәлләр бик авыр икән, дошман башкалага таба килә”, - дигән сүзләр йөри башлады.

    Бүген почтага тагын кара мөһерле кәгазь килеп төшкән. Хат ташучыны күргәч, Хәмзәнең әнисе авыраеп егылган, ананың бердәнбер улы. Бу кайгыны ана йөрәге        ничек күтәрсен?!

   Авыл халкы куркуга төште, хат ташучыны күрүгә йөзенә карыйлар, нинди хәбәр алып килүен берәү дә белми.

Сания күккә карап:

-      Йосыф, син кайда? Хәбәр бир! – дип пышылдады, аның бугазына төен тыгылды.

Балаларның кайгысы да, хәсрәте дә, пошыну-сагышлары да юк. Әнә, икәүләп машиналар белән уйныйлар, күрше балалары да керә, мәш килеп бетәләр. олысы:

-      Әти алды безгә бу машинаны!

-      Кая соң синең әтиең?

-      Ул сугышта, немецларны кыйный, аның мылтыгы бар!

Сания балаларга карап, көрсенеп куйды: “Әй, гамьсез балачак!”

Капкадан каен әтисе килеп керде:

-      Сания, сөенеч хәбәр китердем, Аделбанудан хат алдык. Ул Йосыфның сау-исән булуын язган. Үзебез дә шатландык, сине дә сөендерим әле дип, ашыгып килдем.

-      Рәхмәт, әти. Кем белә ул сугыш хәлләрен, бәлки вакытында аш та ашый алмый торганнардыр. Мәскәү астында каты сугышлар бара, диләр.

Хәйретдин абзый оныклары янына барып, уйнаганнарын карап торды да:

-      Менә бу балакайларга берни кирәкми. Уен булса, шул җитә. Кечкенәләр шул, дөнья белмиләр әле, - диде.

-      Уен белән булалар, шулай да әтиләрен искә алалар, йокыга китәр алдыннан сорашалар, - ди Сания.

1941 елның сентябре җылы һәм коры булды. Октябрь урталарына таба салкын яңгырлар башланды, һава да салкынайды.

Йосыфтан беренче хат килде. Сания хатны алып, Хәйретдиннәргә йөгерде, әнисен дә дәшеп керттеләр. Сания ашыгып, дулкынланып хатны укый башлады.

    “Исәннәрмесез, кадерлеләрем, әтием, әнием, Сәнәем, балаларым!

Кайнар сәлам белән Йосыф дип белерсез. Сәлам каен әниемә, абыйга, җиңгигә, барлык туганнарга.

   Ярославльгә хат яздым. Аделбану ападан җавап хаты да алдым, андагы хәлләрне барысын да беләм.

Мин 17 нче халык ополчениесенең Мәскәү дивизиясендә 1314 полкта хезмәт итәм, артиллерист. Без танкларга каршы көрәшәбез.

Тирә-якта тынлык. Аулак урын таптым, ашыкмыйча гына хат язам, миңа кем дә комачауламый.

    Сугышка килгәндә... Ни языйм? Дөресен язам, бу беренче сугышлардан үземнең тере калуыма исем китә, бик күп иптәшләрем үлде. Малоярославец янында каты сугыш барды. Баш очыбызда, өчәр-өчәр тезелешеп, немец самолётлары очты. Алар күбәү иде. Алдан килгәннәре түбәнәеп, бер-бер артлы авыр бомбаларны безнең өстебезгә койды. Тирә-як гөрселдәп торды, җир селкенде. Без үзебез казыган траншеяларга сикереп төшәбез, йөзтүбән капланабыз. Җир калтырана, тузан-туфрак өскә төшә, җир кочагына кереп китәрдәй булып, аңа сеңеп, ятып торабыз. Башыңны күтәрсәң, снарядлар җиргә коела, әйтерсең, ул снаряд сиңа төшәр кебек. Куркыныч, бик куркыныч. Бу мәхшәр егерме минут барса да, бер гомер узган сыман, озак булып тоела. Дөнья бер мәлгә тына, тереләребез тора, ә кемнәрдер ятып кала, кемнәрдер ярдәм сорый башлый. Озак та үтми танклар гөрелтесе ишетелә, алар күбәү. Без аларга ата башлыйбыз, пушкалар бик иске булса да, снарядлар көчле, немец танклары яна башлый, кайсылары каплана, ләкин танклар күбәү, алар безнең өстебезгә килә, окоптагы солдатларны таптап узалар. Бишенче октябрьләрдә без чолганышта калганбыз, ундүртенче октябрьдә генә шул “капчык” эченнән чыга алдык. Командирыбызга рәхмәт, урман аша үзебезнең якка чыктык. Меңләгән кеше арасыннан 500гә якын солдат, шул арада мин дә. Хәзер без Нара елгасының көнчыгыш ярында оборона тотабыз. Җылы киемнәр бирделәр, өшемибез, ач та тормыйбыз. Озак хат яза алмадым, гафу итегез, шуңа күрә биредәге хәлләрнең авыр булуы турында яздым да инде.

Минем өчен кайгырмагыз, шундый иттарткыч эченнән Аллаһы Тәгалә тере чыгарды үземне, барысы да яхшы булыр. Мәскәүне фашистларга бирмәдек, каты тордык. Без җиңәрбез!  

Үзегез ничек? Хәлләрегез ничек?

Хат көтәм.

Кайнар сәлам белән Йосыф.”

     Картлар хатны яңадан укыттылар, елаштылар, кабат укыттылар. Барысы да Йосыфның тере калуына шатланды, югыйсә авылга хәбәрсез югалу, үлү турында хатлар килә торды.

    1941 елның кышы бик салкын булды, өйләрнең бүрәнәләре шартлап чыкты. Сания Йосыфның шундый суыкта, ачык кырда басып, яки ятып торуын күз алдына китерә алмый иде, югыйсә өйдә дә суык, җылытып җиткерә алмыйлар.

Яңа елдан соң Йосыфтан хат килде.

“Исәнме, Сәнәй, балаларым Сәйрулла, Алиаскәр!

Кайнар сәлам белән сезгә Йосыф.

Сәлам әти-әниләргә, абыйларга, барча туганнарга.

Сәнәем, хәлең ничек? Улларым үсәме? Хәлләре ничек? Өшемисезме? Бик тә сагындым үзегезне, тын вакытларда гел сез уемда. Кыска гына хат язган идем, алгансыздыр. Акча җибәрәм. Сәнәй, балаларны ашат, ач тормагыз.

     Үзем турында. 25 декабрьдә һөҗүмгә күчтек, 3 көн эчендә Угодский Завод шәһәрен, Тарутино һәм башка авылларны дошманнан азат иттек. Калдырып киткән җирләребезне яңадан үзебезгә кайтардык. Тарутинода Наполеон белән Кутузов гаскәрләре дә сугышкан булган. Шул тарихи урыннарда без дә көрәштек, без дә сугышырга өйрәндек, фашист чигенә башлады.

Сәнәем, “Салкын кырда ничек йоклыйсыз инде?” – дигән соравыңа җавап язам.

     Башыма да китермәгән идем, ачык кырда 40˚ салкында йокларга мөмкин дип. Кеше әйтсә, ышанмас идем. Салам китереп бәрделәр, шунда күмелеп, яртышар сәгать чиратлашып, бер-беребезгә сыенып йокладык. Шундый ачы салкында туңып үләргә мөмкин, шуңа күрә аз гына йокларга туры килде. Расчётыбыз бик тату, туганлашып беттек. Бездән дә күп фашист туңа, алар мондый салкынга күнекмәгән, бәлки шуңа да үзләрен Мәскәү астыннан куып чыгара алдык. Шулай, Сәнәй, биредә мамык түшәк тә, йомшак мендәр дә юк. Мамык түшәк урынына шинель, аста да ул, өстә дә ул, иртән торгач, туңган итәкләрен җир белән бергә каерып аласың, кагасың, тагын үз эшеңә керешәсең. “Йокы ястык сорамый”, - ди безнең халык. Кайгырма, Сәнәй, кеше йокламыйча тора алмый, мин дә йоклыйм, хәтта төшемдә сезне дә күрәм.

     Әй, Сәнәй, сагындым, бер генә күрер идем, сез миннән ерак та түгел, ләкин күрешеп булмый. Әгәр кош булсам, әллә кайчан очып җиткән булыр идем. Мин кош түгел, бары кеше генә, сугышчы, кызылармеец.

Сәнәй, мин сине бик яратам, улларымны да сөям. Менә шул дошманны куып кына җибәрик, аннан күрешербез, насыйп булса. Хат көтеп калам.

Сәлам белән Йосыф.”

    Салкын кыш үтте. Яз килде, 1942 елның язы. Авылда карт-коры, хатын-кыз, бала-чага гына торып калды. Ир халкын канлы сугыш яу кырына алып китте. Колхоздагы атларны да сугышка алдылар, фермада хәлсез карт алашалар гына торып калды. Шул карт терлек белән халык язгы чәчүгә чыкты. Көч-хәл белән арба тарта торган малкайлар чәчүгә яраклы булмадылар. Халык игенне кул белән чәчте. Ун яшьлек балалар да иләк тотып кыр буйлап йөрде. Вакыты шундый. Сания дә кыр эшләрендә катнашты. Йосыфның туганнары Зәгърифә, Ханифә, Маиҗәмәл, Рабия белән бергәләп эшләделәр, дус тордылар. Ир туганнары Абдулкадир да фронтка китте, ул флотка эләкте. Аның өчен дә кайгыра башладылар. Сания кырга киткәч, балалар әбиләре белән калдылар.

      Йосыфтан килгән соңгы хатның эчтәлеген Сания яттан белә. Кыр буйлап атлаганда, ул иренең язуын яңадан яттан укыды.

“Исәнме, Сәнәем, балакайларым!

      Сәлам белән сезгә Йосыф. Бүген 28 март. Сугышның 280 көне. Кичәге сугыштан соң бүген тынлык. Без Спас-Деменск-Вязьма янында. Алга да бармыйбыз, артка да чигенмибез. Фашистлар тиз генә җиңәрбез дип килгәннәр иде дә, эшләре барып чыкмады. Туган илебез, туган җиребез безгә кадерле, дөреслек безнең якта. Без җиңәрбез! Мин безнең гаилә өчен, әти-әниләр өчен дә сугышам. Фашистларга туган нәфрәт хисе миңа сугышта ярдәм итә.

Сәнәй, балаларны сакла, яхшы гына ашат үзләрен, акча җибәрәм. Хәлегезне яз.

Туганнарга, авылдашларга кайнар сәлам.

Сезне сагынып Йосыф.”

“Мин дә бик сагындым, Йосыф. 7 ай булды инде синең киткәнгә. Бик сагындым”, - дип хисләнде Сания.

     Чәчү дә бетте, матур җәй дә бик тиз үтте. Яңадан кыр эшләренә чыктылар. Өлгергән игенне чүмәләләргә өеп, келәтләргә озата бардылар. Яңгырлы көз үтте, Йосыфтан хатлар ешрак килә башлады. Чираттагы хатында ул үзенең яралануы турында, әле госпитальдә дәвалануын белгерткән, ярасының авыр түгеллеген, тиздән яңадан полкына кайтуын хәбәр иткән. Саниянең уллары да үсә төште. Олысына – 5, кечесенә 3 яшь тулды. Алар да әтиләреннән килгән хатларга шатлана башладылар, укыган вакытта тын гына тыңлап утырдылар.

“Әти кайчан кайта инде?” ?” – дигән сорауны ешрак бирә башладылар. Көн артыннан көн үтә торды.

     1944 ел бара инде. Җәйгә кадәр Йосыфның хатлары еш килде, июнь уртасыннан соң озак хәбәр булмады. Сания дә, картлар да пошына башладылар. Июль ахырында гына Йосыфтан хат килеп төште. Саниянең шатлыгы эченә сыймады, бергәләшеп хатны укыдылар.

“Исәннәрмесез, Сания, әти-әниләр, абый, батыр улларым Сәйрулла, Алиаскәр, туганнар!

Ялкынлы сәлам белән сезгә Йосыф. Хат язалмадым, гафу итәрсез инде, биредә эшләр кызу булды. Сазлык аша чыгып, дошманның оборонасын юкка чыгардык. Фашист кача башлады, әле без фрицларны куабыз. Без дә сугышырга өйрәндек, тиздән туган илебездән дошманны куып чыгарырбыз. Озак калмады инде. Бобруйск шәһәрен алдык. Бу сугышта 23000гә якын немец солдаты пленга алынды. Сугыш бик авыр булды. Аякларыбызга тал сабакларыннан үргән чабата сыман әйберләр киеп, сазлык аша уздык, алар сазлыкта батмаска ярдәм иттеләр. Сазлык аша танкларны да чыгара алдык. Дошман безне бу яктан көтмәгән. Без җиңдек, алга барабыз. Белоруссия җирләре бик матур, куе урманнар, елгалар, күлләр бик күп. Тик безнең авылдан да ямьлерәк җир беркайда да юк. Бик иректем инде, өч ел ярым өйдән киткәнгә. Тиздән илебезнең чикләренә җитәбез инде. Алда – Барановичи шәһәре.

Сезнең хәлләр ничек? Әти-әниләр ничек? Абый белән җиңгинең хәле бармы? Улларым үсәләр дигәнсең, мин кайтканчы егет булырлар инде. Сәнәй, балаларны сакла, ашат яхшырак, җитәрлек акча салам. Хат языгыз.

Сезне сагынып Йосыф.”

-      Куалар дошманны! – диде Хайретдин абзый.

-      Шулай кирәк, безнең илгә аларны кем дәшеп алды? Дөмексен фашист! – диде Нәҗметдин абзый.

-      И, Аллам, сау-исән кайтар баламны, - дип өстәп куйды Йосыфның әнисе.

Авылда яңадан урак өсте башланды. Эш кызу барды. Үстергән икмәкне фронтка озата бардылар. Бөтен нәрсә фронт өчен эшләнде.

Август ахырларында Йосыфтан хат килде. Ул анда авыр сугышлар турында да язган, Барановичи шәһәрен азат итүләрен әйткән. “Барановичи – Брест өлкәсендәге шәһәр. Аның янындагы сугыш коточкыч авыр булды. Немецлар күп итеп блиндажлар, дотлар төзегәннәр, кырлар миналар белән тулы. Өндәге ерткыч бүреләр сыман, траншеяләргә посканнар да пулемётлардан бертуктаусыз аталар. Аларны ничек аннан чыгарасың? Безнең “Катюша”лардан соң гына солдатлар атакага күтәрелә. Шәһәр янындагы авылларны фашистлар яндырган, өйләрнең мичләре генә басып калган. Барановичи да шулай ук яндырылган, станция янында су башнясы гына басып тора. Кешеләр, тычканнар кебек, җир астындагы базларда торган. Без шәһәрне алгач, алар җир астыннан чыга башладылар. Аннан Белосток шәһәрен азат иттек. Бу шәһәрне дә фашистлар крепостькә әйләндергән, анда илтә торган юллар мина белән тулы. Авыр сугышлардан соң без җиңдек, хәзер без Польша җирендә, Варшавага таба барабыз. Чиккә җиткәч, сугыш бетәр инде дигән идем, юк икән, Берлинга кадәр барырга исәп, командирыбыз шулай ди. Безгә, солдатларга, боерык кына булсын.”

Йосыфтан килгән хатларга шатланып, аларны кабат-кабат укып, сары көзләр үтеп китте. Йосыф яңадан госпитальдә ятып чыгуын язды, җиңелчә генә контузия алуын да әйткән.

Яңа ел да килеп җитте, 1945 елның Яңа елы. Сания дә, балалар да Йосыфны сагыналар, көн дә аны искә төшерәләр, тиздән сугышның бетәчәген, әтиләренең өйгә кайтуларын көтәләр иде.

Йосыфтан хатлар килә торды. Бер хатында ул болай язган:

“Сугышның 1318 нче көне. Без Германия җирендә, Көнчыгыш Пруссиядә, Варшава-Познань операциясендә катнашабыз. 28 январьда Вольденберг шәһәрен алдык. Һава торышы бик начар, җепшек кар, пычрак, шул шартларда алга барабыз. Дошман каты тора, шуңа күрә безгә дә бик авыр. Шәһәрне күрсәң, ис китәрлек, төзек йортлар, таш белән түшәлгән урамнар. Нәрсә кирәк булган бу халыкка? Мондый мул тормышта торып, чит илләргә кул сузган Гитлерны мин аңламыйм. Авыллары да бик матур, сугыш булуга карамастан, тирә-ягы искиткеч пөхтә. Безнең авылларны яндырып калдырган немец үз авылларын зыянламый гына чигенә ул. Йортларга кергәлибез, барлык нәрсәләрен калдырып, халык кача. Совет солдатларыннан куркалар, күрәсең. Без алга барабыз. Алдыбызда Вормдитт шәһәре. Сугыш – куркыныч нәрсә. Шулай да үлем дигән нәрсәгә дә күнектек кебек. Туган ил өчен, аналар һәм хатыннар өчен, балаларыбыз өчен сугышабыз. Сугышлар бик авыр, фашист бирелергә теләми, әле ул үз җире өчен көрәшә, шуңа күрә үлем-китем күп, яраланучылар да байтак. Без Берлиннан 120 км ераклыкта гына. Тиздән бу канлы сугыш бетәчәк. Озак калмады инде.

Шул сугыштан туктаган арада сездән килгән хатны ачам, анардан безнең өй исе килә, мин элек хатны исним, шул хат миңа көч бирә кебек, өйгә кайтуыма ышанычым арта. Туган як бик тә сагындыра. Бигрәк тә хәзер, чөнки очрашырга озак калмады”.

Йосыфның сагыну хисе, гаиләсенә, туган ягына мәхәббәт тойгылары язылган. Сания дә сагына ирен, аларның аерылышуларына дүрт елга якын инде. Сугышның тиздән бетүен, иренең әйләнеп кайтуын көтте Сания.

Март урталарында Йосыфтан хат килде.

“Исәннәрмесез, кадерле хатыным Сәнәем, батыр улларым Сәйрулла, Алиаскәр!

Кайнар сәлам белән сезгә Йосыф.

Сәнәем, мин яңадан госпитальдә, Вольденберг шәһәрендә. Познаньне алганда авыр яраландым, снаряд кыйпылчыклары аяк-кулларыма зыян китерде.

Сәнәй, балаларны сакла, алар – минем нәселемнең дәвамчылары, мин үлсәм, җир йөзендә нәселем калыр.

Сәнәй, матур яшәдек без, мин сине яратып өйләндем, сугышта да сине, балаларымны уйлап атакага бардым. Сугышның беренче көненнән алып син минем уемда булдың, Мәскәү астындагы ачы салкыннарда да син мин җылыттың. Сәнәем, рәхимсез сугыш мине синнән аерса, бәхил бул. Әти-әниләргә, абыйларга, күрше-күләнгә, авылдашларга миннән сәлам әйт, бәхил булсыннар. Аллаһы язса, гомерем булса, очрашырбыз.

Сәлам белән сезне сагынып Йосыф.”

      Бу хатны укыгач, Саниянең йөрәге сулкылдап куйды, кул-аягының хәле китте, аяк  астыннан җир убылды. “Бу минутта Йосыфның хәле ничек икән? Ярасы бик авыр дигән, бәлки уңайга китәр, ул бит ничә кат яраланды, аннан уңайланды. И, Ходаем, рәхмәтеңнән ташлама, Йосыфымны уңайла – Саниянең уйлары аңа тынычлык бирмәде. Аның йокысы качты, уй-фикерләре Йосыф янында иде. Ире     Германиядә, госпитальдә, авыр яраланган. Саниянең эше – эш түгел, ашы – аш түгел, әле ярый балалары янында, аларны ашатасы-эчерәсе бар.

Апрель узып китте, ә Йосыфтан хат юк.

   Тугызынчы май көне килеп җитте. Бөек Җиңү көне! Саниянең күңелендә өмет чаткылары уяна башлады. Сугыш бетте. Йосыф та кайтырга тиеш. Балалар да әтиләрен көтәләр. Зур ышану белән Сания Йосыфын көтте.

    Онытылмаслык 1418 көн һәм төн! Бик авыр булды бу сугыш еллары.

Тагын ике атна вакыт узды, билгесезлек җанны өшетә, йөрәкне әрнетә. Йосыфтан хәбәр юк. Беркөнне Алиаскәр йөгереп керде:

-      Хат ташучы апа керә! – диде ул.

Сания йөгереп чыкты, хат ташучыны күрүгә, тәнен калтырау алды.

-      Сания...

Ул аңа хат тоттырды, аның тышында ят язу, Йосыфның кулы түгел.

Калтыранган куллары белән Сания хатны ачты һәм язуны күрүгә хәлсезләнеп җиргә утырды, аның күз аллары караңгыланды, ул аңын җуйды.

    Аңына килгәндә Сания урын өстендә ята иде. Янында Нәҗметдин абый, җиңгәсе, әти-әниләре, балалары. Барысы да елап, шешенеп беткән. Сания кабат хатны исенә төшерде, кычкырып елап җибәрде, балалары аңа килеп сыендылар. Барысына да бик авыр иде, Йосыфның үлем хәбәрен ишетү картларны да тирән кайгыга салды.

-      Әй, Йосыф, сугышның башыннан ахырына кадәр үтеп, өйгә кайта алмадың... – диде Нәҗметдин абзый.

-      Сания, сабыр ит, балам, ике улың, алар хакына яшәргә кирәк, - диде каен әтисе. – Безгә дә бик авыр бит, Йосыфыбыз – газиз улыбыз юк булды, чит җирдә ятып калды. Язмышлар шулдыр. Нишләрсең...

  Сания туктый алмады, бу кәгазь кисәге аның өметен кисеп ташлады, Йосыфны сагынып көтүен юкка чыгарды, өзеп атты! Ул аны башка күрә алмас! Йосыфның соңгы сүзләре исенә төште: “Сәнәй, йөгермә инде. Барыбер каласың бит!” Ул өзгәләнә-өзгәләнә елады, туктый алмады. Сания ире белән мәңгегә хушлашты. Яшь хатынны кем дә юатмады, Саниянең тирән кайгысы җиргә сыймады, ирен югалту хисе бөтен галәмне биләп алган иде. Бу ачы сагыштан ул гомере буена арыналмады, бер ир затына да күтәрелеп карамады, аның янында Йосыфының дәвамы – уллары булды.

    Яңадан җиргә матур яз килде, бөреләр тулып пеште, май аеның нурлы кояшы чирәмнәрне яшәртте, кошлар сайрады, җылы яңгырдан соң күктә салават күпере күренде. Тормыш дәвам итте.

Кичә Сания Йосыфны төшендә күрде. Алар икәү чәчәкле болын буйлап баралар, ә янәшәдә балалар йөгерешеп уйный. Йосыф: “Сәнәй, юкка гына сугышның башыннан ахырына кадәр үтмәгәнмен, шул балалар тыныч тормышта яшәсен дип җанымны биргәнмен. Алар – безнең дәвамыбыз. Димәк, мәхәббәт яши, ул – мәңгелек! Мин сезне яратам!” – диде дә күздән югалды.

“Без дә сине яратабыз!”           

     Яз килә, сугыш беткәннән соң беренче яз килә. Аның тирән сулышы өй түбәләрендә калган карларны эретә, боз сөңгеләреннән тамчы тама. Кыш буе ак мамык кебек күпереп яткан кар тыгызланып, басылып кала. Ерактагы кара урман күгелҗемләнеп китә, ә көндезләрен, кояш чыккач, урман өстендә ниндидер зәңгәр яктылык балкып тора. Беренче яз хәбәрчеләре – кара каргалар килде. Алар елга буенда үсеп утырган талларга оя кора башладылар. Язгы кояш нурлары җирне җылыта, төш вакытларында аннан пар күтәрелә. Бөтен дөньяны яз мәшәкате басып ала.

    Дәһшәтле сугыш бетүгә дә бер ел була. Саниянең Йосыфны озатуына да биш елга якын инде. Һай, бу гомер дигәнең! Ашыга, кабалана, кешедән алда йөгерә, адәм баласы да шул өермә эчендә каядыр ашкына, нидер кайгырта, дөнья көтә. Сания дә көн саен колхоз эшендә, балалар – мәктәптә. Тормыш көтүе аңа җиңел түгел, ялгыз булу бик кыен. Ул Йосыфның үлгән хәбәрен алса да, сөю учагын сүндермәде, аны гомерлеккә дип йөрәгенә бикләп куйды, шул мәхәббәт аңа яшәргә көч бирә.

     Сания Йосыфны төшендә булса да күргәли. Алар төштә бергә булалар. Тик төштә очрашу – бик кыска мизгел. Йокысыннан уянгач, Сания үзенең парсыз калуын, ялгызлыкның җан өшеткеч салкынын гәүдәсенең һәр күзәнәге белән тоя, күңеле ярсый, йөрәге сулкылдый, тәне бизгәк тоткандай калтырый башлый, ул елавын туктатырга тырыша, мендәр читен тешләре белән кыса, ул яшь тамчыларыннан чылана. Бердәнбере, җанының яртысы, яраткан ире, балаларының атасы кайтмады, ерак герман җирендә мәңгелеккә ятып калды.

       Көн артыннан көн үтте. Балаларына тамак туйдырырга җитәрлек аш та юк бит. Авыл кешеләренең хәле бер генә төрле. Саниягә дә бик авыр. Ул әнисен борчымый, ул да аларны ялгыз башы асраган, ул да бу тойгыларны кичергәндер.

       Ирен сагыну хисе Санияне бер мизгелгә дә ташламады, ул аны көннәр буе сагынып яшәде. Аның йөзеннән алсулык китте, күзләренең нуры сүнде, үзе хәлсезләнде.

   Әнисе кызының хәлен сизә, булышырга тырыша, ә беркөнне ул аны хурлап ташлады.

   - Кызым, тормыш йөген тарту авыр икәнлеген беләм, сыңар канатлы каз күкләргә күтәрелә алмый, җирдә генә йөри, онытылып очыйм дисә дә, йөзе белән җиргә килеп төшә. Мин дә синең кебек гомерем буе җирдә йөрим. Һәр көнебез безнең сынау кебек, бирешмәскә, балалар өчен яшәргә кирәк!

     Бервакыт Сания тәмам хәлсезләнде. Әллә келәтләрдә эшләгәндә суык тиде инде. Тәне кызган тимергә охшап яна. Тамагына аш үтмәде. Ул түшәккә ауды, ике тәүлек буена тән температурасы төшмәде, йоклый алмады. Таң алдыннан гына бераз йокыга киткән сыман булды. Аңа төшендә тагын Йосыф килде. Ул аны кочаклап алды да:

   - Сәнәй, алтыным, әйттем бит инде: син беркайчан да ялгыз түгел. Барлык хәлләреңне мин белеп, сизеп торам. Менә тагын сиңа ярдәмгә килдем. Мин бит сезне бөтенләй ташлап китмәдем. Хәлеңнең авыр вакытында мине исеңә төшер, шунда ук ярдәмгә килеп җитәрмен. Ахирәттә бергә булган чакка кадәр мин – синең ярдәмчең, онытма шуны. Яхшырак киенеп йөр, өшергә тырышма.

Йосыф аны шулкадәр көчле итеп күкрәгенә кысты, Сания хәтта иренең йөрәк тибешен ишетте, көчле кулларының җылысын тойды.

    Сания сискәнеп уянды. Урын-җир су эчендә, шулкадәр тирләгән. Гәүдәсе җиңеләеп калган, башы да авыртмый. Йосыфның күкрәк җылысын сакларга тырышып, ул үз-үзен кочаклап алды. Ире аны күреп тора икән! Сания дә сөю хисен югалтмады, ул мәхәббәтен йөрәгендә йөртә, юк, ул ялгыз түгел, аның балалары – Йосыфның дәвамы бар. Әнә - алар, юрган астында рәхәтләнеп йоклыйлар. Мичне ягып җибәрергә кирәк, балалар уяныр, өй эче җылы булсын, дип, ул урыныннан тора башлады.

    - Чү, кая торасың? Балакай, бөтен дөньяң су эчендә. Яхшы булган, тирләп пешкәнсең, әйдә өстеңне алмаштыр, болай булгач, тереләсең, кызым.

   - Әни, мичне ягарга кирәк. Өй эче туңдыра. Чәй дә куярга кирәк, балалар да хәзер уяныр инде.

   - Балакаем, әлегә торма, өй җылынсын. Хәзер барысын да үзем эшлим. Ял ит, бәлки йоклап китәрсең.

   Сания урынына ятты, эченнән догалар укыды: “Әй, Аллаһым, чыннан да, мин борчылудан һәм хәсрәт-сагыштан, көчсезлегемнән Сиңа сыенамын, балаларымны ару ятим итмә, рәхмәтеңнән ташлама. Улларым хакына миңа яшәр өчен көч бир”, - дип Сания Аллаһыга ялварды. Ул тирән йокыга талды.

   Сания йокысыннан уянды, күзләрен ачты. Өй эче якты, җылы, тып-тын. Әнисе өстәл артында утырган, иске календарь битен укып утыра.

   - Әни, шулкадәр йокладыммыни? Оланнар да шауламаган, мәктәптән кайтыр вакыт җитә инде. Төшке ашым да юк, - дип ул урыныннан тора башлады. Кинәт башы әйләнеп китте, аяклары хәлсезләнеп калды һәм ул урынына утырды.

    - Барысын да эшләдем. Улларыңны да куркыттың бит, әкрен генә җыендылар да мәктәпкә киттеләр, зурая баралар инде. Әйдә тор, балам, кайнар чәй эчеп ал, ботка да пешердем, төшке аш та әзер, мичтә кайнар килеш торалар.

Алар әниле-кызлы чәй эчтеләр.

   - Әни, бүген Йосыфны төшемдә күрдем, йөрәк тибешенә кадәр ишеттем.

- Яшлыкка булсын, кызым, төш-төш инде ул, ә өн – чынбарлык. Үземнән чыгып әйтәм: ялгыз хатын язмышына күнегү җиңел түгел. Кайгы-сагышка батып, гел үткәннәрне генә уйлап яшәргә ярамый. Иелгән башны югарырак күтәрергә кирәк. Улларың хакына шат күңелле, булдыклы, аларга ышанычлы терәк икәнлекне тойдыручы иң якын кеше – Ана булырга тиеш син. “Уңсаң да үзеңнән, туңсаң да үзеңнән” дигән халык. Беркемгә дә үзеңне мыскыл итәргә, кимсетергә юл куярга ярамый. Йосыф та минем сүзләремне хуплар иде. Авылда ялгыз хатыннар күп, һәр өч өйнең икесендә ир заты юк, чит җирләрдә ятып калдылар бәгырьләрем, авыр туфраклары җиңел булсын җанкисәкләремнең.

- Амин, шулай булсын инде...

    Сания әнисенә сокланып карап торды. Ул анарга охшамаган шул, кирәгеннән артык тыйнаклыгы аңа комачаулый.

   Әнисе – җор телле, үткен хатын. Сугыш елларында да, хәзер дә ул сепараторда эшли. Күп балалы гаиләләргә сугыш елларында бик авыр булды, ачлыктан сабыйлар үлде, кешеләргә аш җитмәде. Елга яры балалары сепараторда эшләүче әнисенә “кунакка” баргалыйлар. “Ник монда килдегез? Китегез хәзер үк!” – дип шул балаларга учына йомарлап атланмай ыргыта, ә бала, шул май кисәген эләктереп алып, өенә йөгерә икән. Бәлки әнисенең шул гамәле кайсыдыр баланың гомерен саклап кала алгандыр. Әнисе урамга чыкса, аның янына кешеләр җыела. Ул аларга мәзәкләр, кызыклы хәлләр сөйли. Тыңлаучылар кычкырып көләләр. Әнисе хатын-кызларны балан җыярга да алып бара, Пьяна елгасы аша көймәдә кара урманга да чыгара. Бу җиткән кызлар да аның белән җиләк җыярга йөри. Кайда аның әнисе – шунда уен-көлке.

-      Әни, сиңа да җиңел булмагандыр. Бу җирдә яшәр өчен син каян көч алдың?

-      Яшәүнең үзеннән көч алам, кызым. Бу җирдә яшәү – үзе бер бәхет.

-      Килешәм, әни, яшәү – бәхет, тик минем җанымның яртысы еракта калды шул, ләкин Йосыфка булган мәхәббәтем һич тә сүрелми, ул минем йөрәгемдә саклана. Барыбер миңа авыр, борчылам, кичләрен күңелемне тирән сагыш биләп ала. Үземне кая куярга белмим.

-      Мөхәммәт Пәйгамбәребез саллаллаһү гәләйһиссәлләмнең бер хәдисе безгә болай дип киңәш бирә: “Аллаһы Тәгаләдән кичерү һәм тынычлык сорагыз, чөнки инанудан кала, берегезгә дә тынычлыктан хәерлерәк бүтән нәрсә бирелмәс”, - ди. Мин дә язмышыма буйсынып яшәдем, үземә җан тынычлыгы сорадым, Аллаһының биргәненә риза булдым. Сиңа да тынычланырга кирәк, кызым. Булганына шөкер итә белергә кирәк. Син ялгыз түгел, ике улың, мин, туганың бар. Йосыфның туганнары да сине яраталар, исемеңне телләреннән төшермиләр. Яшәү дәртен югалтмыйк, кызым! Яшәү – матур, яшәргә кирәк, кызым!

Әйе, әнисе дөрес сөйли, яшәргә кирәк, тормышка тешең-тырнагың белән ябышырга кирәк.

    Тормыш җиңел түгел, ачлы-туклы, өс-баш та шулай гына, өйне дә җылытып бетерерлек түгел, ләкин барыбер яшәргә кирәк.

     Өйнең кечкенә тәрәзәләре аша март кояшы елмайды. Шуңа аның эче яктырып, матураеп китте. Өстәл янындагы сәкегә утырган балалар нидер пышылдашалар, әкрен генә үзара сөйләшәләр.

    Сания мичкә ашын куйды һәм чәй суына барырга җыенды. Иртәгә унберенче март – Йосыфның үлгән көне. Ул мулла чакырып Коръән укытырга уйлады. Аның уеннан ире һич тә китми, ул аны сагына, бергә булган күңелле вакыйгаларны еш кына исенә төшерә, улларына да сөйли. Ул иренең үлемен кабул итә алмый, еш кына аны төшләрендә күрә, үксеп-үксеп елаулар еш була. Күршедә генә яшәгән хатыннарның ирләре сугыштан сау-исән әйләнеп кайттылар. Кайсы ат белән ягулык ташыган, кайсы тимер юл төзегән, кайсы сугыш кырыннан исән килеш чыга алган. Юк, Сания алардан көнләшми, аларга исән калырга язган, ә Йосыфка туган як туфрагына кайту насыйп булмаган.

   Сания үзенең язмышына буйсынды, намаз укый башлады, Аллаһыга сыенды.

    Кизләүдән су алганда ул иренең тау итәгеннән йөгереп төшүен бик еш күз алдына китерде, күңеле белән аны көтте, йөрәгенең чеметеп куюлары аны бик тиз чынбарлыкка алып кайта. “Язмышлар шулдыр, язганнан узган юк”, - дип үзалдына сөйләнеп ала да юлын дәвам итә. Йосыфның әти-әнисе дә, Нәҗметдин абзый да гүр иясе булдылар. Яшәве бик авыр, аның туйганчы балаларын ашатасы килә, ярый әле әнисе ярдәм итә. Энесе Вафа да ярдәменнән ташламый, ул Ерак Көнчыгышта хәрби хезмәттә, малайларга кием-салым җибәргәли. Шулай бер көе яшиләр. Ә иртәгә ул иренең рухына Коръән укытачак, күршедә генә яшәгән Йосыфның туганнарын да чакырды.

   Сания тавыгын суйдырды, икенче көнне ашын өлгертте. Өстәлгә чынаяклар, тәлинкәгә арыш икмәге куйды. Савытка вакланган шикәр һәм карамель кәнфит кенә куясы калды. Кәнфит төргәген ачып җибәрүгә Саниянең йөзе агарып китте:

-      Малайлар, бу – нәрсә? Кәнфитне нишләдегез?

-      Ә нәрсә булган? Сана, кәнфитләрең барысы да урынында. Үзең әйттең ич: “Биредә 40 кәнфит, барысы да урынында булсын!” – дип. Санап кара, - диде Сәйрулла.

Малайлар барлык кәнфитләрне суырып куйганнар, эчендәге повидлосы гына нечкә пыяла астында ялтырап торгандай күренә.

-      Нишлибез инде хәзер? Кунакларга нәрсә куябыз?

-      Шуларны куй, кәнфит булгач, кәнфит була бит инде, - диде Сәйрулла.

Алиаскәр гаебен сизә, күзен дә күтәрмичә баскаланып тора.

-      Әй, балакайларым, әтиегез үлгәнгә бүген бер ел. Ул бу эшегезне хупламас иде, хурлар иде үзегезне. “Мин кайтканда улларым егет булырлар инде”, - дип яза иде. Ә сез мәҗлескә дигән кәнфитне суырып бетергәнсез. Калган кәнфитне сез үк ашаган булыр идегез!

-      Ул кәнфитләр безгә калмый, кунаклар аларны барысын да чәй эчеп бетерәләр иде, - дип Сәйрулла карышуын дәвам итте.

    Сания савытларга шикәр куйды, ә кәнфитләрне яңадан кәгазьгә төрде.

Малайлар гаепле булдылар, тик кенә утырып тордылар. Сания дә артык бер сүз әйтмәде, яхшырак җыеп куясын уйлап, үзен үк гаеплегә санады. “Әтиегез хурлар иде” дигән сүзләр малайларны уйланырга мәҗбүр итте. “Балалар бит, тәмле кәнфит күргәч, тыела алмаганнар, нишләрсең инде”, - дип уйлады ул.

    Кунаклар килеп җиттеләр. Аш ашап, чәй эчеп алгач, мулла абзый Коръән аятьләре укып, Йосыфның рухына багышлады. Соңыннан Йосыфны, аның белән булган вакыйгаларны искә төшерделәр. Малайлар тын гына тыңлап утырдылар. Әниләре алар турында кунакларга бер сүз дә әйтмәде. Кунаклар киткәч, Сания балаларга Шәрәфетдинне чакырырга кушты. Аннары үзләренә аш салып бирде, соңыннан чәй ясады. Ул кәгазь төргәкне чыгарды һәм барысына да икешәр кәнфит бирде.

-      Суырып бетерегез инде, балакайлар, бу кәнфитләр сезгә генә язган икән, - диде ул.

-      Кара нинди нечкә тышлы бу кәнфитләр! – диде Шәрәфетдин гаҗәпләнеп.

Малайлар дәшмәделәр, өреп-өреп чәй эчтеләр, ә үзләре бу хәлнең шулай тәмамлануына сөенделәр. Алиаскәр сәке астыннан гармун тартып чыгарды, уйный башлады.

-      Гармунны урынына куй, улым. Бүген уйнама, - диде Сания, аның күзләреннән бите буйлап эре яшь тамчылары тәгәрәде. Малайлар тынып калдылар. Әтиләре кайтмады шул, кайтмады.

    Таң атты. Язгы кояш табигатьне тирән йокыдан уятты. Җырчы сыерчыклар, җилбәзәк тургайлар үзләренең матур сайраулары белән табигатьне тагын ямьләндерде. Болыннар, Пьяна яр буйлары яшәрде, тау итәкләре беренче булып кибеп чыкты. Ерганак буйларында үги ана яфрагының сап-сары чәчәкләре балкып утыра. Агачлар да бөреләрен ачарга тора. Бөтен тирә-якны яз исе, сафлык, пакьлек исе биләп алды.

Сания шул саф һаваны күкрәк тутырып сулады, язгы табигать белән хозурланды.

-      Сания, бүген чәчүгә чыгабыз! Соңлама! Олырагын үзең белән алып чык!

Бригадир Фазлулла тавышы иде бу.

   Сания өй эшләрен тиз-тиз генә башкарды, балаларны уятты, чәй эчеп алдылар.

    Халык тиз җыелды, кайсылары үгезләрен, сыерларын алып килгән. Фермадан карт атларны да китереп җиткерделәр, хайваннар салмак кына атлап киләләр, малкайларның сабан тартып барырлык көчләре юк. Килгән терлекне сабаннарга җигә башладылар. Атлар көч-хәл белән кузгалып китте. Сәйрулланы атка атландырдылар. Ул моңа бик риза булып алынды. “Егылып төшмәсә ярый инде”, - дип уйлап куйды Сания.

       Үгезләр хуҗаларны тыңламый, бармыйлар, артка чигенәләр, сикерәләр, газапланып беттеләр. Сыерлар да тораташ булып катып калдылар, барасылары килми.

-      Булмый бу! Әйдәгез, хатыннар, үзебез җигеләбез, - диде Гадилә, сыерын кызганып, чөнки бу малкай хуҗалыгында ачтан үлмәс өчен бердәнбер өмете, аны югалтса, ул балаларны ничек туендырыр? Хатын үзен түгел, ә сыерын кызганды. Кайберәүләрнең сыерлары эшкә чыгарлык түгел, кышның ахырына таба шулкадәр ябыгалар, аларны баулар белән “асып” куялар иде. Саниянең кәҗәсе белән тавыклары гына бар. Аларын да көч-хәл белән кышны чыгарды.

-      Әйдә, Гадилә, тырышып карыйк, - диде ул.

   Алар янына Әсма басты. Яше 70кә җиткән Сафа бабай сабан тотып йөрергә чыкты. Өч хатын җигелеп сабанны тартып киттеләр. Кырның буе озын, ә көч – аз, туйганчы ашаган гына булсалар да җиңелрәк булыр иде, юк шул, сугыштан соң да ризык җитәрлек түгел, ак ипи күргән дә юк.

     Кырның чигенә көчкә килеп җиттеләр, анда аларны башка хатыннар алмаштырды. Сафа бабай җиргә ауды. Гадилә үксеп-үксеп елап җибәрде, аңа Сания белән Әсма кушылды. Кыр буйлап сабан тартып йөрергә ир-ат көче кирәк, тар җилкәле, нечкә билле хатын-кыз нишләсен, хәленнән килмәгәнне эшләргә тырыша ул! Бергәләп кырны сукалап бетерделәр. Аннары бердәм басып кул белән чәчеп тә чыктылар. Сания улын үзенең янына бастырды. Сәйрулла олылар янәшәсендә кыр буйлап атлады, бу аның колхоз кырында беренче хезмәте иде.

   Язгы чәчү ай буена сузылды. Кешеләр генә түгел, карт атлар да, үгезләр дә арыды. Җир куеныннан яңа гына борын төрткән яшь үләнне малкайлар ашый башлады.

     Болыннар, тау итәкләре яшәрде. Балалар талдагы бөреләрне, үги ана яфрагының сары чәчәген, кәҗә сакалын, балтырган, кузгалак, соңрак мәче җиләген ашый башладылар. Хуҗабикәләр яшь кычытканнан аш пешерә, тамак туйган кебек була. Орлыкка дип саклап торган бәрәңгене дә утырттылар. “Көзгә бәрәңгеләре булса, җәен кычыткан белән алабута ярдәмгә килер”, - дип уйлады Сания. Язгы чәчү белән кешеләрдә өмет уянды. Өмет кешеләрне яшәтә.

    Бүген Санияне авыл советына чакырттылар. Салым түләү буенча булса, ул аны түли, иренең сугышта үлеп калганы өчен аларга акча бирәләр. Заемга кул куярга дип комиссия утырышына чакыртканнар икән. Анда өч кеше утыра: авыл советы рәисе, район вәкиле һәм укытучы. Сания заем акчасының суммасын күргәч:

-      Мин моңа кул куймыйм. Иремнең пенсиясе дә җитми бит хәзер. Ул акчаны каян табыйм? Күпме түләүләр, салымнар өстәвенә бит бу заем?! Балаларым хакы өчен сорыйм, заемның суммасын киметегез, зинһар. Мин букадәр түли алмыйм. Бу ни хәл булды соң? Йорт һәм бәрәңге бакчасы өчен түләүләр артты. Бушлай эшлибез, акча бирмиләр, “хезмәт көне” дигән хак та “таяк” бар. Юл төзү йөкләмәсен дә бирдем. Барысы да Йосыфның пенсиясеннән. Ул сугышта үлеп калды, ә улларын кем ашатыр? Бераз гына булса да минем гаилә хәленә керегез. Бу түләүләр тол хатыннарны аяктан екты бит инде.

     Саниянең күзләреннән яшь түгел, кан ага. Ул комиссиядә утыручыларга үз хәленең авырлыгын, балаларының ятимлеген, авыр кыш чыгуларын, ашка туймауларын аңлатырга тырышты. Тик аның үтенечен аңлаучы булмады. Сания ризалык бирмәде, кәгазьгә кул куймады.

“И, газиз Аллаһым... Тормышта күпме газап күрдем, үзем белән бергә газиз балаларым да күрмешле, ачлы-туклы торабыз, бу соң нинди дөнья булды?!”

      Җәен эш күп, көннәр сизелми дә үтеп китә. Эше күп булса да, җәй – матур. Бөтен җир ямьгә төренә. Чут-чут итеп кошлар сайрый, бөтен җирдә хуш ис, чәчәкләр исе. Матурлык. Болында нинди генә чәчәк юк: тукранбаш, кыңгырау чәчәк, гөлбадран, сары чәчәк, болын шалфее, ромашка, сары мәтрүшкә, цикорий – фәрештә чәчәге. Болын матур чәчәкләрдән тукып ясалган келәмне хәтерләтә. Тиздән печән өсте җитә. Шул матур чәчәкләр барысы да үткен чалгы белән чабылачак һәм печәнгә әйләнәчәк. Хәзер инде печәнлек буйлап балалар, хатын-кызлар йөри. Алар пычаклар белән агулы аксырдак үләнен кисәләр һәм капчыкларга тутыралар.

   Ә бүген болында чалгы тавышы чыңлый. Авылның барлык ирләре печән чабарга чыкты. Алардан бераз арткарак калып хатын-кыз да печән чаба, болар – тол хатыннар, алар арасында Сания дә бар. “Печән чабу – ир эше, бала табу – хатын эше” дигән әйтем бар безнең халыкта. Юк шул, хатын заты печән дә чаба, бала да таба икән. Мәдинәнең дә, Саниянең дә чалгылары үткен, Шәрәфетдин аларны печәнгә чыгар алдыннан “сугып” бирде. Болын буйлап печән пакуслары ята.   Тирләп-пешеп, рәхәтләнеп эшләделәр. Ял итәргә чабылган печән өстенә утырдылар. Ә ирләр чаба да чаба, чалгы тавышлары яңгырап тора, киң печән пакуслары җиргә ята бара.

“Әй, ямьле соң җәйләрнең айлары,бик күңелле болын һәм тугайлары”, - дип юкка гына җырланмыйдыр ул. Яңа гына чабылган печән исе болынлыкны биләп ала. Тәнгә - сихәт, җанга – рәхәт!

      Печән өсте бөтен авыл кешеләрен бергә җыйды. Әниләренә алмашка Шәрәфетдин белән Сәйрулла да чыктылар. Атналарга сузылган печән эше кешеләрне алҗытты. Иң элек колхоз җирләрен, аннары шәхси хуҗалыкларга бүленеп биргән пайларны чабып алдылар, җыйдылар, чүмәләләргә өеп куйдылар.

      Җәй эссе килде, шуңа күрә игеннәр дә зәгыйфь булды, бик тиз өлгерде. Игеннәрне дә бөртегенә кадәр җыеп алдылар. Ашлык быел уңмады. Сания келәтләрдә эшли. Аның янында ике улы да булышып йөри, каравылчы күрмәгәндә, бөртекләрне ашап алалар, бераз гына булса да тамак туйдыралар. Келәтләрдән чыкканда да, кырдан килгәндә дә кесәләрне тикшереп торалар, шуңа күрә Сания бер бөртеккә дә тотынмый, әнисенең киңәшен тота. Әнисе: “Балаларың ятимлекне сизмәсен, ачлыктан тилмермәсен өчен хәлеңнән килмәгәнне эшләргә тырышкан изге җан инде син, кызым. Берүк кесәңә иген салып тотыла күрмә, үзеңне дә, улларыңны да харап итәрсең”, - диде. Тиздән бәрәңгене җыеп алырлар, тук булырлар инде. Тавыклары салган күкәйне дә салымга җыеп бирәләр бит. Әле тагын заемны түләмәгәч, өстәмә түләү салганнар, тиздән комиссия белән булган әйбереңне килеп алачаклар, имеш. Саниянең нәрсәсе бар? Урын-җире, ике чуены, бер самовары, ике табасы. Шуларны ала калсалар, нәрсәдә аш пешерергә дә су кайнатырга?

      Комиссиянең йортлар буйлап салым җыюларын ишеткәч, Сания аларны өенә дә якын җибәрмәскә карар кылды. Өйдә үзе генә, балалар тау итәгендә иптәшләре белән уйныйлар. Көткән “кунакларның” аяк тавышлары якынаюга табагачын алып ишек төбенә басты. “Кунаклар” ишеккә таба юнәлделәр. Ул кискен хәрәкәт белән сикереп чыкты, табагачының мөгезләрен берсенең муенына ук китереп терәде.

    - Оятсызлар, кемне таларга килдегез? Тол хатынны?! “Әти” сүзен әйтергә мәхрүм ителгән балаларны таламакчы буласыз?! Кара йөзләр! Мин кул куймадым ул кәгазьгә, суммагызны киметегез, мин түли алмыйм дидем. Ә сез мине тыңламадыгыз, хәлемә кермәдегез. Берни бирмим, яхшы чакта китегез! Башка минем өйгә килмәгез, бу юлны онытыгыз! Оятсызлар, иман югалткан затлар!

Сания табагач белән селтәвен дәвам итте. Комиссия кешеләре дә аптырап калдылар, табагач мөгезләреннән яккарак тайпылдылар. Сания һөҗүм итүеннән туктамады, “кунакларны” капкага кадәр озата чыкты, артларыннан тиргәп калды. Ул гомерендә беренче тапкыр үзен һәм балаларын яклый алды, көчкә каршы көч бар икәнне ул белә иде.

     Ишеген ябып кергәч, ул урынга ауды һәм үксеп елап җибәрде. Аның яклаучысы юк шул, ул – ялгыз хатын...

Мәдинә керде.

    - Сания, вәт маладис! Ни кирәген бирдең үзләренә! Башларын гына сугып ярмасын дип тордым. Юлбарыстай бәрелдең үзләренә! Булдырдың, сокланып күзәтеп тордым, чыгарга гына курыктым.

     Бер йортта алар ике өй булып яшиләр. Мәдинә дә тол калды. Менәзирә белән Шәрәфетдин дә әтисез калдылар. Килендәшләр бер-берсенә терәк булып яшәделәр. Балалар да үзара дус булдылар. Кәҗәләренә кышлык азыкны да бергәләп әзерләделәр, бәрәңгене де күмәкләшеп җыйдылар.

     Ике килендәш келәтләргә эшкә киткәч, малайлар тау итәгенә уйнарга йөгерделәр. Бала-чага тавышыннан тау итәге гөрләп тора. Алар нинди генә уен уйлап чыгармыйлар. Зурраклары бер төркем булып, ә кечкенә балалар икенче төркем булып уйныйлар. Алиаскәр ерганак буеннан тимер кисәге кебек нәрсә табып алган, башка малайлар аңардан шул әйберне тартып алырга тырышалар, ә ул бирми, тарткалаша.

   - Бир миңа, нәрсә ул? – дип Шәрәфетдин Алиаскәрнең кулындагы әйберне алды, тузанын сөртте, - шома гына, үзе ялтырап тора, моның эчендә нәрсә икән?

- Кадак очы белән казып карарга кирәк, - диде Сәйрулла.

- Нәрсәгә кадак? Хәзер чүкеч алам, сугам да, эчендәге нәрсәне белербез, - диде Шәрәфетдин. Аңа яшьтәшләре Шәрәпук дип кенә эндәшәләр, ул моңа бер дә ачуланмый, шаярта гына иде.

    - Сез якка китегез, күзегезгә очар, - диде ул малайларга, - ишегалдына чыгыгыз! Шәрәфетдин чүкеч алды, кадакның очын шул әйбергә терәде һәм сугып җибәрде. Көчле шартлау яңгырады, яшен суккан төсле ут чыкты, өй эчен төтен каплады, әллә нинди тәмсез ис таралды. Йорт турысыннан узып барган Сафа бабай йөгереп керде. Куркынышкан малайлар елыйлар. Шәрәфетдин идәндә ята, аның аякларыннан кан ага.

- Нәрсә булды? Бу ни хәл?

Кан эчендә яткан Шәрәфетдинне күреп, ул хәйран калды. Күршеләр йөгереп керделәр, һушсыз баланы күреп барысы да аптырап калды.

- Фельдшерны дәшегез! Тиз булыгыз! – диде Сафа бабай.

Сания белән Мәдинә йөгереп килделәр, фельдшер да килеп җитте.

- Әй, балакаем, нәрсә булды? Каян бу хәл килеп чыкты соң? – дип Мәдинә үксеп-үксеп елады. Хатын-кызлар да бу бәхетсезлекне күреп түзә алмыйча еладылар.

- Баланы тиз генә хастаханәгә илтәргә кирәк. Күп  кан югалткан. Тиз булыгыз, ат кирәк! – дип фельдшер ашыктыра башлады.

Шәрәфетдинне арбага салып, район үзәгенә алып киттеләр. Урамдагы халык аларны озатып калды.

- Каян алганнар бу әйберне?

- Төшкән самолет пулемётыныкына охшаган бу, - дип җавап кайтарды Сафа бабай.

Сания күзләре белән улларын эзләде, ләкин алар күренмәде. “Хәзер генә биредә иделәр, елап шешенеп беткәннәр, каялар икән?” – дип улларын эзләде. Көн кичкә авышты, ә малайлар юк. Сания күршеләргә дә керде, елга буйларын, күпер асларын да карады. Балалар юк булдылар.

- Арба артыннан район үзәгенә киттеләр күрәсең, - диде күрше Салахетдин абзый.

- Таптым, таптым үзләрен, - диде Шамил. – Малайлар агачның иң башына менеп утырганнар. Кыштырдаган тавышка күтәрелеп карадым, агач башындалар, әйдәгез, күрсәтәм.

Бәрәңге бакчасының очында үсеп утырган карт тал башына менеп кунаклаган балаларны күреп, алар хәйран калдылар.

-      Сәйрулла, ник анда мендегез? Хәзер үк төшегез! – диде Сания.

-      Юк, төшмибез, без шунда торабыз.

-      Төшегез, егыласыз бит.

-      Без төшсәк, син безне кыйныйсың.

-      Нәкъ кыйныйм инде? Ни өчен?

-      Пуляны без таптык бит, аны бездән Шәрәпук алды.

-      Каян таптыгыз?

-      Алиаскәр ерганактан тапты аны.

-      Ярый, әле эш узган инде, төшегез, оланнар, кыйнамыйм да, хурламыйм да, зинһар, төшегез генә.

-      Төшмибез, куркабыз, - диештеләр малайлар.

-      Ботак кочаклап озак утырмаслар, йокыга китәрләр дә егылып төшәрләр, шул булыр, - диде Ханифә.

Олылар ничек үгетләсәләр дә, малайлар тал башыннан төшмәделәр.

Караңгы төште. Күк болытлы, шуңа да ай күренми. Шул караңгылыкта карт агач та шомлы итеп басып тора.

Сания кычкырып елап җибәрде:

-      Әтиегез булса ни кирәген бирер иде үзегезгә, төшегез, егыласыз бит, я башыгызны ярасыз, я аякларыгызны сындырасыз!

Агач башында утырган Алиаскәр елап җибәрде:

-      Мин моннан төшә алмыйм, куркам. Караңгыдан да куркам. Әни, мине менеп ал!

-      Мин менә алмыйм, улым. Үзегез акрын гына төшегез, егылмагыз гына.

-      Әни, менеп ал инде, мин куркам, - диде Алиаскәр еламсырап.

Сүзсез генә утырып торган Сәйрулла телгә килде:

-      Хәзер үзем булышам. Елама, мине тыңла, аякларыңны үзем рәтләп төшерәм. Кулларың белән яхшы гына тотын. Тукта, елама, курыкма, хәзер төшәбез.

Сания һәм күршеләре агач төбендә басып тордылар, балалар егыла калсалар, аларны тотып алырга дип хәзерләнеп куйдылар.

Сәйрулла энесен агач башыннан төшереп җиткерде.

Сания балаларга бер сүз дә әйтмәде, иртәгә сөйләшәсен уйлап куйды.

 

Иртәнге ашны ашаганда да малайлар тып-тын тордылар. Сания дә дәшмәде. Бераз вакыт узгач, ул сүз башлады.

-      Балакайларым, кичә сугыш безнең йортка тагын килде. Бу юлы да ул үзенең ерткычлыгын күрсәтте. Сезнең кулларыгызга пуля тоттырды. Шул пуля Шәрәфетдиннең аягын яралады. Аның хәле авыр. Мин бүген хастаханәгә барып килермен. Сез мәктәптән кайткач, йорт-җирне караштырып торыгыз. Тагын шундай зат күрсәгез, зурларга әйтегез. Пуля – уенчык түгел, ул – куркыныч нәрсә, сез моны үзегез дә аңладыгыз инде.

Сания хастаханәгә җыена башлады. Ул анда барып җитүгә, Шәрәфетдиннең уң аягын кискәннәр иде инде. Мәдинәнең дә хәле авыр, йөзе сулган, төн эчендә чигә чәчләре агарып чыккан иде. Йөгереп йөри торган баласы аяксыз калды. Ана йөрәгенең түземлегенә, холкының сабырлыгына сокланасы, гаҗәпләнәсе генә кала. Әй, бу ана! Аның йөрәге нәрсәләргә генә түзми, аның башыннан ниләр генә узмый!

-      Сания, миңа бу гына җитмәгән иде күрәсең?! Каян алганнар ул пуляны?

   Сания бу пуляның самолет пушкасыныкы икәнен әйтте.

Хастаханәдән кайткан чакта ул сугышның соңгы елындагы вакыйгаларны исенө төшерде. Авыл кырына самолет төште. Ул Казаннан фронтка таба очарга тиеш була. Самолетка ниндидер зыян килә, очучы аны мәҗбүри җиргә төшерә. Бу самолет янына авыл халкы йөгереп килә, бала-чага аның янына якын ук бара. Очучы авыл советы рәисен дәшеп ала, аңа самолетны сакларга куша, ә үзе Сергачка китә. Район үзәгеннән Әхмәт исемле милиционер да килеп җитә. Ул самолет янына килгән халыкны куып җибәрә. Шуннан соң самолетны чиратлашып саклый башлыйлар. Бригадир Аймалетдин абзыйны төшке аш вакытында уллары алмаштыра. Ике тәүлек үткәннән соң, Казаннан белгечләр кайта. Алар самолетны ремонтлыйлар. Шуннан соң гына самолет күккә күтәрелә. Тиктормас малай-шалай эше инде, шул самолет эчендәге пулемётның пуляларын алганнар, җитмәсә аяк астына бәреп тә калдырганнар. Шул бер пуля кисәге баланы гарип итте дә куйды.

    Безнең авыл кешеләре башыннан нинди генә канлы вакыйгалар үтмәде. Менә шәһитләр каберлеге. Ул ике авыл арасында урнашкан. Шул каберлектә авыл муллалары белән бергә яшь егетләр дә ята. Күбесе гаепсезгә кулга алынган кешеләр. Авыл кешеләре бу фаҗигане оныта алмый, чөнки онытырлык түгел. Мылтык аткан тавышлардан халык куркуга төшә, гаепсезгә кыйнаулар, акырышу-кычкырышулар, елау-ялварулар, йортларда тентүләр, сорау алулар бара, бигрәк мулла гаиләләренә бәйләнәләр. Бала гына булса да, Сания бу көннәрне яхшы хәтерли, әнисенең киндердәй ак йөзе әле дә күз алдында. Яшүсмер чакта алар бу урыннан тиз генә үтеп китәргә тырышалар иде. Сания каберлек янына туктады, шәһитләр рухына дога кылды. Ул каберлекнең икенче ягында Фатыйма әбине күреп алды. Ул – Семочки кызы, Пашатка килен булып төшкән, гомере буе ике авыл арасыннан байтак йөргән. Сания аның янына килде.

-      Исәнмесез, Фатыйма әби!

-      Исәнме, Сания, исәнме. Каян болай?

-      Уразавылдан кайтып киләм, Мәдинәләрнең хәлен белергә дип бардым. Менә нинди хәлләр булды бит. Бу фаҗига сугыш кайтавазы булып кайтты.

-      Бу коточкыч хәлләр кайчан бетәр генә? Менә шул туфрак астында яткан 15 яшьлек туганым Хайретдин дөнья күрмичә үлде бит. Мич башыннан өстерәп алып аттылар үзен, әле егет тә түгел иде, яшүсмерне!

-      Фатыйма әби, безнең авыл кешеләре өчен бу көннәр иң фаҗигале булган, әйтерсең лә, ахырзаман кузгалган. Бер көн элек азык-төлек отряды Пашат халкын талап йөргән. Йорттан-йортка кереп акча, он, шикәр, кадак чәйләр, алар булмаса, бишмәтләрен, юрганнарын, яхшырак әйберләрен алып чыкканнар. Ә икенче көнне Семочки авылындагы аяныч хәлләр башлана.

-      Сания, әле дә газиз әти-әниемнең хәсрәткә баткан йөзләрен хәтерлим. Авыл советы алдында дистәләгән үле гәүдәләр арасында туганымны күргәч, икесе дә хәлсезләнәләр. Халык якта басып тора, беркемне дә якын җибәрмиләр. Тәүлек буе мәетләр карда ята. Аннан соң да аларны тиз генә җирләмиләр. Йортлар буенча йөриләр, гаеплеләрне эзлиләр, уңайсыз кешеләрне восстаниедә катнашты дип атуга дучар итәләр. Илледән артык кеше арасында гаепсез кешеләр атып үтерелә. Шул хәлдән соң әтием Минаҗетдин озак тормады, бу кайгыны күтәрә алмады мәрхүмем.

-      80 яшьлек Нәҗметдин мулланы, аның улы Җәләлетдинне кече уллары Сәет абый Соколовның алдында аталар. Пашат авылының белемле, абруйлы кешеләре кемгә ярамаган?

-      Семочки муллалары Җәләлетдин, Хәсән, Шакир абзыйлар да шул каберлектә яталар. Халыкка хезмәт итүче кешеләр, аларның нинди гаебе бар?

-      Фатыйма әби, яшьләрнең шул кыска гына “восстаниесе” халыкны куркыту өчен нигез була да инде. Гаепсезгә күпме кеше үтерелә!

Ике авыл арасындагы ерганактан мылтык аткан тавышлар безгә кадәр ишетелеп торды. Халык бик курыкты, өйләренә кереп бикләнде. Укытучы Сәет абый Соколовны 1937 елда “халык дошманы” дип атып үтерделәр. Шундый яхшы укытучы иде. Мандолинада уйнавы әле дә хәтеремдә, моңлы тавышы колагымда яңгырый:

Төркем-төркем куйлар бара,         

Арасында бер кара.

Акылың булса, уйлап кара,

Бу дөньяда кем кала?

    Сәет абыйның күзләре моңсу, һәрвакыт уйчан иде. Шундый хәлләрдән соң да ул туган авылын ташлап китмәде, мәктәптә укытуын дәвам итте.

Шул ук елда Аллям Вахитов белән Котдус муллаларны, Каюм Соколовны атып үтерделәр. Авыр туфраклары җиңел булсын иде мәрхүмнәрнең.

-      Әй, Сания, булды инде хәлләр...

-      Фатыйма әби, халык хәтере озын, бу вакыйгалар онытырдый түгел шул. Бу фаҗигаләр башка кабатланмасын иде.

Сания өенә килеп җитте, ә Фатыйма әби юлын дәвам итте.

Балалары аны көтеп утыралар, күзләрендә - курку катыш сорау.

-      Шәрәфетдин тере калган, тик бер аягын кискәннәр. Менә шундый хәлләр, балакайлар. “Уеннан уймак чыга” дип картлар юкка әйтмәгән.

Малайлар тын гына утырдылар, алар бу фаҗигане үзләре дә авыр кичерәләр, гаепле булдылар.

-      Бу сугыш афәте башка безгә кагылмасын инде. Болай да кайгы-хәсрәт җитәрлек булды.

-      Әни, Шәрәпук безне яныннан куып җибәрде. Ул: “Сез якка китегез, күзегезгә очар”, - диде. Шулай эшләмәсә, хәзер безнең аякларны да кискән булырлар иде, - диде Сәйрулла һәм тирән сулап куйды.

-      Балакайларым, бу дөньяда үзеңне дә, якын кешеңне дә сакларга, башың белән уйлап, акыл белән эш итәргә кирәк, башкача яшәп булмый. Кешеләргә мәрхәмәтле, ярдәмле булсаң, үзеңә дә рәхәт була. Хәзер Шәрәфетдингә дә зур ярдәм кирәк булыр.

Ике атнадан Мәдинә белән Шәрәфетдинне хастаханәдән кайтардылар. Аларның икесенең дә йөзләре агарган, боегып калган иде. Күршеләр бала белән ананың хәлен кереп карыйлар. Сания алар кайтуга төшке аш та хәзерләп куйды инде.

Шәрәфетдин өстәл артындагы түрдә утырган.

-      Апа, ник малайлар кермиләр?

-      Куркабыз, - диләр.

-      Курыкмасыннар, керсеннәр.

-      Хәзер үзләрен җибәрәм, керерләр, - дип, Сания балалар артыннан үз өенә кереп китте.

Сәйрулла белән Алиаскәр килеп керделәр. Алар башларын игән килеш ишек бусагасы янында туктап калдылар.

-      Малайлар, узыгыз, килегез яныма, курыкмагыз. Күрсәтимме үзегезгә аягымның кискән урынын?

-      Юк, юк, кирәкми. Мин куркам, - диде Алиаскәр.

Малайлар Шәрәфетдиннең янына килеп бастылар.

-      Миңа агач аяк ясарлар, аны кыстырып куярмын, аннан сикереп-сикереп йөрермен. Врач абый шулай диде. Култык таягына таянып та йөрергә була. Аннан бергәләп уйнарбыз. Утырыгыз минем яныма.

-      Әни, чәй ясап бир безгә.

Мәдинә балаларга чәй ясады, үзләренә кечкенә шикәр кисәкләре дә бирде. Малайлар шикәр белән чәйне тәмләп эчтеләр.

-      Чәй чынаягы 3 булыр, 3 булмаса хуҗаларга көч булыр, - диде Шәрәфетдин.

-      Бер, ике, өч – бездә булсын көч! – диде Сәйрулла.

Малайлар көлеп җибәрделәр.

“Әй бу балалар! Шундый вакытта да уен турында уйлыйлар”, - дип уйлап куйды Мәдинә. Аның йөзенә дә алсулык йөгерде, ул да елмаеп куйды.

Әй, адәм баласы! Бар нәрсәгә дә ул ияләшә. Шәрәфетдиннең бу хәленә барысы да күнделәр кебек. Әй, бу гомер дигәнең! Язмыш җилкәннәрен иңнәренә куеп ул ага да ага икән... Менә тагын моңсу көз, ак карлы кыш та үтеп китте.

    Яңадан үзенең шау-шулы тавышы белән яз килеп җитте. Апрель урталарында авыл буйлап узган елганың бозлары шартлап ярылды, һәм боз кисәкләре, бер-берсен этә-төртә, елга уртасыннан ага башлады. Авыл халкы урамга чыкты. Елга ярының күпер очында егетләр һәм кызлар бергә җыелганнар. Әнә елга буйлап зур боз кисәге агып килә, аның уртасында печән, салам, утын кисәкләреннән өелгән учак яна. Аны яшьләр кабызганнар, шулай боз озаталар, “пыран” агызалар, имеш. Бу - бер бәйрәм кебек, су өсте яр буеннан матур булып күренә, халык шул манзараны карарга ашыга. Ут һәм су... Боз өстендә яна торган учак һәм ишелеп аккан елга... Бозлар күпер астына кереп китә һәм болынга таба ага башлый. Елгадагы су күзгә күренеп күтәрелә, ярлардан ташып чыга. Бозлар күпер астына сыймый башлыйлар. Ирләр зур колгалар белән суга юл ачарга тырышалар. Су ташкыны елга ярындагы бөтен нәрсәне үзе белән бергә агызып китә. Су агымының тавышы бөтен авылга яңгырап тора. Язгы ташу болынны су астына калдыра. Икенче көнне дә су арта, болында җәю җәелә, бәрәңге бакчаларына кадәр җитә. Кизләү очындагы халыкны ташкын борчуга сала, чөнки су ишек алларына керә башлый. Сания дә идән астына орлыкка дип салган бәрәңгене капчыкларга тутырды, идәнгә күтәреп куйды. Башкалар да бу ташкынга алдан хәзерләнеп куйдылар. Бер атналардан су чигенә башлады. Кибә башлаган күлләр, җир суга туенды. Су белән бергә болындагы чокырларга төрле-төрле балыклар да кереп тула. Егет-җилкен ул балыкны кулдан ычкындырмый, кечкенә ятьмә яисә сөзгеч белән аларны тотып ала. Өйләрдә балык шулпасы пешерә башлыйлар. Яшьләр, балалар тау итәгенә җыела, гармун уйныйлар, җырлыйлар. Үзе бер тамаша!

    Язгы ташкын вакытында бик тә матур инде безнең авыл табигате! Су астында яткан болынга карап сокланмый мөмкин түгел, диңгезләрең якта торсын! Елга буендагы кара урман да бу ташкынга сокланып карап тора сыман.

    Караңгы төшә. Тау итәгендәге яшьләр тавышы тынмый. Табигать уяна. Аның белән бергә күңелләрдә дәрт, өмет чаткылары кабына.

Сания балаларын яткыргач, озак йокыга китми торды, ир язмышы, хатын-кыз бәхете, ана күңеле турында уйланды ул.

    Иртә уянып китсә, таң аткан, кояш чыккан, ә керфекләренә яшь кунган, димәк, ул яңадан төшендә елаган. “Балаларны уятырга, мәктәпкә озатырга кирәк бит!” – дип Сания урыныннан сикереп торды.

    Ул мичен ягып җибәрде, чуенга су куйды, коймак атлады. Энесе Вафа ялга килеп китте. Ул балаларга кием-салым, аш-су да китергән иде, шул арада ике кило чамасы бодай оны да. Шул оннан ул бераз коймак атлады. Мич эчендә табада коймаклар чыжылдый. Малайлар аш исенә үзләре уяндылар, тансык ашка бик сөенделәр. Сания балаларны ашатып-эчереп мәктәпкә озатты.

-      Вафа абзыегызга рәхмәтле булыгыз, балакайлар. Өстегездәге киемнәрне әллә кайдан, ил чигеннән алып кайтты. Аның әйткәнен онытмадыгызмы?

-      Юк, онытмадык. “Әниегезне тыңлагыз, булышыгыз, яхшы укыгыз”, - диде.

-      Барыгыз, укытучыларыгызны тыңлагыз, минем һәм әтиегезнең йөзенә кызыллык китермәгез! Елга ярына якын киләсе булмагыз, күпердә дә басып тормагыз, мин карап торырмын, - дип кисәтте улларын.

Сания тәлинкәгә дүрт коймак куйды, килендәшенә кереп китте. Мәдинәнең дә чәе кайнап чыккан.

-      Әйдәгез, Мәдинә, Шәрәфетдин, коймак белән чәй эчик, - дип ул тәлинкәне өстәлгә куйды.

-      Каян килде бу байлык? – диде Мәдинә.

-      Вафа китергән иде. Әйдә, авыз итегез, мичтән алдым гына, кайнарлар.

-      Рәхмәт, ак он тәмам тансык инде. Нишләрсең, Ходай кара оннан аермасын, ачлыкка калырга язмасын.

Алар үткәннәрне искә төшерә-төшерә чәй эчтеләр, дөнья хәлләрен сөйләштеләр.

Төш алдыннан Алиаскәр мәктәптән кайтты, юл буе йөгергән, тирләп пешкән.

-      Әни, әни, укытучы абый миңа курай ясап китергән, кара нинди шома. Иртәгә миңа “Әпипә”не уйнарга өйрәнеп килергә кушты.

-      Ярар, өйрәнерсең, улым, ашыйсың килә торгандыр.

-      Юк, әни, абый кайтсын, бергә ашарбыз. Алиаскәр киндердән теккән сумкасын сәкегә куйды. Курайны алды, көй чыгара башлады, аннан калын тавыш белән “Әпипә”не җырлап җибәрде:

-      “Бас, кызым, Әпипә,

          Син басмасаң, мин басам...”

Ул яңадан курайның тавыш чыгара торган тишекләренә озын бармаклары белән баскалый башлады. Ниһаять, “Әпипә”гә охшаган көй яңгырады.

- Әни, тыңла, көйне дөресме чыгарам?

Сания улының курайда тиз арада уйнап җибәрүенә гаҗәпләнде.

-      Дөрес уйныйсың, улым, булдырасың. Гармунда уйный белгәч, курайны да тиз үзләштерәсең. Сәләтең бар шул, булмаса, болай тиз булдыралмас идең. “Авыл көе”н уйнап кара, улым.

“Бездә биек таулар бар ла,

Тау астында таллар бар.

Талда яфрак, миндә сагыну,

Сездә нинди хәлләр бар?”

Кечкенә генә авыл өендә татар халкының ышанычлы дусты, сердәшчесе, юлдашы булган курай яңгырады. Гасырлар буе атка атланган татар халкының милли музыка коралы булып саналган курайда аның улы уйный.

Саниянең күңеле әллә кайларга барып кайтты, курай аның сагышын, эчке кичерешләрен кабат кузгады.

-      Булдырасың, улым, иртәгә абыеңа уйнап күрсәтерсең. Безнең халык җыр-моңга битараф түгел, атын да ул сызгырмыйча су эчерми, ә ат өстендә барганда моңлы җыр суза.

-      Абый 1 Май бәйрәмендә уйнарга кушты. Әни “Күкәй бәйрәме”н онытмадыңмы? Безгә йомырка буярсыңмы?

-      Буярмын, улым, тавыкларыбыз бишәү генә калды, шулай да күкәйне сала башладылар. Кәрзингә дә бераз җыеп куйдым инде.

Балаларның көтеп алган “Күкәй бәйрәме” килеп җитте.

Сания мичкә чуенын куйды, аның эченә суган кабыгын кайнаткан суны һәм йомыркаларны тутырды.

Малайлар уяндылар. Өстәл өстендәге тәлинкәдә кызгылт йомыркалар куелган. Әниләре пешереп тә өлгергән инде.

- Әни, хәерле иртә! Бүген “Күкәй бәйрәме”!

-      Хәерле иртә, балакайларым! Әтәч кычкырды инде. Ул да бәйрәмне сизә күрәсең.

-      Әни, кергән оланнарга бирергә күкәйләрең җитәрме икән? – диде Сәйрулла.

-      Ни барын бирермен, улым.

-      Әнә малайлар да килеп җитте.

Ишек янында басып торган малайлар такмак әйтә башладылар:

“Кыдыйк, кыдыйк, кыт тавык,

Йомырка салган ак тавык.

Оя өстенә утырсын,

 Бөтен оя тутырсын”.

-      Ай, рәхмәт, балакайлар!

-      Тавыкларыгыз тук булсын, йомырканы күп салсын, үзегез сырхауламагыз, таза-сау гына торыгыз!

-      Рәхмәт, балакайлар, тагы елга да килегез.

Балалар ишек шакый тордылар, Сания аларны каршы алып, озата торды.

-      Әни, без дә “кытнап” йөрик, - диделәр малайлар.

-      Ярар, барыгыз, йөреп кайтыгыз, - диде Сания.

“Каян бу гадәт кереп калган безнең татар авылына? Янәшәдә генә рус, эрзя халкы булгангамы? Бала-чага бәйрәм итә, һәр йорт саен “кытнап” йомырка җыеп йөри. Хуҗабикәләр алдан хәзерләнеп куялар, балаларны буш кул белән чыгарып җибәрмиләр”, - дип уйлады Сания.

   Сәйрулла белән Алиаскәр кичкә каршы гына өйгә кайтып керделәр, кулларындагы чиләкләре йомырка белән тулы. Арыган булсалар да, авызлары колакларына җиткән.

-      Албут очына кадәр бардык, әни! – диде Алиаскәр. – Арыдык. Мин генә “кытнадым”, абый оялды, якта басып торды. Кайберәүләр кем улы булуымны сорадылар, Йосыфныкы дидем.

-      Утырыгыз, аш салам, аннан дәресләрегезне укыгыз, иртәгә укытучыга йомырка җыеп йөргәнегезне әйтергә булмасын, - диде ул.

Язгы чәчү башланды. Җир өлгерде. Орлыкларны Сергачтан китерделәр инде, хәзер шуларны чәчәсе бар. Игенчелек белән көн күргән авыл халкы өчен язгы чәчү – иң җаваплы вакыт. Бу көннәрдә кешеләр тагын якыная төшә, чөнки күмәк эш дәрт һәм көч бирә, дуслаштыра.

Бөтен авыл халкы кырга чыкты. Күмәкләшеп язгы чәчүгә керештеләр.

-      Чәчкән игеннәребез мул булсын, вакытында кояш җылытсын, вакытында яңгыр яусын.

-      Бердән биш булсын, ун булсын, йөз булсын.

-      Үз өлешен җир алсын, туклык булсын, ачлык бирмә, Аллаһым! – дип аксакаллар теләкләрен белдерделәр.

   Беренче орлыклар җиргә төште. Кыр эшләре атналарга сузылды. Тиздән бәрәңге утыртасы булыр. Җирнең бераз гына җылынуын көтәсе калды. Бәрәңге – “икенче икмәк”, аннан башка яшәүне күз алдына да китереп булмый. Уллары үсеп килә, бергәләшеп булдырырлар.

    Беренче Май бәйрәме җитте. Малайлар бүген бәйрәм концертында катнашалар. Алиаскәр гармунда һәм курайда халык көйләрен уйный, ә Сәйрулла бии. Әбиләре теккән яңа күлмәкләрне кигәч, олыгаеп киткән сыман булдылар. Сания улларына сокланып карап торды.

-      Әни, син бәйрәмгә барасыңмы? – дип сорады Алиаскәр.

-      Барам, улым, гармуныңны илтәргә кирәк бит әле. Сезнең чыгышыгызны да карамыйча булмас.

Сания гармунны тукымага төрде, урам буйлап барасы бар әле.

Халык клубка агыла. Мәктәп балалары, укытучылар кызыл флаглар күтәргәннәр, урам буйлап баралар. Быргы, барабан тавышлары ишетелә, җыр яңгырый.

   Беренче Май – хезмәт бәйрәме, ул чын-чынлап яз килүен белдерә. Нәкъ менә бу айда алмагачлар, чияләр, шомыртлар ап-ак чәчәккә күмелә, яшел чирәм шытып чыга, каеннар яфрак яра. Яз сулышы күңелләргә нур өсти, йөрәкләргә ниндидер җылы хис тула. Бөтен авылны бәйрәм рухы биләп ала.

    Клуб эче халык белән шыгрым тулы. Сания дә үзенә урын алды. Халык мәш килә. Стена буена куелган эскәмияләргә мәктәп балалары кереп утырды.

     Бәйрәм кичәсе башланды. Сәхнәне тутырып баскан укучылар шигырьләр сөйләде, күмәк җыр башкарды.

Сания дулкынлана башлады, ул түземсезлек белән балаларының чыгышын көтте. Алып баручы Алиаскәрне сәхнәгә чакырды. Гармунын тотып чыккан улының каушап калуын Сания сизде, аңа ярдәм итәргә тырышты:

-      Курыкма, улым, уйнап җибәр!

Алиаскәр әнисенә карады. Ул урындыкка утырды, гармуннан чак кына башы күренә. Кайчандыр әтисе уйнаган гармун бу. Шул клуб сәхнәсендә Йосыф уйный иде, ә хәзер улы чыгыш ясарга җыена. Алиаскәр “Шахта” көен уйнап җибәрде. Халык тынып калды. Саниянең сагыш белән тулы күңеле мөлдерәмә булды, ул үзен көчкә тыеп утырды, алгы рәттә утырган хатыннарның кулъяулык белән күзләрен сөртеп алуларын ул күрде. Авыл халкы Йосыфны искә төшерде, аны юксынды, гармунда уйнаучы улында аның сыйфатларын барлады.

    Гармун тынды. Алиаскәр анасына карады. Халык кечкенә гармунчыны алкышларга күмде. Ул гармунын урындыкка куйды, кураен алды. “Авыл көе”н уйнап җибәрде. Алиаскәр бу көйне искиткеч матур уйнады, клуб эче курай моңы белән тулды, тамашачыны ул үзе белән әллә нинди сихри бер дөньяга алып китте, күңел кылларын тибрәтте. Озын көйдән соң ул “Әпипә”не кушып җибәрде. Авылның яшь гармунчысын, яңа гына танылган курайчысын авылдашлары алкышларга күмде. Алиаскәр кызарып пеште, оялып кына сәхнә артына кереп китте.

    Сания улының уйнавыннан канәгать калды. “Югалып калмады, ярыйсы гына башкарды. Олысы өчен кайгырмыйм, анысы җитез, булдырыр”, - дип уйлады ул.

Концертның ахырына таба Сәйрулла чыгыш ясады. Ул татар биюен башкарды. Вак-вак атлап, җитез хәрәкәтләр белән биеде. Сәхнә алдына җиткәч, тамашачыга карый, матур итеп елмаеп куя, ә халык аңа кул чаба, дәрт биреп тора.

     Концерт тәмамланды. Халык клубтан чыга башлады. Сания дә балалары белән өенә юнәлде, ә кулында – Йосыфның гармуны – улларына калган әманәте.

-      Әни, концерт сиңа ошадымы?

-      Ошады, икегез дә булдырдыгыз. Укытучыларга рәхмәт, яхшы өйрәткәннәр. Кешеләр дә үзегезне әтиегезгә охшаталар. Акыллы гына булыгыз инде, балакайлар. Әтиегез бик шатланыр иде сезнең чыгышларыгызга, башы күккә тияр иде.

    1 Майдан соң Җиңү бәйрәмен үткәрделәр. Сания бара алмады, йөрәге җитмәде, аңа бик авыр булды, ул, баш авыртуына сылтап, өйдә калды. Ул – тол хатын, тормыш терәген югалткан, пар канатсыз калган тол хатын... Дөрес, янәшәдә әнисе, еракта яшәсә дә энесе Вафа ярдәм итеп тора, Йосыфның туганнары да аны якка какмый, гел ярдәм итеп торалар. Кайгыларны сагышларга төреп ел артыннан ел үтеп бара. Тол хатыннарның кичерешләрен, җан сызлануларын, башларындагы уйларын бары тик үзләре генә белә, аларны назлаучы да, юатучы да юк. Тик нишләтәсең, тәкъдирдә шулай язылган булган күрәсең.

    Саниянең бар максаты: балаларын кеше итәргә, аякка бастырырга. Малай кешеләрне әтисез үстерү җиңел түгел, шуңа күрә ул алар күңелендә Йосыфның рухын сүндерми. “Әтиегез ни әйтер”, “әтиегез шулай эшләгән булыр иде” дип, һәрвакыт искәртеп килә. Аның ялгызлыкны уйларга вакыты да, хакы да юк. Ул көне буе эштә. Шулай булса да аның иңендә авыр йөк булып ялгызлык бара, җанында – сагыш, йөрәгендә - тирән яра.

Ул бәрәңге бакчасына чыкты, җир өлгергән. Балалар да мәктәптән кайттылар.

-      Балакайларым, хәзер бәрәңге утыртырга чыгабыз. Әйдәгез элек тамак ялгап алыйк, аннан – хезмәткә.

Җирне өчәүләшеп каердылар, ике чиләк бәрәңгене утыртып та куйдылар.

-      Калганын иртәгә эшләрбез. Егетләрчә эшлисез, зур үстегез инде. Хезмәтсез яшәп булмый, балакайлар, эшне яратып башкарырга кирәк шул.

Алар өч көн эчендә бәрәңгене утыртып бетерделәр. Яңгыр көтәсе генә калды.

    Көннәр җылы. Болында сап-сары тузганаклар чәчәк атып утыра. Балалар шул тузганак яфрагын, чәчәкләрен җыеп ашый. Суган кыягын – юаны, кузгалакны, үги ана яфрагын – барысын да җыялар. Яшь кычытканны он белән болгап коймак атлыйлар, ә юадан бәлеш пешерәләр. Өстәлләрдән кычыткан ашы төшми. Табигать балаларын тукландыра. “Ярлы көне – яз” дип, бабайлар белеп әйткәннәр. Йорт тирәсендәге кычытканнар күтәрелеп җитәлми, тавыкларга чүпләргә дә калмый диярлек. Хуҗабикәләр аны җыя баралар.

Игеннәр чәчелде, бәрәңге утыртылды, ә яңгыр яумый да яумый. Кешеләрнең табигатьнең бу халәтенә эче поша башлады. Күпме генә яңгыр көтсәләр дә, ул яумады. Җәй быел май уртасында ук башланды. Кояш кыздырды, җир ярылып чыкты. Кырдагы игеннәр хәлсезләнде. Бәрәңге бакчасына кизләү суы ташып сиптеләр, алай эшләмәсәң, бәрәңге дә саргая башлаган иде инде.

     Картлар теләккә чыгарга, Аллаһыдан яңгыр сорарга кирәк дигән фикергә килделәр. Җомга көн – изге көн. Чын күңелдән сораган теләкләр кабул була диләр. Җомга көнне авыл халкы тау итәгенә җыела башлады. Картлар – намазлыкларын, хатын-кызлар – пешергән ашларын, балалар кашыкларын тотып тау битенә килә торды. Кояш кыздыра. Җир, тереклек, һәркем яңгыр тели.

Иң элек картлар тәкъбир төшерделәр, аннан намаз укыдылар, теләкләр теләделәр:

-      Аллаһыбыз, Син безгә җан бирүче, рухыбызга шатлык китерүче, хәерле ризыклар белән тукландыручыбыз. Раббыбыз, безгә рәхмәтле яңгырыңны җибәр! Безгә күктән мул яңгыр яудыр! Укыган намазыбызны кабул кыл. Гөнаһсыз сабыйларыбыз һәм хайваннарыбыз хакында күтәргән кулларыбызны кире кайтарма, шифалы яңгырыңны бир, - дип сорадылар әби-бабайлар.

Хатын-кыз пешереп китергән боткалары белән бала-чаганы сыйлый.

Балалар күмәкләшеп такмак әйттеләр:

-      Яңгыр, яу, яу,яу!

     Иләктән, чиләктән,

     Арпадан, бодайдан,

     Без сорыйбыз Ходайдан.

Тау итәге балалар тавышы белән яңгырап торды. Авыл кешеләренең олысы да, кечесе дә күккә күтәрелеп карый, анда бер болыт әсәре дә күренми. Икенче көнне дә авыл халкы тау итәгенә җыелды, Ходайдан яңгыр сорады. Кичкә таба каберлекләр читеннән кап-кара болыт күренде. Һава суынды, җил күтәрелде, шыбырдап яңгыр ява башлады, ләкин ул бик тиз үтеп тә китте. Шул яңгырдан соң авыл кырларына бер тамчы да башка төшмәде. Иген башаклары тулмады, корый башлады. Авыл халкы игенне урырга кереште. Хатын-кызлар игенне урак ярдәмендә уралар, аннан көлтә итеп бәйлиләр, аларны чүмәләләргә өяләр. Эссе һава битләрне кыздыра, җилнең кайнар сулышы авызларны киптерә. Су мичкәсе куелган атка утырган яшүсмер малай кырның бер башыннан икенчесенә чабып, сусаган халыкны су эчертеп йөри. Су бик тиз җылына. Ул яңадан авылга салкын кизләү суы артыннан чаба.

-      Ичмаса, бераз гына суытмый да, эссе һава баш миен кыздыра инде, - дип зарлана хатын-кыз. “Иген икмәк – тир түкмәк” дигәннәр шул.

Игеннәр кырдан амбарларга кайтарылды. Иген сугу җайланмасын – молотилканы ат әйләндерә. Эскерткә өелгән көлтәләрне шул молотилкага биреп торалар. Сукканнан калган салам ат белән сөйрәтке (волокуша) ярдәмендә бер урынга җыела, янә эскертләргә өелә бара. Шул иген дә, салам да алтын бәясе булды.

Корылык үзенекен итте, игеннәр уңмады. Колхоз дәүләткә икмәк тапшыру планын үти алмады. Уңыш өч тапкыр ким булды. Хезмәт көненә игенне дә бик аз бирделәр. Терлекне кышлату өчен азык та аз тупланды. Колхозчыларны каен себеркесе җыярга чыгардылар.

Сания дә бәрәңге сабакларын, бакча янындагы утларны киптереп җыеп куйды. Ул кәҗәсен суярга кызганды, аз булса да сөте өчен тота үзен. Елга буенда үсеп утырган чүп үләннәргә кадәр җыелды. Пьяна ярлары бушап калды. Барысы да кышның авыр булачагын алдан белде. Салкын көзгә кадәр агачтан коелган яфракларны да кәҗәләренә дип җыйдылар.

    Бу сугыш еллары халыкны газаплады да, чыныктырды да, балаларны да колакларыннан тартып, вакытыннан алда өлгертте.

Сәйрулла мәктәптән соң колхозда йомышчы булып эшли башлады, авылның бер башыннан икенчесенә йөгереп кенә йөри, кемгә кая барырга кирәклеген, рәиснең йомышын җиткерә. Аңа да хезмәт көне язалар, шуңа күрә бераз ашлыгын да бирәләр. Алиаскәрне районнан төрле конкурсларга йөртә башладылар. Үзенә баян да биреп тордылар. Ул хәзер баянда да, курайда да уйный, көйне шәп чыгара. Озак түгел Арзамастан беренче урын алып кайтты, мактау кәгазе белән беррәттән бер килограмм шикәр дә биргәннәр үзенә. Ул шикәргә шатлануның иге-чиге булмады.

-      Әни, үзеңә генә тот бу шикәрне, тәмләп чәеңне эч, - диде ул зурларча.

-      Рәхмәт, улым, бергәләшеп эчәрбез. Синең шикәрең белән чәй бик тәмле булыр.

Сания улының аны кайгыртуына, ирләрчә ихтирам күрсәтүенә сөенеп туялмады. Балалар – аның шатлыгы да, кайгысы да, юанычы да, куанычы да. Ул бар тормышын аларга багышлады, әле ярый уллары – аның тормышының мәгънәсе булган балалары бар. Сания балаларының олыгаюын, күзгә күренеп үсә баруын күреп торды. Ул моңа шатланды да, моңсуланды да. Аның бу кичерешләрен биек күктә җепкә тезелеп очып баручы кыр үрдәкләре тирәнәйтә төште. Балалары да шул кошлар кебек. Аларны да ерак юллар, вакытлыча аерылу сагышлары көтә. Әлегә аның балакайлары канат катыра торган кошларны хәтерләтә.

    Әле торналар очып бара. Моңсу да, шатлыклы да көз. Табигатьтә үзгәрешләр берөзлексез булып тора. Җәен яумаган яңгыр көзен туктаган да юк. Ява да ява. Томаннар төшә. Кояш саран гына күренеп ала. Авыл караңгылыкка чума.

Беренче кар төште. Җир өсте ап-ак. Бөтен дөньяда аклык, сафлык. Беренче кар озак тормады, ул бик тиз эреп тә бетте, ләкин озакламый кыш киләчәге турында кешеләргә хәбәр китерде.

   Менә салкын кыш җитте. Кышкы табигать аеруча матур. Кар-бураннар тынгач, бөтен җир гүзәл яктылыкка коенгандай була. Ә кышкы саф һаваны күкрәк тутырып бер сулыш алсаң, җаның рәхәтләнеп, күңелең сафланып киткәндәй була. Балалар чаналар тартып тауга менәләр, аннары биек таудан выжылдап очып төшәләр дә, көлә-көлә карга авалар.

   Яңадан тирләп-пешеп тауга менәләр... Бер дә туйдырмый кышкы уеннар. Битләре уттай яна, ә бияләйләре боз булып ката. Тау итәгендә бала-чага тавышы кичкә кадәр яңгырап торды. Кинәт һава торышы бозыла башлады, җил күтәрелде, буран чыкты. Малайлар өйгә керделәр, баштан алып аякларына кадәр кар ябышкан.

-      Ай-яй, көчле буран башланды.

-      Ә сез өйгә кайталмыйсыз. Туңып беткәнсез инде, кайнар чәй эчеп алыгыз, аннан йокларга... Каникул дип, көне буе урамда йөрмәсәгез дә ярый, - диде Сания ачуланып.

Тәрәзә аша җилнең көчәйгән тавышы ишетелеп торды. Малайлар җылы мич башына менеп яттылар, озак йокыга китмәделәр, пышылдашып сөйләшүләрен дәвам иттеләр.

Кышкы төн озын, соң яктыра, ә бүген бигрәк тә караңгы. Балалар да йокыларыннан уяндылар. Сания дә әллә кайчан йокламый ятып тора, тормыш йомгагын җыеп-сүтеп бетерде инде.

-      Әни, сәгать ничә? Миңа эшкә барырга кирәк, - диде Сәйрулла.

-      Сәгать туктаган, улым, әле караңгы, сигезенче сәгатьләр булыр.

Сания кичен хәзерләп куйган чыбыклары белән мичен ягып җибәрде, чәен куйды.

Өй эче һаман караңгы, таң атмый да атмый. Сания тәрәзәгә килде, яктылык күренми, ул тышка чыкмакчы иде, ләкин ишекне ача алмады.

-      Балакайлар, өйне кар басып киткән, ахрысы, ишек ачылмый, шуңа күрә өйгә якты да керми. Буран төне буена котырды шул. Нишлибез инде хәзер?

-      Борчылма, әни, хәзер өй түбәсенең камышын күтәрәм дә тышка чыгам, - диде Сәйрулла.

Ул өс-башына киенде дә, өй түбәсенең читен күтәреп, тышка чыкты.

Өйне кар каплап киткән, аның түбәсе белән мич морҗасы гына күренеп тора. Шәрәфетдиннәрне дә кар каплаган.

Сәйрулла иң элек ишеккә таба юл чистартты, аны кардан арындырды. Аннан соң гына тәрәзәгә таба юл салды.

Өйдән Сания белән Алиаскәр чыктылар. Саниянең бер төн буена букадәр кар яуганын күргәне юк иде әле.

-      Оланнар, Шәрәпукны да кар әсирлегеннән коткарырга кирәк.

Алар көрәкләр белән карны чистартырга керештеләр, өй ишегенә таба юл салдылар.

-      Мәдинә, ач ишекне, өйләрне кар баскан, - диде Сания.

-      Әй, Аллаһым, без яктыртканны көтеп торабыз, - диде Мәдинә.

-      Картанай, сәгать ничә?

-      Тугыз тулган.

-      Әни, мин киттем. Гаяз  абый шелтә ясар, - дип Сәйрулла правление йортына йөгерде.

Урам буйлап әле йөреп була. Ә менә йортларга кар көртләре өем-өем булып тулган, кайбер өйләрнең морҗалары гына күренеп утыра. Халык кар көри, олысы-кечесе көрәк тоткан.

Колхоз правлениесенә таба юлны кардан чистартканнар. Рәис һәм бригадирлар сөйләшеп утыралар.

Сәйрулла бүлмәгә узды.

-      Исәннәрмесез! Абый, миңа йомышыгыз бармы?

 -      Исәнме, энекәш! Карны чистартып та бетердегезме?

-      Юк, ишек белән тәрәзәләрне генә кардан арыттык, өйдән ишек ачып чыга алмадык, шулкадәр кар каплаган иде. Өй түбәсенең камышын күтәреп кенә тышка чыктым.

-      Ярар, улым, кайт өеңә, йорт тирәләрен чистартыгыз. Ялгызак Бәдриҗан карчыкның өен кар басып киткәндер, аңа да ярдәм кирәктер.

-      Ярар, абый, булышырбыз. Сау булыгыз, - дип Сәйрулла өенә кайтып китте.

Ул энесе Алиаскәр белән Бәдриҗан карчыкның өенә юнәлде. Алар барып җиткәндә, күршеләре Бәдриҗан әбинең йортына таба юл сызалар иде, алар да бу эшкә кушылдылар. Әбинең өе бик кечкенә, ул бөтенләй кар астында калган, мич морҗасының очы гына күренеп тора. Ишек алларын, тәрәзәләрен кардан чистарткач, Бәдриҗан өеннән чыкты.

-      Таң аталмый дип торам, кар каплап киткән икән, - диде ул. – Рәхмәт яусын үзегезгә, кул-аякларыгыз сызлаусыз булсын, балакайлар, бирергә бер кәнфитем дә юк шул.

-      Әбекәй, без зурлар инде, кәнфит ашамыйбыз, - диде Сәйрулла.

Алар әбиләре йортына уздылар, анда әниләре кар көри. Малайлар әниләренә булышырга керештеләр.

-      Ишекне төртеп карадым, ачылмады. Балалар йөгереп җитәр, арытырлар дип уйладым. Тегү эшләрем күп, лампа яктысында тегеп утырдым. Ханифәнең яшь баласына – Хасәнәгә бишмәт сырам, тиз өлгертергә кушты, - диде ул.

-      Керегез, чәем кайнаган, Вафа абыегызның күчтәнәчләре белән сыйлыйм үзегезне.

Ул өстәлдән тегү машинасын алып куйды. Әбиләре авылның оста тегүчеләреннән санала. Ул хатын-кызларга күлмәкләр, балаларга камзуллар тегә, аларны мамык белән сыра. Авыл халкы да аңа бушлай килми, кайсы он, кайсы ярма, я бәрәңге, кайсы йомырка китерә. Тентүләр вакытында тегү машинасының урыны идән астында була. Яктан килгән продотрядлар моны белми, ә авыл салым комиссиясе кешеләре белсәләр дә, әйтмиләр, аларның гаиләләренә дә киемне әбиләре тегеп бирә иде. Аның уңган куллары барысын да тук итә.

    Малайлар әбиләренә йөрергә яраталар. Ул аларны ак май яккан кара ипи белән сыйлый, кайнар чәй ясап бирә. Бу – зур бәйрәм. Ә бүген ул өстәлгә галетлар, сохари да куйды.

-      Алыгыз, балакайларым, авыз итегез, җир кырыеннан килгән ашлар.

Малайлар сохарины чәйгә манып ашадылар. Көн саен мондый сый булмый.

    Тиздән Вафа абзыйлары фин чигенә күчеп килүен язган иде. Аннан отпускага кайтырга җыенуын да хәбәр иткән. Барысы да аның авылга кайтуын көтә, бигрәк тә малайлар сагынды.

Вафа абзыйларын көтә-көтә кыш та үтеп китте. Аны үткәреп җибәрү җиңел булмады, алар дүрт тавыкның икесен суеп ашадылар. Сания шул бер тавыкны егерме кисәккә бүлде, шул кечкенә ит кисәгеннән аш ясады, балаларга ачлыкны сиздермәскә тырышты. Кәҗәне саклап кала алдылар, янында ике кечкенә баласы да бар, димәк, киләсе кышка итсез булмаслар. Сау-исән язга чыга алдылар, хәзер инде табигать-ана тукландырыр.

    Яз башы җиткәч, тау итәгенә җан өрделәр диярсең, ул бала-чага белән тулды. Мәктәптән кайткач, барысы да шунда чаба. Алиаскәр дә дусларына янына йөгерде. Малайлар дөньяларын онытканнар, “сугып-йөгереш” уйныйлар. Ул да аларга кушылды.

-      Малайлар, карагыз, военный килә! – диде Абуталип.

-      Бу безнең Вафа абзыебыз, ул отпускага кайта! – диде Алиаскәр һәм аңа каршы йөгерә башлады.

-      Вафа абзый! Вафа абзый!

-      Исәнме, энем, исәнме!

Вафа кулындагы чемоданын җиргә куйды, Алиаскәрне кочагына кысты. Алар тау башыннан сузылган юл буйлап әбиләренең йортына юнәлделәр.

    Урам тулы кеше. Барысы да Вафа белән күрешә, хәл сораша. Әнисе эштән хәзер генә кайткан, чәен куйган, төшке ашын хәзерләп тора иде.

-      Исәнме, әни!

-      Исәнме, улым, исәнме! Сау-исән кайттың, шөкер Аллаһыга. Озак көттердең.

-      Озак булды шул, үзем дә ирегеп беттем, миннән генә торса, әллә кайчан кайткан булыр идем. Әни, мин – хәрби кеше, кая җибәрәләр, шунда барам.

Сания белән Сәйрулла килеп керделәр, шатлыклары йөзләренә чыккан.

-      Энем, сау-исән килеп җиттеңме?

-      Сау-исән кайттым, апа! Үзең ничек? Сәйрулла тагын үсә төшкән, егет булган!

Вафа туганнарын кочагына алды.

Мәһабәт буйлы Вафага күпләр сокланып карый иде. Әнисе дә, апасы да, малайлар да аңа карап туя алмыйлар, хәрби кием Вафага бик тә килешеп тора.

-      Чәем кайнады, ашым әзер, утырыгыз, оланнар, - диде әниләре.

Вафа чемоданын ачып җибәрде. Ул китергән күчтәнәчләрен өстәлгә куйды. Кәнфит, шикәр, прәннек, такта чәй, хәтта ак оннан пешерелгән күмәч тә бар.

-      Улым, каян бу кадәр алдың?! Байларча кайттың син!

-      Әни, миңа эш хакы бирәләр, шул акчага алдым. Ул акча белән мин нишлим соң?

-      Утырыгыз, балакайлар, аш суына, ашап алыйк. Аннан тәмле күчтәнәчләр белән чәй эчәрбез.

-      Әни, бүләкләремне бирим инде. Сезгә - яулыклар, малайларга – костюмнар.

Сания яулыкларның бизәгенә сокланып карап торды:

-      Бик матурлар, кадерләп кенә бәйләрбез инде. Рәхмәт, энем, Аллаһы Тәгалә сиңа күп бирсен, бәхетең булсын, - диде ул һәм энесен кочаклап алды.

Малайлар да яңа киемне бик тиз киеп алдылар, аларның да шатлыклары эчләренә сыймыйча, йөзләренә бәреп чыкты. Вафа да костюмнарның балаларга ошавын күргәч, тынычланды.

Өй эчен бәхет биләп алды, аны Ерак Көнчыгышларны урап, Ленинградтан ерак булмаган хәрби шәһәрчеккә урнашып кайткан Вафа алып килде.

-      Ярар, ярар, сау-исән үссеннәр, киемнәре җылы тәннәрендә тузсын, - диде әниләре. – Утырыгыз инде, аш суынды.

Алар аш ашагач, чәй эчтеләр. Балаларга Сания берәр прәннек белән кәнфит куйды.

-      “Раковые шейки”, - дип укыды Алиаскәр.

-      Ник мондый исем биргәннәр икән? – диде Сәйрулла.

-      Кәгазен ачыгыз, аннан күрерсез.

-      Кыздырылган кысланың койрык өлешенә охшаган бит бу!

-      Мин үземнең кәнфитемне Шәрәпукка бирермен, - диде Сәйрулла.

-      Мин аларга да күчтәнәч китердем, үзең тәмләп чәеңне эч, - диде Вафа. Энекәшенең мәрхәмәтле булып үсүенә ул шатланып куйды.

-      Хәзер инде укуыгыз турында сөйләгез. Ничек укыйсыз?

-      Яхшы. Әнигә дә булышабыз, кирәк вакытта әбинең йомышларын да үтибез, - диде Алиаскәр.

-      Ә мин колхозда йомышчы булып та эшлим, - диде Сәйрулла.

-      Бик яхшы. Әниегезне тыңласагыз, яхшы укысагыз, бүләк китерермен дигән идем. Менә сезгә домино белән шашкалар. Шәрәпукны да уйнатыгыз.

-      Рәхмәт, абзый, зур рәхмәт.

Малайларның шатлыгы эчләренә сыймый, алар бу бүләккә бик тә кинәнделәр.

Вафа үзе дә туганнарының күңелләрен күрә алуына шатланды, зур канәгатьлек хисе кичерде. Бүләк бирергә, кешеләрне кинәндерергә ярата ул. Бусага янында утырып торган капчык әле чишелмәгән.

-      Балалар, капчыкны ачып җибәрегез әле, - диде Вафа.

-      Ай-яй, бу капчык бигрәк авыр, моның эчендә нәрсә, кирпечләрме әллә? – диде Алиаскәр.

-      Чишегез, күрерсез...

Малайлар капчыкны өстәл янына китерделәр, авызын чиштеләр һәм эченнән банкалар чыгара башладылар.

-      Бу кадәрне ничек күтәреп килдең, улым?!

-      Әни, мин капчыкны күтәреп китермәдем, ул үзе минем аркама атланып килде.

Барысы да көлеп җибәрделәр.

-      Банкалар күп, барысы да бертөсле. “Тушёнка говяжья” дип язылган, - диде Алиаскәр.

-      Вафа, син кайткач, ике тавыкның берсен суярбыз дигән идем, - дип әйтеп куйды Сания.

-      Тавыгың йомырка салсын. Сезгә болар озакка җитәр.

-      Әй, балакаем, кешегә әйтсәң, ышанмаслар. Халык ачлыктан бик арыды, көч-хәл белән кышны уздырдык. Бәрәңге дә юньләп булмады, ашлык турында сөйлисе дә юк. Балакайлар, бу банкалар турында урамда сөйләмәгез, авылдагы хәлне беләсез, - диде ул оныкларына.

-      Улым, үзеңнең ничек тормышың? Шул турыда безгә сөйлә.

Вафа ничек итеп әмер көтүен, Ерак Көнчыгыштан поезда килүен, Ленинградтан ерак түгел хәрби шәһәрчектә торуын сөйләде.

-      Командирым әйбәт кеше, үзеннән калдырмады. Мин үзем дә командир, рота белән идарә итәм, эшем үземә ошый, дөньялар гына тыныч булсын.

-      Абзый, поездда ничә сәгать кайттың?

-      Унике көн.

-      Ай-яй, бик озак та инде.

-      Озак шул. Безнең илебез бик зур. Очсыз-кырыйсыз урманнар, тау итәкләре буйлап поезд килә. Аннан далалар башлана. Безнең илебез бик бай, табигате төрле. Поезд зур шәһәрләрдә, кечкенә станцияләрдә дә тукталыш ясый. Менә шулай. Әйдәгез, бераз урамга чыгыйк.

-      Вафа абзый, бәлки шашка уйнарга өйрәтерсең? – диде Алиаскәр.

-      Өйрәтермен, элек тирә-якны карап керик, туган нигезем бик сагындырды.

Алар ишегалдына чыктылар. Кечкенә генә терлек сараен Вафа үзе эшләгән иде. Хәзер аның ишегеннән аңа уртак бөгелеп керергә кирәк. Сарай эче буш, элек әнисе кәҗә дә, сарыклар да асрый иде. Хәзер бер почмакта утын кисәкләре һәм тирестән ясалган ягулык кына өелгән. Ул да бик аз, димәк, әнисенең якмышы да юк, кайгыртасы булыр. Елга буендагы агач төпләренә кадәр казып ягалар иде, боз белән капланган елга буйлап чыбык ташулар, болын буеннан терлек кизәкләре җыюлар – барысы да истә аның. Ул да әтисез үсте, әтиләре булган малайларга көнләшеп карый иде. Дөрес, әнисе батыр булды, ятимлекне сиздермәде, яшьтән үк тегү машинасы артына Вафаны да утыртты, аны бишмәтләр сырырга, баш киеме тегәргә өйрәтте. Энекәшләре дә аның кебек әтисез үсәләр, шуңа да ул аларны кызгана, ярдәм итәргә тырыша иде.

     Малайлар хәрби кием кигән абзыйлары янында горур атладылар. Бар кеше дә Вафага кул бирә, хәл-әхвәл сораша. Алар Елга яры урамы буйлап бардылар. Икесе дә абзыйлары янында үзләрен зурларча тоттылар.

“Әтиебез кайткан булса, ул да шулай хәрби киемнән йөрер иде”, - дип уйлап куйды Сәйрулла.

-      Вафа абзый, әле ярый син сугыштан кайттың, - диде ул абыйсына карап. - Әгәр син булмасаң, без нишләр идек?

-      Әнә нинди зурлар инде сез, тиздән мине узып китәрсез!

-      Вафа абзый, тиздән Сабан туе була, син бит әле китмисең, без икебез дә көрәшергә чыгабыз! – диде Алиаскәр.

-      Мин чәчү җыенына эләгермен дип уйладым да инде. Әниегезгә бераз булышыр өчен килдем.

-      Вафа абзый, без үзебез дә зурлар инде, әнигә гел булышып торабыз. Тагы бер елдан, мин мәктәпне тәмамлыйм. Почти егет!

-      Үзең миннән ике баш кечкенә, егет имеш! – диде Алиаскәр.

-      Икегез дә зурлар, икегез дә үскәнсез, - диде Вафа энеләренә. - Әйдәгез, Шәрәпукка керик, күчтәнәчләремне дә бирим.

Алар йортка керделәр. Мәдинә дә, Шәрәфетдин дә Вафага бик шатландылар.

-      Әйдә, әйдә, Вафа, түрдән уз! Хәзер чәй куям, - диде Мәдинә.

-      Юк, юк, хәзер генә өстәл артыннан, рәхмәт. Шәрәфетдин, синең хәлләр ничек?

-      Әй, Вафа, балакаем аяксыз калды бит, - диде Мәдинә һәм елап җибәрде.

-      Әни, ярар инде, менә сикереп йөрим, - диде Шәрәфетдин һәм култык таягы белән идән буйлап йөреп китте.

-      Вафа абзый, әйтегез инде әнигә, һаман елый, менә йөрим бит, йөгерә алмыйм инде, үз эшемне эшлим. Печән өстендә халыкның чалгыларын суктым. Көзен һәм кышын итек артларына каеш салам. Мин эшсез тормыйм.

-      Маладис шул! Син дә егет булгансың!

-      Мәдинә апа, кечкенә генә күчтәнәчемне алыгыз. Ә бу яулыкны бәйрәмнәргә бәйләрсез.

-      Ай, матур яулыгы! Рәхмәт, Вафа, олы йөрәгең, юмарт күңелең өчен. Аллаһы Тәгалә сиңа меңе белән кайтарсын.

-      Әйдәгез, малайлар, домино уйныйбызмы? Без дүртәү, шулай бу уенны уйнарга кирәк тә инде.

Алар өстәл артына кереп утырдылар. Уен башланды. Малайлар уен белән шулкадәр кызыктылар, дөньяларын оныттылар.

-      Чү, әйдәгез болай итәбез, тагын да кызыграк уйныйбыз, кем җиңелә, ул өстәл астына кереп, кәҗә булып кычкыра, - диде Вафа.

-      Без риза, без риза! – диештеләр малайлар.

Мәдинә дә өстәл кырыена килеп утырды. Доминолар шак та шок итеп өстәлгә төште, тәрәзә пыялалары зыңгылдап торды. Җиңелгән кеше өстәл астына кереп кәҗә булып кычкырды, ә җиңүчеләр кычкырып көлештеләр. Алар шулкадәр мавыгып уйнадылар, хәтта Саниянең кергәнен дә сизми калдылар.

-      Ә без сезнең кайтканны көтеп торабыз, ә сез бөтен дөньяны оныткансыз. Иртәгә мәктәпкә баргач, домино уйнадык, өй эшләрен үтәргә вакыт булмады диярсез инде, - диде Сания.

-      Энекәшләр булды, уен тәмам, шагом марш дәрес әзерләргә! – диде Вафа.

-      Есть, товарищ капитан! – дип җавап кайтардылар балалар һәм маршлап чыгып киттеләр.

-      Вафа, сине дә әни көтеп тора, яңадан чәй куйды.

-      Ярар, киттем, иртәгә кичкә килермен, домино уйнарбыз.

-      Кил, Вафа абзый, - диде Шәрәфетдин.

Сания дә өенә керде. Уллары дәрес әзерлиләр.

-      Әни, мин хәзер бетерәм. Физикадан мәсьәләне чиштем, рус теленнән күнегү язам да эшем бетә, - диде Сәйрулла.

-      Минем мәсьәләм чыкмый, - диде Алиаскәр.

-      Кая карыйм, мәсьәләң нәрсә турында? Нәрсәсен аңламыйсың инде, башың белән уйла! Буең белән мактана беләсең, мәсьәләне чишә алмыйсың. Көрәштә дә егып кына салам үзеңне, күпме өйрәтәм бит. “Абый – олы, мин – зур!”, имеш.

-      Ярар, улым, син – олы, ул – кече, ипләп кенә аңлат, зур була бел!

Сәйрулла энесенә мәсьәләне аңлатып бирде. Алиаскәр эшен бетергәч, дәфтәрне ябып куйды:

-      Үзем дә шулай уйлаган идем.

-      Әни, кара инде, моны, миннән эшләтә, аннан һаман шулай әйтә. Башка вакытта үзең эшләрсең, мәсьәләм чыкмый дип әйтмәссеңме?! – диде Сәйрулла.

-      Ярар, ачуланышмагыз. Син энеңә булышмасаң, кем булышырга тиеш соң?

-      Да, - диде Алиаскәр һәм елмаеп куйды.

-      Тагын бер ел, аннан укырга китәм, миннән башка мәсьәләләреңне эшләп карарсың!

-      Эшләрмен. Кая барырга җыенасың? Сине кем укырга алыр?

-      Әтиегез күктән карап торганны онытмагыз. Ул сезгә нәрсә әйтер иде икән? Булды, йокларга яттык. Хәерле төн, балакайлар.

Малайлар, һәрвакыттагыча, тиз генә йоклап китә алмадылар, юрган астында пышылдап сөйләшүләрен дәвам иттеләр. Сания “домино” сүзен генә ишеткәләп алды. Балаларының пышылдап сөйләшүләре астында ул тирән йокыга талды.

Авыл халкы җыенга әзерләнде. Сабаннарын, атларын барладылар. Яшь киленнәр чиккән сөлгеләрен әзерләделәр.

Җыен көне җитте. Авылның үзәк мәйданына халык җыелды. Сабаннарны бер буйга тезеп куя башладылар. Хуҗалар атларын алып килделәр. Бүген кырдагы җирләрне бүлеп бирәләр, кемгә кайсы кырда эшләүләре билгеле булыр. Олы кешеләрдән торган комиссия сабаннарны тикшереп чыкты.

Мәйдан буена тезелгән сабаннарга карап хәйран калырлык. Шуңа күрә Сабан туе дигән исем халык теленә кереп киткән күрәсең. Алар шулкадәр күп, чынлап та Сабан туе! Җирләр бүленгәч, колхоз рәисе Гаяз абый сүз алды:

-      Җәмәгать, өченче көнгә чәчүгә чыгабыз. Сабаннар да, атлар да әзер. Дөрес, аларның күбесе ябык, сөякләре күренеп торганнары күбрәк, елы шундый булды, нишләрсең, ярый әле кышны чыга алдык. Шатлык хәбәрем дә бар. МТСтан трактор да шул ук көнне киләчәк. Үзебезнең авыл егете Кашшафетдин тракторчы курсларын бетерде, ул киләчәк. Чәчә торган орлыкны иртәгә элеватордан алып кайтачакбыз. Атларны сакларга кирәк, арбаларга капчыкларны күп итеп куймаска киңәш итәм. Шуңа күрә эшкә яраклы хатын-кыз капчыклар белән орлыкны китерер, башка елларда да шулай эшләдек бит. Түзәрсез инде, яхшыларым, Сергач бездән ерак түгел. Тиздән безнең колхозга да йөк машинасы бирерләр, капчыкларыбыз җилкәдән төшәр, - диде ул.

-      Китерербез, түзәрбез, нишләрсең инде, көзен орлыкны Сергачка, язын авылга ташыталар. Күпме көч кирәк шул эшләр өчен! – диештеләр хатыннар.

-      Төштән соң сәгать өчтә көрәшне башлыйбыз. Элек балалар көчләрен сынашыр, аннан олылар. Барыгызга да рәхмәт.

Өч тирәсендә мәйданга халык җыела башлады. Мәйдан бала-чага тавышыннан гөрләп тора. Бер читтә хатын-кызлар сөйләшә, алар иң матур күлмәкләрен кигәннәр. Ирләр үзара әңгәмә алып баралар. Санияләр дә көрәш урынына килеп җиттеләр. Алар белән бергә култык таякларына таянып Шәрәфетдин дә килде.

Эскәмияләрдән түгәрәк формасында мәрә-мәйданчык эшләгәннәр. Кулларына кызыл тасма бәйләгән аксакаллар көрәшне алып барырга җыеналар. Алар өстәл артына утырганнар, яннарында колгада сөлгеләр җилфердәп тора. Шул чигелгән сөлгеләр җыенга ниндидер бәйрәм тантанасы бирә, мәйданга килгән кешеләренең күзләре шуларга төшә. Бу язгы бәйрәм авыл халкын берләштерә, аның рухи тормышына ямь өсти.

Олы аксакал сүз башлый:

-      Җәмәгать, халкыбызның сагынып көтеп алынган җыены – Сабан туе бәйрәме иң борынгылардан санала. Ул үзенең тамырлары белән ерак гасырларга барып тоташа. Шул хезмәт бәйрәме белән барыгызны да котлыйм! Хәзер көрәшне башлыйбыз. Мәрәгә малайлар чыга. Көндәшен аркасына яткырган кеше җиңүче була.

Малайлар көрәшә башладылар. Кайсы – ега, кайсы – егыла. Алиаскәр белән Үмәр көрәшә башлады. Бераз вакыт үткәннән соң Үмәр Алиаскәрне күтәреп алып аркасына салды. Ул көрәш мәйданыннан елап чыкты.

-      Булмады, - диде ул еламсырап.

-      Ничек булсын, мин әйткәнчә эшләмисең, хәзер күрерсең ничек егарга кирәклекне! – диде Сәйрулла.

Алар янына Хөсәен абый килде. Ул:

-      Алиаскәр, борыныңны салма, бар гармуныңны алып кил, син уйнавың белән барысын да егасың, олылар көрәше башланганга кадәр гармунда уйнап алырсың, - диде.

Балалар артыннан көрәшне яшүсмерләр дәвам итте.

Мәрә уртасына Әмиргә каршы Сәйрулла чыкты. Ул – чандыр гәүдәле, кечкенә буйлы, ләкин кулларының көчле икәне күренеп тора. Әмир буе белән аңардан зуррак, тазарак та күренә. Көрәш башланды. Сәйрулла җитез хәрәкәтләр белән Әмирне күтәреп алды да аркасы белән җиргә китереп салды. Халык гөр килде.

Хөсәен абый Сәйрулланың иңенә чиккән сөлге салды.

-      Җәмәгать, хәзер бераз ял итеп алабыз. Сезнең алдыгызда Юсипов Алиаскәр чыгыш ясар. Ул – авылыбызның яшь гармунчысы, көрәштә җиңелсә дә, уйнау буенча барыбызны да җиңә.

 

Алиаскәр мәйдан уртасындагы урындыкка утырды, татар халык көйләрен уйнап җибәрде. Халык тынып калды. Аннары ул куен кесәсеннән кураен чыгарды. Авыл буйлап курай моңы агылды. Бу моң кешеләрнең күңелләрен кузгатты, әйтеп бирә алмаган хисләр дулкыны җаннарны җилкендерде, ерак бабаларыбызның киң далаларын, иксез-чиксез болыннарын, шул далаларда утлап йөргән атлар көтүен искә төшерде. Халык тын да алмыйча курай моңын тыңлады. Курай тынды. Халык дәррәү килеп кул чаба башлады.

-      Җәмәгать, бу егеткә ничек итеп сөлге бирмисең?! Уйнау буенча беренче урын синеке, улым, - дип Хөсәен Алиаскәрнең җилкәсенә кызыл башлы ак сөлге салды.

Алиаскәрне барысы да бу уңышы белән котладылар.

-      Сания, бу тәмам артист булган, - диде Вафа һәм энесен кочаклап алды, күкрәгенә кысты.

-      Аңа яшьтән үк музыка җене кагылган. Көн саен уйный, гармунны алмаган көне юк аның, - диде Сания. – Ул уйный, ә мин тирән уйларга чумам, эшемне якка куеп, аның көен тыңлыйм.

-      Әй, оныкларым минем, батырларым минем, - дип Халимәттәй дә малайларның аркаларыннан сөеп алды.

Татар халкының буыннан-буынга күчеп килгән, җыеннарның йөзек кашы булып саналган көрәш башланды. Хәзер инде сугыштан дошманны җиңеп кайткан ирләр бер-бер артлы көрәш мәйданына чыга торды. Көрәш кызганнан-кыза барды. Мәйдан гөрләп торды. Быел батыр булып Нурулла калды. Хөсәен аның иңенә иң матур сөлгене салды. Нурулла, сөлгене җилфердәтеп, мәйдан буенча йөреп чыкты. Халык батырны алкышлады. Бәйрәм рухы мәйданнан урамнарга, йортларга таралды.

     Алар бергәләшеп өйгә кайттылар. Алиаскәрнең сөлгесен көзге башына элеп куйдылар, ә Сәйрулла үзенең җиңеп алган сөлгесен Мәдинәгә бирергә булды. Бәйрәм рухы аларның кечкенә өйләренә дә килеп керде. Сания мичтән төшке ашны чыгарды, өй эченә тәмле аш исе таралды. Мәдинәләр дә керделәр. Барысы да өстәл артына утырдылар.

-      Сания, ашың бик тәмле, телең йотарлык булган бу, - диде Мәдинә.

-      Вафама рәхмәт. Аның китергән күчтәнәченнән пешердем.

Аштан соң бергәләшеп чәй эчтеләр.

-      Әйдәгез, малайлар, шашка уйныйбыз, - диде Вафа.

-      Домино уйныйк, домино уйныйк, - диделәр малайлар.

Бәйрәм дәвам итте. Кич җиткәч, өй каршындагы эскәмияләргә яшьләр утырды. Кызлар Алиаскәрне дә урамга алып чыктылар. Гармун тавышы яңгырады, анарга кушылып яшьләр җыр сузды. Яшәү җыры, тормыш җыры дәвам итте.

    Тормыш туктамый, яз башы белән эш арта, авыл кешеләре көнне төнгә ялгап эшлиләр. Сергач элеваторындагы орлыкны бөтен авыл белән алып кайттылар. Саниягә ярдәмгә Вафа да, уллары да барды. Вафа җилкәсенә тулы капчык салса, Сания белән малайларга азрак салдырды. Ял итә-итә авылга кайтып җиттеләр. Олы юл кәрванны хәтерләтте: капчык тутырган арбалы атлар, иңнәренә капчык аскан ирләр, хатыннар, яшүсмерләр авылга агылды.

Чәчү башланды. Җирне сөрү иң авыр эшләрдән санала, ул күп көч сорый торган хезмәт. Быел Саниягә җиңелрәк, Вафасы, балалары булыша. Салахетдинның аты белән сөрәләр, бер-берсен алмаштырып эшлиләр, малайлар ат өстендә йөриләр. Күрше кырдан ишетелеп торган трактор тавышы күңелләрдә өмет уята, эшләргә көч бирә. Төш вакытында тамак ялгап алдылар.

-      Апа, әнигә дә, сиңа да әйткәнем юк. Миңа бүлмә бирергә тиешләр. Командирым белән сөйләштем, әнине үз яныма алам, зуррак бүлмә бирсәләр, бәлки сез дә минем белән барырсыз. Иске Петергоф шәһәре Ленинградтан ерак түгел. Син ничек уйлыйсың?

-      Вафа, авылдан китәсем килми. Шәһәрдә тордык, беләм андагы тормышны, ләкин туган җир үзенә тарта. Мин авылны яратам.

-      Мин дә авылны сагынам. Дөрес әйтәсең, туган җир үзенә тарта.

-      Вафа, әни барырмы икән?

-      Барыр, утыны да юк кышын ягарга, картайды бит инде. Бүлмә генә бирсеннәр, кайтып алам үзен. Бәлки Алиаскәрне дә яныма алырга, музыкант буласы килә. Ленинградта музыка училищесына керер иде, сәләте бар, укысын.    

-      Мәктәпне тәмамлагач, укыйсы килсә, барыр. Мин кая да авылдан китмим. Сәйрулла яңа өй турында хыяллана. Кышын өебезнең идәннәре бик салкын, юеш чүпрәк туңып ката.

-      Китмәсәгез, мин акча җыярмын, өй бурасы алырбыз, булышырмын, киләсе яз башына ял алырмын.

-      Нәрсә әйтим инде, Вафа, рәхмәттән башка сүзем юк сиңа.

-      Апа, туганым, миңа сезгә булышырга һич кенә дә авыр түгел. Без – бер ананың балалары, әниебезнең күкрәк сөтеп имеп үскән апа белән эне. Үзеңне сакла, сырхауларга тырышма.

-      Рәхмәт, туганым, миңа терәк булганың өчен рәхмәт.

-      Чәчү беткәч, утын кайгыртырга кирәк. Пьяна буендагы агач төпләрен казып алырга булыр.

Чәчү эше атналар буена сузылды. Алар тракторның ярдәмен быел яхшы тойдылар. Җирнең зур өлешен трактор сөрде. Чәчү тәмамланды.

Вафаның бары ике көне калды. Алар кышлыкка утын хәзерләделәр. Елга буендагы агач төпләрен казып алдылар, шулар арасында бик калыннары да бар.

-      Кем утыртты икән бу агачларны? Бигрәк калын булып үскәннәр! – диде Сәйрулла.

-      Бик элек заманнарда биредә очсыз-кырыйсыз урман булган. Анда аюлар, бүреләр, башка кыргый хайваннар да яшәгән. Безнең бабайларыбызга “Аю биетүчеләр” дип юкка гына әйтмәгәннәр. Алар аю балаларын асраганнар, үзләренә ияләштергәннәр, төрле хәрәкәтләр өйрәткәннәр, аннары шул хайваннар белән акча эшләп йөргәннәр, Польша, Германия, Финляндия җирләренә кадәр җиткергәннәр.

Вафа абзыйларының сөйләгән хикәясен малайлар кызыксынып тыңладылар.

-      Абзый, тагын сөйлә. Безнең авыл турында ниләр беләсең?

-      Әгәр сезгә кызык булса, Якуб бабаемның сөйләгәннәрен әйтим инде алайса. Ул бик күп белә иде.

Элек бу җирләрдә эрзя халкы яшәгән. Әнә, бездән ерак түгел, елганың икенче ягында Әккүз авылы, аның янында Вязовка, без аны Аннекау дип йөртәбез. Анда эрзялар тора. Рәсәй дәүләте үзенең чикләрен киңәйтә барган. Безнең бабаларыбыз дәүләт чикләрен сакларга килгәннәр. Аларны “йомышлы татарлар” дип йөрткәннәр, димәк, алар хәрби бурыч үтәгәннәр. Алар атларда яхшы йөргәннәр, кылычлар белән оста сугыша булганнар. Ә Пашат авылына кемнәр беренче нигез салганны беләсезме?

-      Юк, белмибез. Безнең авылга кемнәр беренче килгән соң?

-      Беренче булып гаиләләре белән унөч бабай килгән. Алар арасында Позняк морза улы Айгильдин да була. Руслар аны документта Отешка Позняков дип язып куйганнар. Айгильдин – сезнең борынгы бабагыз. Аның улы Абдулла, ә Абдулланыкы – Сюнчалей, Сюнчалейныкы – Мамечалей, аңардан Малек бабагыз туган. Аннан бу якты дөньяга Шәмшетдин, Жамалетдин, Хайретдин бабайлар туган. Әтиегез Йосыф – Хайретдинның улы. Ә сез – Йосыф уллары, аннан сезнең малайларыгыз туар. Менә шулай буын артыннан буын алмашынып тора, нәсел дәвам итә, буыннар чылбыры өзелми. Ул шулай булырга тиеш тә, тамырны өзәргә ярамый!

-      Ай-яй, Вафа абзый, каян бу кадәр беләсең син?

-      Рәсәй хөкүмәтендә кешеләрнең санын яза башлаганнар, шул кәгазьләрне укысаң, борынгы бабаларыбызның исемнәрен белергә була. “Җиде бабаңның исемен бел”, дигән әүвәлгеләр. Ә мин сезгә тугыз бабагызның исемен әйттем. Сезнең улларыгыз ун бабайның исемен белер, аларга бу турыда сез сөйләрсез инде, язып куйсагыз, тагын да яхшырак булыр.

-      Вафа абзый, әле ярый сорадык синнән, бу тарих бик кызык инде, димәк, безнең бабаебыз беренчеләрдән булып авылга килгән. Ә каян алар килгәннәр?

-      Алар Кадом якларыннан Семочки авылына килгәннәр. Җирләр аз булу сәбәпле, яңа урынга – Пашатка, елга яры буена килеп утырганнар. Соңрак башка кешеләр килгән. Алар Иске Йорттан – Яңавылга, Мулла очына күченгәннәр. Албут очында элек алпавыт торган. Соңрак анда да кешеләр урнашкан. Шулай итеп, Пашат авылы зурая барган, кешеләре дә арта торган.

-      Вафа абзый, ник бабайлар бу җиргә килеп урнашкан икән? – дип сорады Алиаскәр.

-      Тирә-якны игътибар белән карагыз. Үзегез дә әйтә аласыз, нәкъ аларның бу урынны сайлауларын.

-      Елга бар, кешеләргә яшәр өчен су кирәк. Урман бар, өйләр төзер өчен агач кирәк. Кырлар, болыннар терлек асрар өчен, иген үстерер өчен кирәк, - диде Сәйрулла.

-      Дөрес әйтәсең, кеше яшәр өчен үзенә җайлы урын эзли. Бабайларыбыз бу урынны сайлап ялгышмаганнар. Тирә-юньгә игътибар итегез. Без басып торган урыннан офыкларга кадәр нинди гүзәл манзара ачыла! Уңга карасагыз, Сергач астына кадәр болын җәелеп ята, ә елга янында – урманлык. Сулга карасагыз, киң болынлык калкулыкка кадәр барып җитә. Шул болын буйлап, боргаланып-боргаланып, Пьяна елгасы ага. Шул елгадан авыл халкы балык тота. Елга артында кара урман. Ул серле бер дөньяны хәтерләтә. Кышын халык аны чистарта, ауган агачларны, чыбыкларны ягулыкка җыеп ала. Авылыбыз тау итәгенә урнашкан. Биек калкулыкны халкыбыз “тау” дип йөртә. Ул безнең авыл кешеләрен көчле җилләрдән, давыллардан ышыклый. Тау астыннан тәмле сулы чишмә агып чыккан. Шул кизләү суы бөтен авыл кешеләрен туендыра. Безнең яклардан матуррак урын беркайда да юк! Ул йөрәктән китми, күңелнең иң тирән җирендә йөри. Кая гына булмадым, әмма безнең туган ягыбыз кебек матур җирне очратмадым. Авыл өйләренең башы саламнан, коймалар талчыбыктан булса да, ул барыбер матур. Ирегеп-зарыгып кайтам туган нигезгә, аның кизләү суыннан да шифалырак су, һавасыннан да сафрак һава кая да юк! Таудагы сукмактан аяклар үзләре йөгереп төшә, туган җирнең тарту көче бар, ул кешене үзенә дәшеп тора. Авылдан шәһәргә китсәгез, минем хәлемне аңларсыз, сагыну хисенең нәрсә икәнен үзегез татып карагач кына белерсез. Җәйге җылы җилләр, иртә таңнан сандугач сайраулары, кичен гармунга кушылып җырлаган кызлар тавышы... Җир йөзендә авыллар күп, тик безнең Пашат кебек бер авыл да бу дөньяда юк! Һәр кеше үзенең туган авылын ярата.

-      Мин кая да китмим, авылда калам. Әнә, Алиаскәрнең уенда – шәһәргә китү, - диде Сәйрулла.

-      Минем музыка училищесына укырга керәсем килә, уйнарга яратам мин, - диде Алиаскәр.

-      Теләгең булса, керерсең, энем. Мин ул уку йортына кереп чыгармын, имтиханнар турында да белешермен. Тик тырышып укырга кирәк. Уку – җиңел эш түгел. Миңа рус теле бик авыр бирелде, тырыштым, өйрәндем, кеше булдым. Ләкин үз туган телеңнән дә затлырак тел юк бу дөньяда! Күп сөйләштек, энекәшләр. Әниегез килсен дә, кайтабыз.

Сания кыргый суган – юа җыйган, аны сумкасына тыгызлап тутырган.

-      Кайткач, юа бәлеше пешерермен.

-      Апа, авызга сулар китердең, юа бәлеше ашыйсым килде, карыннар ачты, сине генә көтеп торабыз, кайтырга кирәк, - диде Вафа, калын агач төбен җилкәсенә күтәреп.

Малайларның капчыкларында да шул агачның тамырлары төялгән. Саниягә дә чыбык бәйләме әзерләп куйдылар. Алар болын буйлап авылга юнәлделәр. Юл буе малайлар абыйларының тарих дәресен әниләренә сөйләделәр. Алар өчен бу яңалыклар зур ачыш иде.

Вафа абзыйлары бүген китә, аның ялы бетте. Алар бергәләшеп иртәнге ашны ашадылар. Әниләре пешергән юа бәлеше бигрәк тәмле булды. Аннары абзыйларын вокзалга озата киттеләр. Әбиләре аны озатканда елап калды.

-      Әни, елама, сөйләштек инде, бүлмә биргәч, мин сине кышларга үз яныма килеп алам.

Вафа абзыйлары әйткән сүзендә тора торган кеше. Октябрь башларында ул авылга кайтты һәм Хәлимә әбине Иске Петергофка алып китте. Бу килүендә дә ул Санияне шәһәргә барырга кыстады, ләкин апасы авылдан китмәде. Олы улы быел мәктәпне тәмамлый, ә кечесенең тагы ике ел укыйсы кала. Сәйрулла колхозда йомышчы булып эшләргә дә өлгерә. Балалар эшләп үсәләр, алар Саниянең уң кулына әйләнделәр.

    Хатын авыл тормышының барлык авырлыкларын балалары белән бергә җиңә килде. Әнисе белән туганы ярдәм иттеләр, шәһәрдән ашамлыклар белән посылкалар килә торды. Тормыш бераз гына җайланган шикелле булды.

    Колхоз дизель-генератор китерде. Фермада терлек саны артты, авыл халкы да сыер асрый башлады. Җил тегермәне генә колхозчылар ихтыяҗын канәгатьләндермәде, шуңа күрә генератор ярдәмендә эшләүче тегермән төзергә кирәк дигән фикергә килделәр, аны келәтләр янына, терлек фермасына якын урында эшләп куйдылар. Генератор белән терлек фермасына электр тогы бирә башладылар. Тимер чыбыкларны тоташтырган вакытта Сәйрулла да электрикларга булышып йөрде, аны бу эш мавыктырды да, кызыксындырды да. Беренче электр лампасын кабызып җибәрү авыл халкы өчен зур вакыйгага әйләнде. Тегермәндә, терлек фермасында электр уты кабынды.

Сәйрулла өенә кайткач, әнисенә токны ничек итеп кабызып җибәрүләрен сөйләде, тиздән һәр өйгә берәр электр лампасы куелуын хәбәр итте.

    Тегермән белән келәтләр янәшәсендә башлангыч мәктәп урнашкан, анда да электр уты кабынды. Балалар, укытучылар бу хәлгә бик шатландылар. Кышкы караңгы көннәрдә мәктәптә дә ут яна башлады. Ниһаять, авылның Елга яры урамына электр баганалары утырта башладылар, бу эшне колхозчылар үзләре башкарды. Шул баганаларга электр чыбыклары суздылар. Һәр өйгә бер генә лампа куелды. Ул лампалар иртә сәгать биштән яктырганчы, аннан кичен караңгы төшкәч, төнге унга кадәр эшли. Утны кабызу һәм сүндерүне авылның булган егете Ихсан Мортазасына ышанып тапшырдылар.

Сәйрулла мәктәпне тәмамлады. Колхоз рәисе Гаяз абый шул ук көнне аны үзенә чакырып алды.

-      Сәйрулла энем, котлыйм үзеңне. Авылга электрик кирәк. Тагын ике атнадан электромонтёрлар өчен курслар ачалар. Син бу эштән курыкмыйсың. Укырга сине җибәрәбез. Үзең ничек уйлыйсың? Барасыңмы?

-      Барам, абый. Миңа һич тә авыр түгел. Физика дәресе – иң яраткан фәнем, Ом законнарын яхшы беләм. Электриклар янында кызыксынып йөрдем, шул ук вакытта өйрәндем дә.

-      Бик яхшы. Үзебезнең белгечебез булыр.

-      Рәхмәт, Гаяз абый, миңа ышануыгыз өчен рәхмәт.

Сәйрулла өйгә кайткач, колхоз рәисенең тәкъдимен, үзенең ике атнадан укырга баруын әнисенә әйтте. Сания каушап калды, үзе электр лампасына тотынырга да курка.

-      Улым, электр тогы белән эшләү бик куркыныч, булдырырсыңмы икән?

-      Әни, бер дә куркыныч түгел, белеп эшләргә генә кирәк. Син дөрес әйтәсең, белмичә токка тотынырга ярамый.

Ике атнадан Сәйрулла электромонтёрлар курсларына укырга китте.

Яшь егет үзенең авылына таныклык алып кайтты. Ул авылдашларының өйләренә электр уты җибәрәчәк, шул яктылык аларның өйләренә матурлык, күңелләренә җылылык алып киләчәк.

Авылның башка урамнарына да баганалар утыртып чыктылар, электр чыбыклары суздылар. Хәзер инде Сәйрулла йортларга ут кертә, халыкка яктылык өләшеп йөри башлады. Бер генә лампа, ә кешеләр өчен зур шатлык! Кайбер йортларның хуҗалары ут кертмәделәр, янәсе янгын чыгар, я ток сугар дип курыктылар. Электр утының уңайлыгын күргәч, алар да өйләренә лампа куйдырдылар. Авылның барлык өйләрендә дә берүк вакытта ут өрелә дә, сүнә дә. Бу дизель-генератор авыл өчен үзенә бер кечкенә генә электростанция булды.

Колхозга трактор белән ике йөк машинасы да бирделәр. Терлек фермасы төзеделәр, мал-туар артты. Авыл халкы өчен болар барысы да уңай үзгәрешләр булды.

    Шәһәрдән кайткан әбиләренең өйдәге ут лампасын күргәч, ис-акыллары китте. Кичке сәгать унда ут сүнгәч, әбиләре янә гаҗәпләнде.

-      Ут сүндергечне күзләрем белән эзләдем, ләкин таба алмадым. Токны күмәк өреп-сүндереп булганны башыма да китермәдем. Бер җирдә розетка да күренми.

-      Генераторның барысына да көче җитми шул. Әбәй, барысы да булыр, розеткалар да, сүндергечләр дә, шәһәрдәгечә люстра да эләрбез, - диде Сәйрулла.

-      Әй, әни, шуңа да риза, һич уйламаган идем, бездә электр уты янар дип.

Хәлимәттәй җиде ай шәһәрдә яшәп килде, андагы уңайлыкларны сөйләп бетерә алмый. Шәһәр тормышы авылныкыннан аерыла шул. Тиздән Вафа абзыйлары ялга кайта. Шул вакыт эчендә яңа өй төзү турында уйланалар. Бигрәк тә Сәйрулла бу эшне кайгырта. Ул урман хуҗалыгына барды. Кышын кисеп куйган агачларны сатып алу турында сөйләшеп кайтты.

     Вафа кайткач, алар агачларны китерделәр. Колхоз рәисе йөк машинасы бирде. Авылның балта осталары эшкә кереште, унбер көн эчендә өй бурасы әзер булды. Түбәсен иске калай белән ябарга булдылар. Аны Вафа Горький шәһәрендә яшәүче авылдашыбыз Хөсәен белән сөйләшеп куйган инде.

Өйне өмә белән бастырырга булдылар. Ул көнне барлык туганнар, күршеләр килеп җитте. Барысы да көч-дәрт белән эшкә кереште. Сугыштан соңгы елларда яңа йортлар бастыру әле бик сирәк күренеш иде. Өйне күрше йортка – яңа нигезгә куйдылар. Көне буе эш туктамады. “Күмәк көч тау күчерә”, диләр. Елга яры урамында өр-яңа өй барлыкка килде. Ул бер бүлмәле, алгы ягында ике тәрәзәсе ялтырап тора. Өйнең түбәсен ябасы гына калды. Сәйрулла белән Алиаскәр олы кешеләр янында зурларча эшләп йөрделәр, яңа йортка бик шатландылар. Иске өйгә караганда яңасы зуррак булды, аннары ул урам өстендә, тәрәзәләреннән тау, олы юл күренеп тора.

Ике көн эчендә өйнең түбәсен дә яптылар, иске булса да, калай түбә инде ул, камыш та, салам да түгел.

-      Калае калын, озакка җитәр, - диде Вафа.

-      Хәзер инде өйне кар капласа, калайны кайтарып чыгып булмас, - диде Сәйрулла. Барысы да көлешеп җибәрделәр.

-      Ял бик тиз үтте, китәргә дә вакыт җитте. Менә бу акчаларны алып куй, апа. Мич салдырган өчен бирерсең. Әйтергә онытып торам, Хөсәен карават китерергә булды, акчасын бирдем инде.

-      Рәхмәт, туганым, син булмасаң, бу эшләрне гомердә дә башкарасы юк иде.

-      Өй мәшәкатьләре белән әйтергә онытып торам. Алиаскәрнең музыка училищесына керүе турында сөйләштем. Анда имтихан тапшырырга кирәк. Аның өчен музыка мәктәбендә укырга, ноталарны өйрәнергә кирәк. Беренче сентябрь алдыннан әни белән үзен шәһәргә җибәрергә туры килә. Мин үзем барысын да җайлармын. Әнигә дә Алиаскәр белән уңайлырак булыр. Син ничек уйлыйсың?

-      Баланың бик укыйсы килә, теләге зур. Үземнән аерып җибәрергә теләмәсәм дә, озатырга туры килер инде. Гомер буе баланы яныңда тота алмыйсың. Балалар үсәләр шул, аннары туган ояларын калдырып китәләр. Канатларын сындырасым килми, укысын, кеше булсын. Дөрес әйтәсең, әнигә дә күңелле булыр.

Вафа китәргә җыенды. Сәйрулла белән Алиаскәр аны станциягә кадәр озатып бардылар.

-      Энекәшләр, бу юлы Пьянада да юынып булмады, эш күп булды, - диде Вафа.

-      Киләсе елга инде, Вафа абзый, эш күп булды шул, - диде Сәйрулла.

Ул үзен олыларча тота. Вафа аңарда булган үзгәрешләрне күрә, мөстәкыйльлегенә, тырышлыгына, үзен чын ирләрчә тотышына сокланып карады.

   Алар тау итәгенә менеп җиткәч, ял итеп алдылар, авылга, киң болынга борылып карадылар. Шул яшел болын буйлап, зәңгәр тасмага охшап, боргаланып-боргаланып, Пьяна елгасы ага. Бик матур күренеш!

-      Авылыбыз бик матур урынга урнашкан шул, - диде Алиаскәр, - җәен бигрәк матур.

-      Әйе, туган ягыбызның табигате искиткеч! Тик авылның төп байлыгы – аның тырыш, уңган, эчкерсез кешеләре. Авыл йөзен кешеләр бизи. Безнең авылда да укымышлы, зыялы кеше яшәгән. Әтиегез Йосыф та төшеп калганнардан түгел, Китапчы Хаҗи улы иде. Госпитальдән язган соңгы хатында да ул сезне, әниегезне кайгыртып язды. Миңа сезне ташламаска, ярдәм итүемне сораган иде, үлемен сизгән күрәсең.

-      Әтиебез кайта алмады шул. Сугыш аны бездән аерды, - диде Сәйрулла.

Сөйләшә-сөйләшә станциягә дә килеп җиттеләр. Поезд туктады һәм абзыйларын алып та китте.

-      Алиаскәр, көтәм! – дип кычкырды ул.

Малайлар өйгә йөгерә-йөгерә кайтып җиттеләр. Әниләре идәнгә иске юрган җәеп куйган, шуның өстенә кирпечләр ташый иде.

-      Әни, үзебез ташыйбыз. Утыр, ял ит, - диде Сәйрулла.

-      Абзыегызның утырып киткәнен көттегезме?

-      Көттек. Поезд китеп баргач, кайтыр юлга чыктык.

-      Сау-исән барып җитсен, аның эшләгән яхшылыкларын онытмагыз, балакайларым. Ул булмаса, бу өйне күрәселәре юк иде безнең. Иртәгә мич салучы Салих абзыегыз килә. Барысын да әзерләп куярга кушты.

-      Хәзер барысын да эшлибез, әни.

Мич салынды, ул зуррак та, матуррак та булды. Мичле өй ул – җылы өй, җанлы өй! Мич ягыла икән, димәк йорт буш түгел, анда яшәүче кеше бар. Ул ачны туендыра, өшегәнне җылыта. Әгәр уйлап карасаң, кеше тормышы гомер буе мич тирәсендә әйләнгән бит. Кышкы суыкларда шул мич башында балалар тәгәрәп үскән, шунда йоклаганнар, зәмһәрир суыкларда ул үзенең янына сарык, кәҗә бәтиләрен, яңа туган бозауларны сыйдырган. Мич башындагы кирпечләр телгә килә алсалар, күпме әкият сөйләгән, күпме җыр көйләгән булырлар иде. Мич җылысы өшегән тәннәрне дә, җаннарны да эретеп җибәрергә сәләтле. Мич үзе дә җанлы сыман, аның үзенең көче бар кебек. Сания бик матурлап, ап-ак акшар белән мичне агартып буяп та чыкты.

     Ул идәнгә ком ышкыды, юып чыгарды. Өйдә тәмле ис – агач исе, яңа салган мич исе, акшар исе килеп  торды.

    Иске өйдән өстәлне, сәкене, озын эскәмияне китереп куйдылар. Мич янына кучарканы (күчергәне), табагачны сөяп куйдылар, чуеннар, табалар да үз урынын алды. Ике тәрәзә арасына көзгене урнаштырдылар, аның башына кызыл башлы ак сөлгене элеп куйдылар. Әбиләре ашъяулык, тәрәзә челтәрләре теккән. Аларны тәрәзәләргә элгәч, өй эче матураеп китте. Ап-ак мич, сөттәй ак тәрәзә челтәрләре, ак каймалы ашъяулык, тәрәзәләр буена куелган эскәмиягә дә әбиләре челтәрле япма теккән... Идән буена сугылган тар палас җәеп җибәрделәр. Өй эче якты, пөхтә, аннан ниндидер сафлык хисе тудыручы яктылык бөркелеп тора.

     Сания берничә көн мичне аз-азлап якты, киптерде. Бүген ул мичкә аш куярга уйлады. Өйгә утын төтене катыш яккан мич исе таралды, аннан шарт-шорт утын “аткан” тавыш ишетелә башлады. Ул чуенга төшке ашны куйды, аннан коймак атлады. Сания бисмилласын әйтеп, табага коймак салды. Табада чаж-чож килеп коймаклар пеште. Өйгә яңа пешкән ризык исе таралды. Ул ис борыннарны кытыклады, өйгә сыймыйча, урамга кадәр чыкты. Сания Абдрахман абзыйны чакыртты, Коръән укытырга булды. Мулла абзый яңа өйдә дога кылды, теләкләр теләде. Әнисе белән Мәдинә дә аның сүзләренә кушылдылар.

Өйдә берүзе генә калгач, Сания намазлыгын алды, яңа өйдә беренче тапкыр намаз укырга кереште. Шул йорт туфрагыннан мәңгелек йортка киткән мәетләр рухына, Йосыфына, әти-әниләренә, җиде оя әби-бабайларына багышлап дога кылды. “Йа, Аллаһым, кичер мине, киң вә шатлыклы кыл яшәгән йортымны һәм миңа насыйп булган тормышымны бәрәкәтле ит!” – дип Сания Аллаһыга ялварды.

   Тәрәзә аша кергән кояш нурлары өйне яктыртып җибәрде, өй эченә бәрәкәт иңде.

   Сания бакчага чыкты. Уллары түтәлләр ясап маташалар иде. Әбиләре китергән кишер, суган, шалкан орлыкларын чәчтеләр. Икенче көнне кыяр утырттылар. Көзгә таба карлыганнар, чияләр, алмагачлар утыртырга булдылар.

    Саниянең төшенә тагын Йосыф керде. “Сания, алтыным, өебез бик матур булды. Балалар сау булсыннар, безнең нәсел арта торсын, буыннар бәйләнеше өзелмәсен. Безнең яшьлек авыр елларга туры килде, зур уку юлы белән китә алмадык. Без эшләп өлгермәгәнне оныкларыбыз булдырсын иде. Алар арасында агрономнар, инженерлар, укытучылар, табиблар, музыкантлар, башка һөнәр ияләре булсын иде. Сәнәем, хәлеңнән килгән кадәр ярдәм ит үзләренә, без күргәннәрне күрмәсеннәр. Сезгә саулык, бәхет телим”, - диде дә, китеп тә барды.

“Йосыфым оныкларын кайгырта башлады инде, яхшылыкка булсын”, - дип Сания төшен юрап куйды.

Яз артыннан тагын язлар килде, ямьле җәйләр, ак кышлар, алтын көзләр... Гомер аты һаман алга чаба, ул туктамый, ага да ага, шул гомердә күпме күз яше, ачы хәсрәт, күпме сагыш, ачлык, ялангачлык, күпме кичерешләр, сугыш яралары, йөрәк әрнүләре, сагынулар, көтүләр, көтеп тә кайтмаулар...

     Сания дә узган язмышын уйлый: “Юк, аның гомере зая узмаган, аның да мәхәббәт тулы бәхетле көннәре, насыйп яры – Йосыфы бар иде, ул – Ана кеше. Юкка гына ул бу җиргә килмәгән, аңардан соң бу дөньяга оныклар, оныкчыклар туар, аларның нәселе дәвам итәр. Туган туфракта, туган җирдә яшәү дәвам итәр!”                                                                                                                                         
-------------------------------------------

Аймалетдинова Сария Сәйрулла кызы. Пошатово авылы.

“ИКЕ ЯЗМЫШ”. ӨЧ БҮЛЕКТӘН ТОРА. 
Ссылкалар комментарийлар белән "Одноклассники" битендә.

1 нче бүлеге.
https://ok.ru/maksut.mukhammetshin/statuses/153843621952995

икенче бүлеге

https://ok.ru/maksut.mukhammetshin/statuses/154091887984099

өченче бүлеге
https://ok.ru/maksut.mukhammetshin/statuses/154091887984099



Автор сайта:

Песни на стихи М.Максута.
Музыка Ф.Динара.

  В исполнении Ф.Динара.

№1. 15 ел бергэ
01 Дорожка 1.wma
Windows Media Music File 3.5 MB
№2. Кайда яшьлек елларым
08 Дорожка 8.wma
Windows Media Music File 3.3 MB
№4. Сөйгэнемэ барам
14 Дорожка 14.wma
Windows Media Music File 3.0 MB
№5. Мэрхэмэтле безнен энилэр.
11 Дорожка 11.wma
Windows Media Music File 3.8 MB
№6. Жырлыйк,дуслар
01 Дорожка 1.wma
Windows Media Music File 3.8 MB
№7. Сагышлар
06 Дорожка 6.wma
Windows Media Music File 5.0 MB
№8. Еллар утсэ-утсен инде
11 Дорожка 11.wma
Windows Media Music File 5.0 MB
№9. Ак кошларым
15 Дорожка 15.wma
Windows Media Music File 2.9 MB
№10. Дустыма
Дустыма.mp3
MP3 Audio File 3.1 MB
Энкэйлэр.mp3
MP3 Audio File 2.9 MB

"Минем табибым"

https://ok.ru/video/866745913749

Нажав на ссылку Другие песни..можно просушать еще 4 песни:
- Газиз анам
- Минем табибым
- Туган авылым
- Энкэйлэр.

 

М.Максут.